Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәмедә бер йортта ике ветеран яши

    Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көне якынлашкан саен, кайнар нокталарда хезмәт иткәннәрнең хәтерендә шул дәһшәтле еллар хатирәсе кабат яңара.

    Кече Мәме авылында яшәүче Юрий Ершовның да солдат формасын салуына 36 ел вакыт узып киткән. Әмма, шулай булуына да карамастан, Әфганстанда хезмәт иткән айларын гына түгел, анда үткән аерым көннәрен дә яхшы хәтерли ул. Шул елларның якты хатирәсе итеп, хезмәттәшләре белән бергә төшкән фотолардан төзелгән альбомын, һәлак булган сугышчан дуслары, исәннәренең фотолары беркетелгән флагны кадерләп саклый.

    Әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов дүрт улының да армия мәктәбен узуы белән горурлана. Сергей – Оренбургта, Николай белән Александр Германиядә хезмәт иткән, Юрий хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән. 1982 елның 9 маенда присяга кабул иткән Юрийның хәрби хезмәте Мәскәү өлкәсендәге Наро-Фоминск шәһәрендә башланган. Аны хәрби техника ремонтлау батальонына билгелиләр. Ярты ел үткәч, Әфганстанга озаталар.

    – Безне самолетлар белән бер шәһәрдән икенчесенә күчереп йөрттеләр. Анда Әфган хәрбиләренә танклар, БТРлар, БМПлар һәм башка иске техникаларын ремонтларга ярдәм иттек, – дип сөйләде Юрий Александрович. – Колонна составында ике тапкыр террорчылар һөҗүменә эләктек, дусларым минем күз алдында һәлак булды, кайберләре, авыр яраларга түзә алмыйча, гос¬питальдә ятканда мәңгелеккә китеп барды ...

    Кем белә, ул чактагы вакыйгалар башка төрле борылыш алса, без аның белән әңгәмә корып утыра алыр идек микән?
    – Хезмәт шартлары, йомшак кына итеп әйткәндә, бик кырыс иде. Ашау-эчү каты-токы гына, эчәр суның сыйфаты начар. Температурасы югары булган башка солдатлар белән бергә мине дә госпитальгә җибәрделәр, ә анда дарулар да юк иде диярлек. Хәлем көннән-көн начарлана барды, ике атна дәвамында урыннан да тора алмыйча яттым. Бетүем шушы икән дип уйладым. Ябыктым, 54 килограммга калдым. Ә беркөнне безнең частьне Әфганстаннан чыгарулары, минем “КамАЗ”ны башка кешегә бирүләре турында ишеттем, – диде әңгәмәдәшем.

    – Госпитальдән ничек тә чыгарга кирәк, монда калсам, үләчәкмен, дип уйладым. Менә шушы уй миңа яшәргә көч бирде, гүя канатлар куйды. Соңгы көчемне туплап, госпитальдән качып чыктым.

    –Үз частемә кайткач, терелә башладым. Госпитальдә дип исәпләнгәч, миңа иртәнге, төшке, кичке аш каралмаган иде, егетләр үз өлешен бүлеп бирде.Төрле милләттән иде алар, без бердәм булдык. Әнә шулай исән калдым һәм үз частем белән туган илемә әйләнеп кайттым. Соңыннан бер күрәзәче миңа болай дип әйтте: “Әгәр дә госпитальдән качмаган булсаң, шунда калган булыр идең”.
    Юрий Александрович саклык белән генә альбом битләрен актара. Андагы фотоларга озак кына карап тора, әйтерсең лә, күңеленнән Әфган җирендәге сугышчан дуслары белән сөйләшә. Ул аларның исемнәрен генә түгел, кайда яшәүләре, гаиләләре турында да белә. Чөнки сугышчан дуслыклары бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Бөтен Россия буйлап таралган хезмәттәшләре белән генә түгел, Белоруссия, Казахстанда яшәүчеләре белән дә элемтәдә тора. Телефон, скайп аша аралашалар, ел саен гаиләләре белән берәр шәһәрдә очрашалар. Ул да, үз машинасында өч мең чакрымга якын юл үтеп, сугышчан дуслары белән очрашуга Кырымга кадәр бара. Моңа кадәр әлеге очрашуларны әле күптән түгел генә бакыйлык¬ка күчкән командирлары Владимир Горный оештыр¬ган. Шулай да традицияләре дәвамлы булачак. “Без хәзер бертуганнар кебек”. Юрий Александрович командирлары әйтеп калдырган бу сүзләрне бер дә исеннән чыгармый. Әйе, аларга авыр¬лыкларны бергә кичерергә, үлем белән күзгә-күз очрашырга, дусларының дошман кулыннан һәлак булу ачысын татырга туры килә. Ничек кенә авыр булмасын, алар бер-берсен ташламый.
    Ышануы да кыен, аның крестные Захар Охотников та бу вакытта Әфганстанда булган. Туганнарыннан килгән хатлар аша икесенең дә Кабул шәһәрендә янәшә диярлек хезмәт итүе ачык¬лана. Юрий аэродромнан ерак түгел урында, ә Захар Охотников аның территория¬сендә хезмәт иткән. Шулай да очрашалар алар: Юрий БТРда аның янына бара.
    Армия сафларыннан кайт¬кач, шофер булып эшләвен дәвам иткән Юрий хәзер күп вакытын өйдә үткәрә.Тормыш иптәше Ольга белән бергә төп нигездә яшиләр. Йортлары матур, иркен. Әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Константинович аларның кайгыртуын тоеп яши. Балаларының инде үз тормышлары. Тәрбиягә алган уллары Алексей 11 класста укый. Аны үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән итеп үстерәләр, спорт ярата. Бүлмәдәге стенаны дип¬ломнар, фотолар бизи. Хәрби хәрәкәтләр ветераны Юрий Александрович СССР Югары Советының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. Аның “Иң яхшы автомобиль йөртүче”, “Хәрби бурычын Ватаннан читтә үтәгәне өчен”, “Интернациональ сугышчыга рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре, “Әфган даны” ордены, Хәрби Кораллы Көчләрнең башка юбилей медальләре бар.
    – Июнь аенда Ковров шәһәрендә кабат хезмәттәшләребез белән очрашачакбыз. Без барыбыз да җәйне түземсезлек белән көтәбез. Дуслыгыбыз ныклы һәм бер-беребезгә әйтер сүзләребез дә бар. Безне Әфганстан шулай туганлаштырды, – диде Әфган ветераны.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: