Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Мәмедә яшәүче ялгыз ата биш баланы берүзе аякка бастырган

    Бу өйдә тормыш икегә бүленгән: әни исән чактагысы һәм әни үлгәннән соң. Әни белән яшәгән көннәрен шатланып сөйли башлыйлар да, бераздан тынып калалар.

    Тукта, әниләренең биш баласын ятим, 26 ел бергә яшәгән ирен ялгызлык утларына салып мәңгелеккә күчүенә дүрт ел вакыт узган түгелме соң инде? Ә алар әле һаман: "Безнең әни матур киенеп йөри, чиста-пөх­тә", "Аның кебек аш-суны оста итеп әзерләүче авылда да юктыр әле, иң чибәре дә ул", "Әти әнине бигрәк ярата инде", "Юк, әни әти өчен өзелеп тора", - дип хәзерге заманда сөйли. Ә аннан соң, әңкәләренең ул-кызлары үсеп буй җиткергәндә, гомеренең алма кебек чагында вафат булуы исләренә төшә дә, авыр сулап куялар. Әҗәл белән никах көтмәгәндә килә, диләр. Дөрестер. Ворожейкиннарның да шулай була. Кич эштән кайтып, йорт эшләрен караганнан соң сыер саварга чыккан әниләренең җан ачысы белән кычкырганын ишетеп, кызы Галя сарайга йөгереп керә. Андагы күренешне күреп, йөрәге өзелеп төшәрдәй була: әнисе егыл­ган, ыңгырашкан тавышы гына килә, сөтле чиләге тү­гел­гән, сыер үрле-кырлы сикерә. "Сыер типкән", - дигән уй уза башыннан. Алай дисәң, «Машка» күндәм булган, бөтен кешегә дә саудырткан. Ул арада әтисе авыл фельдшеры Мәү­лия Туралевага шалтырата. Инде дистә еллар буена фельдшер булып эшләүче медик куркыныч диагноз куя: инсульт. Ашыгыч ярдәм машинасы тиз килеп җитә, авыруны Буага алып китәләр. Тугыз көн буена көрәшәләр ана гомере өчен. Әмма 46 яшьлек хатын аңына килмичә вафат була.

    - Инсульт буласы көнне фельдшер-акушерлык пунктына кереп, кан басымын үлчәтеп чыкты Надежда. 130га 80 иде. Кан басымы артык югары булмаса да, мин аңа гипертониянең куркыныч чир булуы, даруларны даими эчеп торырга кирәклеге турында аңлаттым, сырхауханәдә дәваланырга, сәламәтлегенә игътибарлы булырга киңәш иттем. "Улым Николайга линза сайларга Казанга барырга җыенам, берочтан үзем дә врачка күренермен", - диде. Алай еш авырып та йөрмәде ул, әмма кан басымы инсультка китерергә мөмкин шул, - диде Мәүлия апа, ул вакыйга турында сорап шалтыраткач.

    Алга таба ничек яшәргә? Кич ятса да, иртән торса да шушы уй тынгы бирми Николайга. Бер яктан Буада техникумда читтән торып укыганда гашыйк булган сөйгәне, Алексеевский районы кызы Надежданы югалтуыннан йөрәгеннән кан саркыса, икенчедән балалары өчен борчыла. Олы кызлары Анна гына кияүдә, калганнарын укытасы, кеше итә­се, дигәндәй. Татьяналары Казанда акушер булып эшли, Галя, Коля, Владимир мәктәп укучылары гына була. Эх, шул балаларны үстереп, оныклар сөеп, картайганчы бергә яшисе иде дә бит...

    Гаиләдә эчтән сызлансалар да, гадәти тормыш дәвам итә. Бер генә аерма - хәзер әтиләре әни урынында инде: иртән кызларын уятырга кызганып, сыер сава, мәктәпкә кайнар аш әзерләп озата, каршы ала. Бакча да үстерәләр, терлек тә асрыйлар. Әнә шулай дүрт ел вакыт узып та киткән. Хәзер улы Николай химия-технология буенча югары белем ала, бюджет төр­кемендә укый, Галина юрист һөнәрен үзләштерә, аны түләп укыта, Владимир быел Федоровское мәктәбенең унберенче классына бара.

    - Ворожейкиннарның балалары яхшы укыды. Николайны мин дә укыттым, ул математиканы су кебек эчә иде. Владимир да төгәл фәннәргә көчле. Николай Сергеевичның балаларына әти дә, әни дә була алуына шатланам. Күреп торасыз, өйләрендә дә тәртип, - дип сүзгә кушылды хәзер авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче Тамара Алексеева.

    - Әле ярый хатыным кызыбыз Аннаның туен күрә алды, онык сөю бә­хе­тен дә татыды. Хәзер аның өч баласы бар инде. Аня теш технигына укыды, сто­ма­то­ло­гия­дә эшли. Авызым тулы теш, кызым карый. Ире Валерий да шәп кияү, - ди Николай. - Таня Казан егетенә кияүгә чыгам дигәч, башта югалып калдым. Туен үткәрүдән дә курыкмадым, сайлаган кешесенең ниндирәк кеше булуы куркытты. Шуңа да: "Кызым, кем икәнлеген белеп чыгасыңдыр бит, гомер итәрлекме, эше бармы, аракы эчмиме? Бер ел да тормыйча аерылышучылар да күп, сез дә шулай булмагыз тагын", - дидем. Володя яхшы кеше булып чыкты, бәби көтә­ләр. Кодалар туйны шәһәрдә үткә­рә­без, дигәч, кырт кистем. Минем үземнең дә җиде бертуганым бар бит. Төрле җирләр­дә яшә­сә­ләр дә, туй алдыннан барыбыз бергә җыелдык, өстәл әзерләдек, бөтен шартын китереп туй ясадык. Минем балалар бер­кем­некеннән дә ким булмаска тиеш. Бу - минем яшәү девизым.

    - Әниең үлгәндә син әле мәктәп укучысы гына булгансың. Кызларга киеме дә, шәхси гигиена әйберләре дә, башкасы да күп кирәк. Әтиең белән ничек уртак тел таба идегез? - дип сорыйм Галядан.

    - Әтиебез бик акыллы кеше, беребезгә дә җил-яңгыр тидерми. Безнең өчен җанын да бирергә ризадыр ул. Ә кызларга кагылышлы серләремне апаларым белән бүлешә идем, алар бит һәр атна саен диярлек кайтып йөрде.

    - Әти безне телефоннан шалтыратып тикшереп кенә тора. Укырга барганбызмы, ни ашаганбыз, көн ничек узган, кич теләсә кайда йөрмибезме. Әле ярый, укыган җиребезгә килми, - дип шаярта Николай.

    - Сез бертуганнар, дус булыгыз, зинһар дошманлаша күр­мәгез, дип тәрбиялим балаларымны. Бер-берсенә булышалар. Студент ул-кызымның фатиры юк бит. Әмма фатир эзләргә туры килмәде. Колям Аняларда, Галя Таняларда яши. Бервакыт Галя авылга кайтырга чыккан да, автобуска соңга калган. "И, әти, мунча керәсем килгән иде, кайтып булмады инде", ди телефоннан. Уйладым да, Коляга машина алып бирдем, хәзер бергә кайталар. Аня да машинада үзе йөри. Ә берсендә Таняга шалтыратканда, базарда иде, суган алам, ди. И, ачуым чыкты инде. Соң, баз тулы суган бит. Авылга барысы бергә җыелышкач әйттем: "Мин исән чакта бүтән беркайчан да базардан ит, суган, бәрәңге, чөгендер сатып алмыйсыз. Бакчам тулы яшел­чә, абзар тулы терлек, кош-корт". Былтыр әнә ике үгез суеп саттым, бер-берсе 65 меңәр сум табыш китерде. Хәзер дә ике сыер асрыйм, бер үгезем, атым, аның тае, өч бозау бар. Оныкларым рәхәтләнеп авыл сөте эчсен, дим. Җәй көне өй тулы балалар булса, көзгә Владимир белән икәү генә калабыз. Мин шабашкага китсәм, сыерны ул сава. Пироглар да пешерә белә. Тавыкларым чебиләрне үзләре чыгара. Ишле гаиләгә күп кирәк. Үземнең 20 ел инде кулыма рюмка алганым юк. Улларымны да эчмәс­кә өндим. Аракының беркемне дә алга алып барганы юк әле, - дип сөйли-сөйли, Николай абый мине бакчасына алып чыкты.

    Бакчадагы гүзәлеккә хәйраннар калдым. Алмагачлар алмага күмелгән, кыяр-помидор, кишер-кәбестә, болгар борыч өл­гергән. Гладиолуслар шау чә­чәктә. Кафелардагы кебек өс­тәл-урындыклар янында шашлык пешерү өчен махсус урын да бар, палатка да корып куйганнар. Николай абый "Балаларым, кияүләр, оныклар, туганнар бергә җыелгач, еш кына шунда ял итәбез", дип әйткәч, күңелдәге соравымны бирмичә түзә алмадым:

    - Ялгыз иргә барыбер кыенрак бит. Балаларга икенче әни алып кайтырга уйламыйсыңмы?

    - Кызларым, күзең төш­кән кешең булса өйлән, дип гел әйттә. Әмма мин үз-үземә сүз бирдем: барысын да башлы-күзле итмичә хатын алмыйм. Әле аларга минем ярдәмнең иң кирәк чагы, чит ананың моны күпсенүе бар. Ярый ла ул аң­лый торган кеше туры килсә...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: