Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Подберезьедан яңа йортын күрә алмаган ветеранның кызы әтисе турындагы хатирәләр белән уртаклаша

Татьяна Берсасова әтисенең сугышчан юлы, туып-үскән гаиләсе турында да сөйләде.

- Бу якты дөньяларда 63 ел бергә яшәгән әти-әниебез безнең өчен иң кадерле кешеләр. Әтием Сергей Артамонов 1926 елда Пләтәни авылында туган, ә әнием Мария Сергеевна 1932 елгы. Кызганычка каршы, әтиебез 2016 елның гыйнварында вафат булды. Ул тырыш, яхшы күңелле, сәләтле, шаян кеше иде. Дүрт класс белем алганнан соң, бүтән мәктәптә укырга туры килмәгән аңа, - диде ул. -Унҗиде яше тулгач, 1943 елның июнендә аны Кызыл Армия сафларына, аннан соң Бөек Ватан сугышына алалар. Горький өлкәсенең Кулебаки шәһәрендә снайперлар мәктәбен уза. 1944 елның июнендә Прибалтика фронтына Баграмян командалыгындагы 943 нче укчылар полкы составында Чернигов өлкәсенең Полоцк шәһәренә килеп эләгә. Ә анда көчле сугышлар барган. Әти беренче сугышчан чыныгуны шушы елның июлендә Литва чигендә - Төньяк Двина янындагы Шауляй шәһәре тирәсендә алдым дип сөйли торган иде. Снайперларның төп бурычлары - төгәл атып, дошманнарны юк итү. Менә шушы сугышта дошман снайперы кулыннан яралана ул. Аны авыр тән җәрәхәтләре белән Белоруссиянең Балтийск шәһәрендәге госпитальгә салалар. Ике атна дәваланганнан соң, Мәскәү астындагы госпитальгә җибәрәләр. Хәле яхшыргач, Читага радистлар курсына озаталар. Әтием Япониягә каршы сугышта да катнаша. Ә инде Япония капитуляцияләнгәннән соң, Сахалин утравында хезмәт итүен дәвам итә.
Туган илебез иминлеге хакына җиде ел хезмәт иткәннән соң, 1950 елда гына туган якларына әйләнеп кайта ул. Әтием Сергей Николаевичның орден-медальләрен кадерләп саклыйбыз. Фронтовик егетне райкомга чакырып алалар һәм авыл Советы секретаре эшен тәкъдим итәләр. Вазифасын төгәл башкара ул. Аннан соң 20 ел ферма мөдире булды, район буенча гел алдынгы иделәр. Әтиебез кебек Госстрах системасында 40 ел буена штаттан тыш агент булып эшләүчеләр районыбызда бүтән юктыр да ул.
1953 елда булачак тормыш иптәшен, әниебезне очрата. Тәтеш районының Красная Поляна авылыннан безгә укытучы итеп эшкә җибәрелгән кыз була ул.Әниебез җиде ел математикадан укытты, мәктәпне кыскарткач, китапханәгә күчә һәм 36 ел шунда эшли. Без гаиләдә өч кыз үстек. Икесе Волжск шәһәрендә, берсе авылда яши. Өчебезнең дә бәхетле гаиләсе бар. Җиде онык, сигез оныкчыгына әниебез сөенеп туя алмый. Ә мин үзем пенсиягә чыктым һәм ирем белән шәһәрдән авылыма әти-әнине карарга дип кайттым. Әти вафатыннан соң әнинең олы терәгенә әйләндек. Йортлары бик искергән иде инде. Менә хәзер нинди матур йорт бирделәр әнигә. Шушы нигезнең куанычын күреп, озак яшәсен иде әле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев