Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Урсак белән Бушанча арасында таш түшәлгән юл салыначак

    Кышкы урман юлыннан Кече Урсакка Бушанча аша җиңел машинада тиз барып җиттек. Юлны кардан чистартканнар. Олы юлдан барсак, юлыбыз урау буласы иде. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан бу авылда яшәүчеләрнең социаль проблемаларын өйрәнү максатында килдек без монда.

    Җыелышны башлап җибәргән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин авыл тормышын җанландыру максатында гаилә фермалары ачып җибәрү, үз эшеңне булдыру, республикада тормышка ашырылучы программалар, лизинг-грантлар турында сөйләп бетерүгә, озак еллар буена бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Әминә Сөнгатова сүзгә кушылды:

    - Безнең авылда да бәлки кибет ачучы да, үз эшен башлап җибәрүче дә табылыр иде. Әмма юлсызлык үзәгебезгә үтә бит. Язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда Кече Урсак белән Бушанча арасын узып булмый. Район үзәгенә Зур Урсак аша әйләнеп бару ерак.

    - Әле бу атнаның дүшәмбесендә генә узган планеркада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да нәкъ шушы мәсьәләне күтәрде. Быел монда таш түшәлгән юл салу көтелә,- дигән җавап яңгырады.

    Авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтулин әйтеп узганча, хакимиятнең кече авылларда яшәүчеләр проблемасын өйрәнүгә, чаралар күрүгә йөз белән борылуын Кече Урсак халкы үз мисалында сизә башлаган инде.

    - Олы Кайбычка Бушанча аша бару якынча 16 чакрым, Зур Урсак аша 45 чакрымга төшә. Альберт Рәхмәтуллин, район башлыгы булып эшли башлауга ук, бу авылны юллы итү юлларын эзли башлады, - диде ул. -Былтыр район ярдәме белән Кече Урсак кибетеннән Бушанча юнәлешендә 450 метр озынлыкта юл салынды.

    Моңа авыл халкы бик шатланды. Татар, чуваш зиратлары да шул юлда урнашкан. Юл өзеклегендә зиратларга да көч-хәл белән генә бара иделәр бит. Ике авыл арасындагы юлны көздән тигезләтеп калган идек. Юл төзелешенең быел да дәвам итүе күп проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Авылга газ керткәндә 20 ел элек үк инде су трассасы өзелгән булган. Былтыр бер чакрым арада диярлек трассаны яңадан торгыздык, хәзер авыл урамындагы җиде колонкога су килә. 2015 елда безнең авыл җирле­гендә­ге Чүкри Аланга республиканың "Чиста су" программасы буенча 1200 метр озынлыкта су кертү планлаштырыла.

    Авыл халкын иң борчыган проблемаларның берсе - пай җирләре өчен тиешлесен алмаулары. Бу хакта бригадир булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мансур Зиннәтов та ачынып сөйләде, аңа башкалар да кушылды. Әмма җәмгыять управляющие җыелышка чакырылган булса да, ул килмәгән иде.

    - Авылыбызда бүген 43 йортта төтен чыга. Халыкка эш кирәк. Бездәге буш фермаларны яңадан ачып җибәрәсе иде. Ул фермалар ныклы әле, рәхәтләнеп эшлә генә. Заманында анда 779 баш мөгезле эре терлек асралды. Яшьләр дә калыр иде, эш булса, - диде ул ачынып.

    Җыелыш барган вакытта мәдәният йорты янына балалар төягән мәктәп автобусы килеп туктады. Төягән, дип әйтү арттыграк булыр, авылда мәктәп яшендәге өч кенә бала бар, икесе - мәктәпкәчә яшьтә. Алинә, бертуганнар Владимир, Артемны көндә автобус килеп ала, китереп куя.

    - Автобусның килмичә калганы юк, балалар өчен борчылмыйбыз. Алты чакрым араны җәяү йөрсәләр кыен булыр иде. Исмәгыйль абыйлары төгәл йөри, - диде кызын каршы алырга килгән Ранис Хәйруллин.

    Авыл халкының социаль юнәлештәге, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы сорауларына социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова җавап бирде. Шәхси сораулары булучыларны аерым да кабул иттеләр, консультация бирделәр.

    - Без халык өчен һәрваыт ачык, сезнең сорауларыгызга җавап бирергә, ярдәм итәргә әзер. Килегез, шалтыратыгыз, - диде Чулпан Камалиева.

    Авыл җирлеге башлыгы мәдәният учагын сүндермичә саклаучы методист Ильяс Гәрәев, аның тормыш иптәше Асия ханым адресына да җылы сүзләр әйтте. Кече Урсакта китапханә, мәдәният йорты, шәхси кибет эшли.

    - 1979 елда авылда 350 кеше бар иде, хәзер 79 гына. Пропискада йөздән артык кеше торса да, аларның күбесе читтә яши. Безнең авылны Имәнле Баш дип тә йөртәләр. Авыл Имәнле елгасы буена урнашкан. Ә елганың башлангычы имән төбендә, исеме дә шуннан алынган, - диде Ильяс абый авыл тарихы белән таныштырып.

    Җыелышта авыл халкына медицина хезмәте күрсәтүне яхшырту турында да тәкъдимнәр әйтелде. Кече Кайбычтан ук килеп эшләүче яшь фельдшер Бушанчага да хезмәт күрсәтә. Халыкның теләге бер - фельдшер үзебездә яши торган кеше булсын иде, төнлә дә ярдәм кирәк бит.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: