Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Урсакта атаклы нәселнең дәвамчылары очрашты

    Кече Урсак авылына бер көндә шулкадәр машина кайтканы булдымы икән!? Юктыр, мөгаен. И-и агылды гына соң анда машиналар. Кайсы Мәскәүдән, кайсы Уфадан, Туймазыдан, Казан, Канаш, Апасның Акхуҗасыннан, Каратуннан, Олы Кайбычтан... Авылга кайтучылар, килеп туктауга, үзләрен каршы алучылар белән шулкадәр озак итеп кочаклашып күрешәләр, елашып та, шаяртып та алалар. Шатлыклы күз...

    Авылның иң матур урынына урнашкан гап-гади авыл йорты. Кайбычта иң беренчеләрдән булып ТАССРның атказанган укытучысы исеменә лаек булган Гариф Галиев нигезе бу. Улы Мансур Гариповның Иске Тәрбит мәктәбендә директор булып эшләгән елларын әле дә сагынып искә алалар. Бу йортта 1995 елдан бирле кеше яшәмәсә дә, туган нигезен сагынып кайтучылар өчен ишеге һәрчак ачык. Өйдә нәкъ Гариф абый белән Миңзифа апа, соңыннан улы Мансур белән Мәрьям апа яшәгәндәге кебек, бер әйбер дә урыныннан кузгалмаган: өстәл, урындык, караватлар да, Макаренко, Сухомлинский китаплары тулы шкаф та, савыт-сабалар да. Гариф абыйның оныклары, ягъни улы Мансурның балалары - Уфадан Илдар, Казаннан Рафаэль, Канаштан Миләүшә әнә шулай, кырык эшләрен кырык якка ташлап, җае чыккан саен нәселне бәйләүче туган нигезләренә ашкына. Аларның өчесе дә - югары урыннарда эшләүче көчле җитәкчеләр. Гариф аганың бертуганнары, балалары, онык-оныкчыклары өчен дә юл ачык бу йортта. Туган-тумачаларның барысы да нигез җылысын суытмыйча саклаучыларга рәхмәтен белдерә. Зур нәсел, барысын җыйсаң, 120 дән артып китәләр, шуңа ел саен бергә җыелыша алмыйлар. Ун ел элек, бер-берсенә хәбәр биреп, бар нәсел-ыруларын барлап, Кече Урсакта бер очрашканнар инде. Быел кабат очрашырга булганнар. Нәселләре тагын да арткан, яшьләр гаилә корган, балалары туган. Ул вакытта очрашуга иллеләп кеше җыелса, бу юлы төп-төгәл 88 туган җыелды. Кече авылның Сабантуе кадәр!

    Өйгә керә-керешкә барысы да веранда стенасына эленгән зур плакат янында тукталып калды. Нәсел шәҗәрәләре эленгән анда. Авторы - Гариф аганың Уфадагы кызы Наиләнең оныгы Айдар Әхтәриев. Бишенче класстан бирле шәҗәрәләрен төзү белән мавыккан егет, авиация инстиутында укыганда да, хәзер Мәскәүдә яшәгәндә дә бу шөгылен ташламый, архивларда казына, җиде буынны гына түгел, ундүрт буынның төбенә төшкән! 1640нчы еллардан башлап, бүгенге көнгә кадәр! Галиевлар нәселенә зур бүләк ясады ул - чөнки шундый тәфсилле шәҗәрә ясату миллионга кадәр җитә. Очрашуга кайтучыларның барысына да ясатып кайткан ул аны. Ә бакча артындагы агачларга йөзләрчә фото эленгән. Һәр гаилә үзендә сакланучы фотоны аерым бер агачка элгән. Музейда йөргән кебек карап йөрделәр аларны. Ерак гасырларда яшәгән әби-бабайларыннан алып бүгенге көндәге нәсел дәвамчылары белән танышырга мөмкин иде анда.

    - Безнең нәсел, чыннан да, алтын нәсел ул, - диде Уфадан кайткан Флера Хәлфина. - Әтием Гарифка 1940 елда атказанган укытучы исеме бирелде. Абыем Мансур да атказанган укытучы исемен йөртте. Аның улы Рафаэль - конструктор, бер зур оешманың генераль директоры урынбасары, техник фәннәр кандидаты. Тагын бер улы Илдар - Башкортстанның атказанган, Россиянең мактаулы элемтәчесе. Кызы Миләүшә Россиянең "Мактаулы тимерюлчы" билгесе белән бүләкләнде. Апам Мәдинәнең улы Илдус Вәлиуллинга атказанган укытучы исеме бирелгәч, шатлыгыбызның иге-чиге булмады. Ә мин үзем Башкортстанның атказанган врачы, 33 ел буена халык сәламәтлеге сагында тордым. Ирем дә врач. Хәзер пенсиядә, балаларым, кияү, киленем дә танылган врачлар. Улым Рауль Хәлфин - Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы, кызым Алсу да безнең юлны сайлады. Әтинең иң олы улы Харисның Мараты - Иркутскийдан Юрий Галиевка 45 кенә яшь, ә үзе фәннәр докторы. Луизасы - Казандагы иң көчле укытучыларның берсе булып пенсиягә чыкты. Әти һәм әниебез Минзифа безне, сигез балаларын, акыл өйрәтеп түгел, ә үз үрнәкләрендә тәрбияләделәр. Язучы Шәүкәт Галиев белән дә дус булдылар. Кече Урсакның чишмә суларын эчеп үскәнбез без, Кайбычның үз балалары, чишмә башыбыз шушыннан.

    Галиевлар нәселендә нинди генә һөнәр ияләре юк. Шулай да укытучылар күбрәк икән. Әнә очрашуга Туймазыдан кайткан Роза апа Сатаева, Гариф абыйның тагын бер кызы, озак еллар буена медицина училищесында латин һәм немец телләрен укыткан, шәһәрнең хөрмәтле кешесе. Педагоглар династиясен дәвам итүче Вәлиуллинарның гына да гомуми укытучылык стажы 400 елдан артып китә. Безнең Илдус Вәлиуллинның әнисе Мәдинә (танылган язучы Кави Нәҗминең хатыны- язучы Сәрвәр Әдһәмова белән аралашып яшәве турындагы хатирәләрне газетабызның алдагы саннарының берсендә бастырырга вәгъдә итәбез), әтисе Госман, бертуганнары Айдар, Илшат, аларның хатыннары да укытучылар. Мөгаллимнәр династиясен дәвам итүче бу нәселгә Гариф абыйга 1940 елда ТАССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән кыңгырауны бүләк иттеләр. Атказанган врач Флера апа Хәлфинаның туган авылы Кече Урсак, әти-әни тәрбиясе турындагы мәкаләсен дә укучыларыбыз хозурына тапшырырга җыенабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: