Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кече Урсакта яшәүчеләр цифрлы телевидение карый

    Районнан шактый читтә урнашкан Кече Урсак авылында ялгызы гына гомер кичерүче Елена Кәримова күп вакытын телевизор карап үткәрә. Чөнки бакча эшләре артта калды, бәрәңгесен базга салып куйды, яшелчә, җиләк-җимеше дә мул булды, кышка банкалар да күп япты. Хәзер көннәр кыскара, төннәр озыная, шуңа да буш вакыты хәйран күп. Күрше-тирәдәге йортларның да күбесе буш, гомер буе бергә чүкердәшеп яшәгән күршеләренең кайсы вафат булган, кайсы кыш чыгарга шәһәргә киткән дигәндәй.

    Әле шушы араларда гына сиксән яшен тутырган Елена Кәримова заманнан калыша торганнардан түгел. Цифрлы телевидение турында сүз чыккач, тизрәк аны үзендә дә булдыру хәстәренә керешкән. Бу өлкәдәге белгеч белән сөйләшеп, моның өчен ниләр кирәклеген ачыклаган да, Кайбычтан антенна белән приставка кайтарткан һәм аларны шул белгечтән урнаштырткан.
    Бер үзенә ике телевизоры бар аның: зал ягындагысы –цифрлы, кухнядагысы, үзе әйтмешли, тәлинкә, спутник телевидениесе. Элек совет елларында телевизорның еш кына начар күрсәтүен, кайчак түбәсенә суккач кына эшләп китүен, каналларының да берничә генә булуын яхшы хәтерли ул.
    – Авыл җирендә дә телеканалларны югары сыйфатлы итеп карау мөмкинлеге бар икән, нигә әле ул мөмкинлектән файдаланмаска ди?! Минем телевизорлар хәзерге кебек “такта” (плазмалы телевизорны шулай дип атый) түгел, 2013 елга кадәр үк алынган. Өемә килгән белгеч бөтен телевизорны да цифрлы эфир телевидениесенә тоташтырырга мөмкинлеге турында әйтте, – диде Елена Кәримова. – Хәзер телевизордагы каналларның исәбе-хисабы юк, минекендә дә 200ләп кенә бардыр. Аларның барысын да карап бетерү мөмкин дә түгел. Мин үзем яраткан тапшыруларны гына карыйм. “Татарстан – Яңа гасыр”ны, барлык татарча каналларны карап барырга тырышам, чуваш телендәге каналны да еш кабызам. Кайбер каналлардан гел тормышчан, яхшы кинолар гына күрсәтәләр. Хәзер балалар телевизор карап рәхәтләнә, алар өчен берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар бар. Безгә ул эләкмәде. Өйдәге беренче телевизорны мин югары уку йортына укырга киткәч кенә алдылар әле.
     Кырык елга якын Бушанча мәктәбендә математикдан укыткан Елена Әдһәмовнага 1 ноябрьдә 80 яшь тулды. Район башлыгы исеменнән котларга килгән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, укучысы – Олы Урсак авыл җирлеге секретаре Алена Петрова аңа җылы теләкләрен җиткерде. Тормыштан зарланмыйча, һәр нәрсәдән матурлык кына эзләүче Елена Кәримова әтисе Әдһәмнең 1942 елда Бөек Ватан сугышына китүе, ике айдан соң батырларча һәлак булуы, әнисе Вәлимәнең алты бала белән тол калуы, апасы Клавдиянең бер ел элек 90 яшендә вафат булуы, Апастагы туганнарының гел килеп йөрүләре турында да тыйнак кына итеп сөйләде безгә. Милләте белән чуваш булса да, татарча бернинди акцентсыз сөйләшә, русчасы да камил.
    – Күпмилләтле авылда яшәгәч, ничек инде телләрен белмәскә ди!? Татарстандагы ике дәүләт телен дә хөрмәт итәм. Минем әти-әнием татар исемендә булсалар да, икесе дә чуваш, никтер ул заманнарда милләттәшләремә татар исемнәре кушканнар, –ди ул.
    Ә Алена Петрова авыл җирлегенә еш кына приставкалар өчен субсидия¬ләрне алу тәртибе турында сорап килүләре турында әйтте. Шуңа да без бу хактагы мәкаләне дә урнаштырабыз.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: