Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Күңел хисләрен шигырь итеп язып, авырлыкларга бирешмичә яшәүче ханым

    АНА! ӘНИ! Шушы кыска гына сүз иксез-чиксез тылсымлы, бөек көчкә ия. Әниләр - безгә бу матур дөньяны бүләк итүчеләр, төнге йокыларын йокламыйча, җил-яңгыр тидермичә безне үстерүчеләр. Без бүген барысы өчен дә әниләребезгә бурычлы.

    Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! "Әни "дип эндәшә алу - үзе зур бәхет ул. Әниләрнең йөрәк җылысы, "Балам!" дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә.
    Безнең әниебез Гыйбадуллина Асия Хафиз кызы 1935 елның 20 ноябрендә атаклы имәннәре белән данлыклы Кайбыч районының, бик матур табигатьле Мөрәле авылында татар гаиләсендә якты дөньяга аваз сала.
    Әниебезгә кимсетелүләрне, авырлыкларны күп күрергә туры килә. Әтиләре "халык дошманы" булганга, авылда аларны кулак балалары дип йөртәләр. Ул елларның шаукымы нахакка гаепләнүчеләрнең якыннарына бик күп кайгы-хәсрәт китерә. 1959 елда, соңлап булса да, дөреслек җиңә һәм бабабыз аклана.
    Туган авылында мәктәпне тәмамлап, Олы Кайбыч мәктәбендә урта белем ала һәм Алабугадагы китап­ханәчеләр техникумын тәмамлый. 1958 елдан 1996 елга кадәр мәдәният өлкәсендә эшләп, бик күп Мактау кәгазьләренә ия булып, лаеклы ялга чыга. Әниебез иҗади кеше. Иҗат белән шөгыльләнүе аңа эш дәверендә дә сценарийлар язарга ярдәм итә.
    Туган авылының табигате тәэсирендәме, әллә күргән авырлыклары күңелендә тулып ашкангамы, яисә, барлык авырлыкларга да бирешмичә тормышта үз юлын табып бәхетле гомер кичергәнгәме, лаеклы ялга чыккач күңелендәге хисләрне шигырь итеп яза башлый.
    Бик күп авырлыклар күрсә дә, әниебез тормышта үз урынын таба. Туган авылыннан беркая да китми. 1961 елда гаилә корып, әтиебез Галим белән алты бала - өч кыз, өч егет тәрбияләп үстерәләр. Алар бүгенге көндә оныкларын сөеп, балалары хөрмәтенә төренеп туган авылы Мөрәледә яшиләр.
    Кешегә гомер буена әти-әнисе кирәк. Аларның кайгыртучан карашы, җылы сүзләре, акыллы киңәшләре җанга рәхәтлек бирә.
    Без - дөньяда бик бәхетле балалар, чөнки янәшәбездә безнең өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгыбызны уртаклашучы әти-әние­без бар. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.
    Алсинә Тимершина,
    Борындык

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: