Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кем ул Тимерша Соловьев-Шуширминский?

    Шәхесләребезне оныттырмаска теләгән, искә төшерергә җай эзләгән язучы Лирон Хәмидуллин: - «Чүкеч» журналын чыгарган Тимерша Соловьевның тууына быел 140 ел, - дигән иде. - Туган төбәгендә бу турыда беләләрме икән?

    Ни аяныч, Апас, Кайбыч районнарына багышлап чыгарылган китапларда ул искә алынмый. Авылы исемен әдәби кушаматка әйләндереп, кайбер язмаларына Шуширминский имзасын куйган Тимерша Салаватулла улы Соловьевны (1875-1947), ни кызганыч, Кайбыч районындагы Шүширмәдә дә белмиләр.
    - Мондый якташ турында ишеткән юк, - дип каршылады күп нәрсәләрдән хәбәрдар 80 яшьлек мулла Мансур Баязитов. - Күрәсең, авылдагы токымнары корыган. Әгәр нәселдәшләре янәшәдә йөрсә, Соловьевны искә төшермичә калмас иде. Авыл буйлап сөт җыйганда, почта йөрткәндә, клубка җитәкчелек иткәндә, мәктәптә эшләгәндә исеме һич колакка кермәде. Күрәсең, Тимершаның нәселдәшләре Шүширмә турында оныткан. Элемтә югалмагач, Курчак театрында уйнап Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган Фоат Таһировны, әнә, авылда олысы да, кечесе дә белә. Кечкенә клуб сәхнәсенә сыя алмагач, авылдашның тамашаны бакчада, кибет артындагы чирәмлектә куйдыруы күп­ләрнең күңелендә озак еллар якты хатирә булып саклана.
    - 140 ел элек дөньяга килгән, җир йөзендә 72 ел яшәп киткән Тимершаның әтисе Салаватулла Мөхәммәтҗан улының кабере дә билгеле түгелме?
    - Дога кылганда, муллаларыбыз Йосыф - Якуб - Җәгъфәр - Тимергали - Җиһаншаны, башка токымнан Таһир - Әхмәт - Закирны искә төшерәбез. Ә Салаватулла - Мөхәммәтҗан исемнәре, каберләре билгесезлектә калганлыктан, телгә керми. Күптән түгел зираттагы каберташлар белән галимнәр кызыксынып киткән иде, бәлкем, моңа алар ачыклык кертә алыр?
    Чынлап та, 2015 елның җәендә тарих фәннәре кандидатлары Рәшит Галләм белән Җәмил Мөхәммәтшин Кайбыч районы зиратларындагы каберташлар турында мәгълүмат туплаган. 95 ташны фотога төшергәннәр. Аларның 1 се - Алтын Урда чорына, 5 се - XVI гасырга, калганнары соңрак вакытка карауны ачыклаганнар. Шул исәптән, Шүширмәдә татар сүзләре гарәп хәрефләре белән язылган 6 таш исәпкә алынган. Болар - 1828, 1858, 1893, 1898, 1913, 1940 ел истәлекләре. Беренчесеннән кала, бишесендәге сүзләр укылган. Аларда Салаватулла, Мөхәммәтҗан исемнәре күренми.
    - Тимерша Соловьев токымын ачыклап булмый шул әле, - диде галимнәрне урман-чатырманга әйләнгән зиратлар буенча йөрткән Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. - Бу нәсел тарихы аңлаешсыз серләргә уралган. Бокс буенча дөнья чемпионы Наталья Рагозинаның Кисловодскидагы әнисе Мәдинә ханым үзенең Шүширмәдән икәнлеге турында горурланып сөйләгәндә, Россия телевидениесе журналисты Владимир Соловьевның бабалары бездән булганлыкны һаман дәлилләп булмый әле.
    Шулай да, «Казан» милли мәдәният үзәге каршындагы Милли мәдәният музее фондында Т. Соловьев нәселенә кагылышлы кайбер мәгълүматларны табарга мөмкин. Баш саклаучы Индүсә Минһаҗева белдергәнчә, биредә Тимерша улы Фоат хатыны Гөлсем Саллави исеменнән 1992 елда - 278, ә өч альбомдагы фотоларны да кертеп исәпләгәндә 657 саклау берәмлеге тапшырылган.
    Төрле документлар, кулъязмалар арасында Фоатның 1981 елда машинкада бастырган, бүгенгәчә укучысын көткән истәлеге дә бар. Ул «Бөтен гомергә» дип атала. Аның белән танышкач, түбәндәге хатирәләр хәтердә яңара:
    «Фикер иреге һәм әтием Тимерша Салаватулла улы Соловьев катнашында нәшер ителгән «Чүкеч» журналы һәм «Урал» газетасы эзәрлекләнгәч, әлеге бас­малар ябылгач, аңа Оренбургта яшәп калу мөмкин булмый. Гаиләбез кабат Казанга кайта. Яхшы фатир тапканчы, Габдулла Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсендә туктала. Монда алты айлап вакыт уза. Әтием тормышында татар мәдә­ния­те тарихы белән бәйләнгән кызыклы вакыйгалар күп. Әмма аны аз белүчеләр, кайвакытта бу фактларны нигезсез һәм гаделсез рәвештә бозалар, шәхескә дөрес бәя бирмиләр.
    Әтием чыгышы белән элекке Казан губернасы Зөя өязе Әҗәле волостеның Шүширмә авылыннан. Бабам Салаватулла Мөхәммәтҗан улы Казанның атак­лы мулласы Шиһабетдин Мәрҗәни белән таныш булган. Ул аның улларын үзенең мәдрәсәсенә укыр­га чакырган. Шулай итеп, әтием шәкерт булып киткән. Мәдрәсәдә ун ел дәвамында бик яхшы укыган. Аннары, Мәрҗани киңәшен тыңлап, бабам әтине 1892 елда рус-татар укытучылар мәктәбенә укырга биргән. Монда Хөсәен Ямашев, Галимҗан Сәйфетдинов, Исхак Казаков, Гафур Әхмәтов, Мөхетдин Корбангалиев, Якуб Чанышев һәм башкалар белем алган. Әти аны 1896 елда бик яхшы тәмамлаган. Казанның икенче һәм башлангыч татар мәктәбендә, «Госмания» мәдрәсәсендә укытырга керешкән. Өч еллап белем биргән. Аннары Казан губернаторы фәрманы белән эштән куылган. Моңа укытучы Соловьевның «ялгыш фикерләре, Алафузов фаб­рикасы һәм казна дары заводы эшчеләре арасында тиешсез әңгәмәләр алып баруы» турындагы әләк сәбәпче булган. Әти эшсез калган, тормыш алып бару мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән. Ә бу вакытта ул гаилә корган, аның балалары булган.
    Әтине Оренбургтан Әхмәт бай Хөсәенов үзенең конторасына чакырган, кассир эшенә билгеләгән. Әхмәт бай аның хакимият каршында дәрәҗәсе какшауга артык игътибар бирмәгән. Шулай ук хакимият «кирәксез» дип тапкан Харис Фәйзине (композитор Җәүдәт Фәйзи әтисен), большевик Исхак Казаковны, композитор Александр Ключарев әтисе Сергей Данилович Ключаревны да хезмәткә чакырган. «Хөсәения» мәдрәсәсен ачкан. Монда булачак язучылар Муса Җәлил, Шамил Усманов, Якын Көнчыгыш илләре дипломаты Халиков укыган. Мәдрәсәгә ярдәм итү өчен вакыф фонды оешкан. Фонд белән җитәкчелек итү әтигә тапшырылган. Түбән Новгород ярминкәсендәге кунакханә фонд карамагында булган. Ул «Кушъяктылы» дип исемләнгән. 50 кешегә исәпләнгән. Ә ашханәсе 500 кешене сыйдырган.
    Ярминкә елга ике ай эшләгән. Монда июль-август­та Бөтенроссия сәүдәсе барган. Шулай ук Урта Азия, Иран, Кытай, Япония, Монголия, Һиндстан, Бохара һәм Хива, Кавказ, Кырым, Төркия, Көнбатыш Европа илләренең, Американың сәүдәгәрләрен очратырга мөмкин булган. Ярминкәгә төрле жанрда уйнаучы артистлар күп килгән. Император сәхнәсе теноры Николай Фигнер җитәкчелегендә опера спектакльләре күрсәтелгән. «Сәйяр» труппасы да килеп чыккан. Тимерша татар артистлары һәм музыкантлары чыгышларын да оештырган. Кичәләр программасына шигырь укуны керткән. Монда Тукайның катнашуы аеруча зур кызыксыну уяткан.
    Кухня татар һәм көнчыгыш аш-суларын бик тәмле хәзерләве белән танылган. Кунакханә бүлмәләрендә электр уты янган. Кайбер бүлмәләргә телефон кертелгән. Кунакханәдә почта агентлыгы, китап-газета киоскы эшләгән. Аерым сәүдә ноктасында татар һөнәрчеләренең милли аяк киемнәре, түбәтәйләре, калфаклары, милли зәркән эшләнмәләре һәм сувенирлар сатылган».
    Истәлек шушы урында өзелгән. Тагын утыз биш еллык гомер агышы, хатирә сүз ирегенә юл ачучы үзгәртеп кору вакытына кадәр язылгангадырмы, билгесезлектә калган. Тимерша Соловьевның, Гасимәгә өйләнеп, эзәрлекләнгән нәшир, мөхәррир Фатих Кәримиләр нәселе белән туганлашуы, күрәсең, күп хатирәләрне күңел сере итеп калдырган. Аларның әтиләре - ахун Гыйльман Кәримов, әниләре Мәгъсүмә дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең бертуган апасы булу, мөгаен, репрессия елларында телне тешләргә мәҗбүр иткәндер.
    Шулай да, галим Марсель Әхмәтҗанов кызыксынучанлык күрсәткәч, Фоат Саллавиның 1978 елның 1 октябрендә: «Т. Соловьев 1920 елдан 1933 елга кадәр Казанда яши, - диюе дә билгеле. - Республика хуҗалыгын аякка бастыруда, ачларга ярдәм итүдә хезмәтләр күрсәтә. 1933 елдан Алма-Ата­да банк хезмәткәре булып эшли, 1935 елда пенсиягә чыга. Озак тормый, Мәскәү шәһәрендә урнашкан балалары янына күчеп килә. Тимерша Соловьев, 1947 елның апрелендә, каты авырудан соң, Мәскәү шәһәрендә вафат була».
    Әлеге истәлек Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Зөфәр Рәмиев төзегән, ХХ йөз башына караган «Татар әдип­ләре, мәгърифәтчеләре» (Казан, 2005) биобиблиографик сүзлегендә урын алган.
    Галимнәр шулай ук Сә­гыйть Исәнбайның «Тукай турында замандашлары» (Казан, 1960) китабына да игътибар юнәлтәләр. Монда Галиәсгар Камалның «Габдулла Тукай турында истәлек» (1933) дигән язмасы, Габдулла Кариевнең «Тукай Мәкәрҗәдә» (1914) хатирәсе Т. Соловьев белән дә очраштыра.
    Әгәр Тимерша Соловьевның матбугат эшчәнлеге белән тәфсилләбрәк танышырга теләсәк, тикшеренүче Үзбәк Гыймадиевнең «Сатира коралы белән» (Казан, 1977) китабы ярдәмгә килә. Аның 71-141 нче битләре «Чүкеч» журналына багышланган. Хатирәләр Тимерша улы Хөсәендә сакланган кулъязма истәлекләргә, документларга нигезләнеп язылган. Дәлилләргә таянып искәртелгәнчә, әлеге басманың 1 нче саны 1906 елның 22 июнендә, «Мәсләге - хөр вә тәрилкә тотмаенча туг­ры юлдыр» дигән шигар белән 35 биттә чыга. 2 нче саны 32 биттә дөнья күрә. Шуннан соңгылары 16 битле булып калыплаша. Журналны җомга көнне атнага бер тапкыр чыгару күздә тотыла. Әмма даимилек сакланмый. Цензура бәйләнеп баш катырганлыктан, басманы нәшриятка тапшыру сузылганлыктан, 1906 елда - 12, 1907 дә - 24, 1908 дә - 25, 1909 да - 15, 1910 елда 2 сан таратыла. Берничә китапчык кушымта итеп җибәрелә. Шул исәптән, Т. Соловьевның 1908 елда «Чүкеч»тә саннан-санга басылган «Мәктәп-мәдрәсәләрне Духовный собраниегә бирү» дигән күләмле мәкалә тупланмасы таратыла.
    1906 елда - 1-7, 1907-1908 елларда - 24-57, 1909-1910 елларда 75-78 нче саннар (ягъни 78 санның 45 е) Тимерша Соловьев мөхәррирлегендә чыга. Калган саннарны Мәхмүд Алмаев һәм Зариф Бәшири редакцияли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: