Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Наталия Романованы юбилее белән котладылар

Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче Наталья Романова шушы араларда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга килгән район башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева аңа изге теләкләрен җиткерде. «Сугыш чоры баласы буларак, сез тормышның бар авырлыгын үз җилкәгездә татыган кеше. Гомерегез тырыш хезмәттә үтте. Үз вакытында сез колхозда алдынгылар сафында атладыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларыгызның, онык- оныкчыкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын, – диде авылдашы Алексей Николаевич.

Наталья Ивановна Хуҗа Хәсән авылында Мария һәм Иван Апачевлар гаиләсендә 1939 елда беренче бала булып дөньяга килгән. Тату гаиләдә дүрт кыз, бер ир бала үскәннәр.
–Миңа ике яшь тулгач, Бөек Ватан сугышы башланган. Әтиебез Иванны дәһшәтле сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алалар. Безнең бәхеткә, яу кырыннан исән- сау әйләнеп кайтты ул. Балта остасы булды, әни дә озак еллар колхозда эшләде.Аларның бакыйлыкка күчкәненә дә шактый еллар узды инде. Кечкенәдән эшләп үстек. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуымны Иске Тәрбит мәктәбендә дәвам итәргә теләгән идем. Ләкин укыган өчен аена 75 сум түләргә кирәк булып чык¬ты, заманасы өчен шактый зур сумма иде бу. Колхозчы гаиләсенә каян килсен ди ул кадәр акча? Колхозга эшкә чыктым, 1960 елның октябреннән дуңгыз караучы итеп куй-дылар. Шул эштә 37 ел эшләдем, аннан соң өч ел пекарняда икмәк пешердем. Гомуми стажым 42 ел булды. Пенсиягә 57 яшьтә чыктым, –диде Наталья Ивановна хезмәт юлы белән таныштырып.
Наталья Ивановнаның Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлек¬ле бүләкләре бихисап. “Хезмәттәге уңышлары өчен” , “Хезмәт ветераны” ме-дальләре дә бар.
Үзе кебек уңган-булган тормыш иптәше Георгий Романов тегермәндә, тер-лекчелектә, пилорамда эшләгән. Тату гаиләдә өч кыз, бер ул үстерәләр. Хәзерге вакытта олы кызы Мария белән төпчекләре Алексей авылда яши. Наталья Ивановна төп йортта улы тәрбиясендә гомер итә. Зоя һәм Тамара Казан каласында үз гаиләләре белән яши.
–Хәзерге вакытта миннән дә бай кеше юк, чөнки дүрт балам, 8 оныгым, 10 онык¬чыгым бар. Бүген юбилеема барыбыз бергә 33 кеше җыелачакбыз. Ба-лаларым, онык- оныкчыкларым минем өчен өзелеп торалар. Аларның уңышларына, мул, бәхетле тормышларына куанып яшим. Мондый бәхетне бар кешегә дә теләр идем. Георгий гына бу көннәрне күрә алмады, 2002 елда вафат булды. Ходай кушса, туксанга, йөзгә кадәр яшисе иде әле. Йөз яшкә җитүчеләрне авылның кызыл китабына кертәләр бит,  –дип шаяртып куйды әбиебез. - Юбилеем белән котлаучыларның барысына да зур рәхмәтемне җиткерәм.
Олы кызы Мария Георгиевна да фикерләре белән уртаклашты.
– Әти-әниебез гел хезмәттә булды. Безне дә үзләре үрнәгендә хезмәт сөяргә өйрәттеләр, рәхмәт аларга. Олы кыз буларак, мин сеңелләрем, энем өчен дә җаваплы идем. Әти- әни эштә вакытта йорттагы бар эшне ялт итеп куя идек. Авыл җирендә беркайчан да эш бетми бит ул. Бераз кул арасына керә башлагач, әнигә ярдәм итәргә фермага да йөри идек. Әниебез сиксән яшьтә булса да, сәламәтлегеннән зарланмый, өйдә бер дә эшсез торганы юк. Безне куандырып, озак яшәсен иде әле, – диде ул.
Оныкчыклары да кайт¬кан иде яраткан әбиләрен котларга. Казанда әле быел гына беренче класска керүче Самира аңа яраткан җырын бүләк итте. Виолет-та белән Виктория бүләккә дип үз куллары белән рәсемнәр ясап кайткан. Бу көнне Наталья Ивановна иң бәхетле аналарның берсе иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев