Хуҗа Хәсәндә яшәүче күп балалы ике гаилә дәүләт ярдәме белән йорт җиткергән
Хуҗа Хәсән – райондагы иң зур һәм төзек авылларның берсе.
Авыл читендәге трассадан Чувашия ягына баручыларны да юл янында гына заманча итеп салынган матур йортлар сокландыра, араларында ике катлылар да бар. Бу йортларның күбесе әле соңгы елларда гына пәйда булды. Районның башка авылларындагы кебек, монда да йорт салганда, каралты-кура төзегәндә дәүләт ярдәменә таянучылар күп. Чөнки хәзерге кыйммәтчелек заманында төзелешләр алып бару авыр һәм ул әллә ничә елларга сузылырга мөмкин.
Заман шаукымына ияреп, авыл картая, эш юк дип, яшьләрнең күбрәк шәһәргә таба каеруы бер Кайбычка гына түгел, ә бөтен иленә хас күренеш. Шул ук вакытта бар тырышлыгын биреп, ничек тә туган авылын саклап калырга тырышучылар, туган ягы өчен җан атып йөрүчеләр дә күп. Авыл хезмәтчәннәре иген үстерә, ит-сөт җитештерә, төрле өлкәләрдә хезмәт куя. Яшәү шартлары да шәһәрнекеннән бер дә ким түгел: йортларга газ, су кергән, барлык уңайлыклар да тудырылган. Уңай тормышта яшәү, әлбәттә, кешенең үзеннән, эш сөючән булуына да бәйле. Хуҗа Хәсәнгә баргач, мин әнә шундый ике гаилә белән танышып кайттым. Венера һәм Михаил Муллиннар, Эльза белән Аркадий Орловлар да, алма пеш, авызыма төш, дип китереп биргәнне көтеп ятучылардан түгел. Өр-яңа өйләр җиткергәннәр алар. Ике гаилә дә күп балалы. Без барганда, ирләре эштә, балалары мәктәптә иде.
Венера үзе Кыр Буасы авылы кызы. Кушкүл авылы егете Михаил белән 1998 елда гаилә корганнар. Яшь гаилә Михаилның Хуҗа Хәсән авылында гомер итүче әбисе Анна Андреевна йортында яши башлый.
– Йортыбыз бик иске булгач, 2014 елда үз көчебез белән төзелеш башлап җибәргән идек. Акча ягы кыенлашты, без туктап калырга мәҗбүр булдык. Уйлаштык-уйлаштык та, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга ярдәм сорап бардык. Ул безне яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына кертте. Өйне былтыр өлгерттек, без яңа нигездә яши башладык. Үз куышыбызны булдырудагы зур ярдәме, безгә юнәлеш биргәне өчен район җитәкчесенә рәхмәтлебез. Ул вакытта мин “Гөбенә” агрофирмасында савымчы, Михаил эретеп-ябыштыручы булып эшли иде. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Павел Мәскәүдә, Игорь белән Эльза Казан шәһәрендә, төпчегебез София мәктәптә икенче класста белем ала. Яңа инвестор килеп, “Гөбенә” агрофирмасы таркалгач, мин Хуҗа Хәсән урта мәктәбе ашханәсендә пешекче булып эшли башладым, – диде Венера Муллина.
Орловлар гаиләсе дә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына кергән.
– Гаилә коргач, читтән бәхет эзләп, туган җирне калдырып китәсебез килмәде. Авылда калдык. Икебез дә авыл хезмәтчәне. Аркадий “Гөбенә” агрофирмасында механизатор, мин фермада савымчы булып эшләдем. Инвестор алышынгач та, Аркадий авыл хуҗалыгы тармагыннан китмәде, “Август-Кайбыч”ка күчте. Венера кебек мин дә мәктәп ашханәсендә эшли башладым. Гаиләбездә өч кыз бала тәрбияләп үстерәбез. Алина – бишенче, Регина өченче класста укый, Дарина балалар бакчасына йөри. Безнең дә йортыбыз иске иде. Кабул итү көнендә Альберт Илгизәровичка ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Ул безнең хәлебезгә керде. 2020 елда йорт төзи башладык. Хәзер аның эчке эшләре генә калды. Ходай кушса, быел җәй яңа йортыбызга күчәрбез дип торабыз. Хәзерге кыйммәтчелек заманында үз көчең белән йорт салып чыгу мөмкин эш түгел. Шуңа да җитәкчелеккә, хөкүмәтебезгә рәхмәтебез зур, – диде Эльза.
Муллиннар да, Орловлар да бер фикердә: авылда эш юк, дип зарлану аклану гына ул. Теләге булган, эштән курыкмаганнар барыбер җаен таба. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында эшчеләргә, киресенчә, ихтыяҗ зур. Механизаторлар, шоферлар, белгеч җитми. Фермага да барырга атлыгып тормыйлар. М12 юл төзелешенә дә эшчеләр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев