Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кичкеево урамнарына су керсә, гүзәл затлар автомат кер юу машиналары сатып алырга хыяллана

    Кичкеево урамында көянтә-чиләк асып су ташучы апаларны еш күрергә туры килә. Тешләрне камаштырырлык салкын чишмә суы эчәсе килгәндә генә түгел, көненә әллә ничә кат әйләнәләр алар чокырдагы кизләү тирәсен. Кояшлы җәйге көннәрдә ярый әле ул, табигать матурлыгына хозурлана-хозурлана чишмә юлын таптау берни түгел. Кышкы күз ачкысыз бураннарда кар көртләрен ера-ера...

    Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан бер урамлы, 23 йортлы, җитмешләп кешесе булган Кичкеевоны сулы итү - көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе. Аның янәшәсендәге Чистые Ключи авылы кебек җир йөзеннән бөтенләй юкка чыкмасын, кечкенә авылда яшәүчеләргә уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен кирәк бу. Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, соңгы 20 елда Россиядә 23 меңнән артык авыл юкка чыккан, гел картлар гына калган ике-өч йортлы авыллар да меңнәрчә. Моның сәбәбе - яшьләрнең шәһәргә китүендә, цивилизациянең ерак офыклар артында булуында.

    - Минем бу авылга килен булып төшүемә 25 ел инде. Монда миңа кадәр дә суүткәргече булмаган, хәзер дә юк. Әле ярый тирә-юньдә чишмәләр күп, суны шуннан ташыйбыз. Дөрес, ирем эшне бераз җиңеләйтте: 60 метр ераклыктагы коедагы суны "Малыш" насосы ярдәмендә ишегалдыбызга кадәр сузды. Әмма ул бөтен кешедә дә юк бит. Безнең авылдагы бер йортка да су кермәгән. Автомат машина белән кер юу хыялыбызда гына калырмы инде, - диде хат ташучы Валентина Туртыгина.

    Валентина үзе Каргалы авылы кызы икән. Шунда башлангыч мәктәп мөдире булган, аннан соң Олы Подберезье мәктәбендә пионеревожатый булып эшләгән.

    - Каргалы да Кичкеево кебек кечкенә авыл. Әмма анда су да кергән, кибет тә, клуб та эшли. Әле ярый хәзер бездә халыктан сөт җыя башладылар. Беркайчан да шәхси хуҗалыклардан сөт җыйганнары юк иде. Авыл җирлеге җыелышында бу мәсьәләне күтәрдек, гозеребезне ишеттеләр, автолавка да килә, - дип дәвам итте ул сүзен.

    Күршесе Елена Иванова да әңгәмәбезгә кушылды:

    - Су урамда булса, Владимир абый белән Зина апа картайган көннәрендә Моратка туганнарына яшәргә китәр идеме? Әле ике атна элек кенә алып киттеләр аларны. Тагын бер йорт буш калды...

    - Ә мин Кичкеевода берүзем калсам калам, әмма туган авылымнан беркайчан да китмәячәкмен.

    Бу сүзләрне әнисе, дәү әнисе белән яшәүче Александр Синичкин әйтте. Аңа 27 яшь, агрофирма атларын карый. Кызлар колагына гына әйтәм: Саша әлегә өйләнмәгән.

    Надеждино фермасында савымчы булып эшләүче Надежда Бакунина да, көянтә-чиләген асып, судан кайтып килә иде. Ул да безнең янга тукталды.

    - Бакчага сибәргә генә күпме су кирәк, - диде ул да.

    Дөрес, күптән, әле авыллары "50 лет Татарии" колхозы составына кергән вакытта ул чактагы колхоз рәисе Илдар Нурмөхәмәтов, авылга су кертүне башлап җибәргән булган. Әмма аны башка җиргә күчергәннәр, эш тукталган.

    Район җитәкчелегенең дә, Надеждино төбәгендә яшәүчеләрнең дә бар теләге - ничектә шушы авылны саклап калу, анда яшьләр кызыгырлык шартлар тудыру. Әй, кайтсыннар иде шәһәрдәгеләр авылга! Оҗмахка тиң табигатьле Кичкеево гөрләп торсын иде. Әнә Валентина Туртыгина, хәзерге вакытта шәһәрдә дознаватель булып эшләүче кызы Катя беренче класска укырга кергәндә, авылдан Надеждино мәктәбенә 22 бала йөреп укуы турында әйтте. Ә хәзер алты укучы, мәктәпкәчә яшьтәге ике бала бар.

    Максатка ирешү өчен иң беренче чиратта авылга су кертергә кирәк. Әмма нинди акчага? Өметсез шайтан гына диләрме әле? Кичкеево халкын су белән тәэмин итү мәсьәләсе урыныннан кузгалып килә түгелме соң? Татарстан Хөкүмәте тарафыннан игълан ителгән социаль проектлар бәйгесе шуңа юл ача.

    Татарстан Икътисад министрлыгы белән берлектә үткәрелүче социаль проектлар бәйгесе әле 16 июньдә генә старт алды. Бу грант халыкның үзәгенә үткән мәсьәләләрне хәл итүне үз эченә ала. Мәгълүм булганча, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге март-май айларында республика районнарында "Бердәм Россия" көннәрен үткәргән иде. Әлеге очрашулар вакытында халык күтәргән проблемаларны хәл итүгә зур күләмдә акча кирәклегеге дә ачыкланган. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова матбугат конференцияләренең берсендә әйтеп узганча, ул тәкъдимнәрне нинди дә булса социаль программага кертү өчен, безнең Хөкүмәткә җиткергәннәр. Муниципалитетлардан кергән тәкъдимнәр яклау тапкан. 16 июньдә Татарстан Министрлар Кабинетының шул хактагы карарына кул куелды. Аның нигезендә иң яхшы социаль проектларны тормышка ашыру өчен республикадан акча бүлеп биреләчәк. Грантның гомуми күләме - 35 миллион сум. Өч җиңүчегә бер миллион сумга якын акча бирү карала, калган сумма лауреатлар арасында бүленә, бер проектка ул 580 мең сумнан артмый. Проектны тормышка ашырганда, районнар үз ресурсларын да эшкә җигәчәк. Матбугат конференциясендә яңгыраганча, 10 җиңүче һәм 43 лауреатны билгеләячәкләр. Шул ук вакыта бәйге комиссиясе бер районны да читтә калдырмаячак. Бәйгегә һәр район ике проект тәкъдим итте. Шуның берсе җиңәчәк. Бездән тәкъдим ителгән проектларның берсе - Иске Тәрбит авылындагы часовня төзелешен финанслау, икенчесе - Кичкеево авылын су белән тәэмин итү. Күрәсез, ике проект та социаль яктан әһәмиятле, халык өчен кирәкле. Шуңа да республика комиссиясенә җиңүчеләрне сайлап алу авыргарак туры киләчәк.

    Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельеваның социаль проектыннан күренгәнчә, Кичкеево авылына су кертү өчен 1 миллион 416 мең сумнан артыграк акча кирәк, шуның 849 912 сумын грант рәвешендә отарга җыеналар. Бәйге җиңүчеләре тиздән билгеле булачак.

    Социаль проектлар бәйгесенең төп максаты - муниципаль районнарда социаль яктан мөһим мәсьәләләрне хәл итү, иң яхшы проектларны ачыклау, аны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү. Бәйге шартлары буенча проектлар 2014 елның 1 октябренә кадәр тормышка ашырылырга тиеш. 8-10 июльдә бәйгенең беренче этабы уза, ул өч районара сайлау мәйданчыгында - Казанда, Алабугада, Әлмәттә үтә. Кайбычтан җибәрелгән проектларны Казан шәһәре, Лаеш, Питрәч, Спас, Иделаръягы районнары белән берлектә карыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: