Колаңгы икмәк кабул итү пунктында эшләүчеләр табыннарны икмәкле итүгә зур өлеш кертә

Кырлардан ашлык кабул итү пунктына иген төяп килгән машиналар капка төбеннән эчкә тиз генә уза алмыйлар әле.
Территориягә керер алдыннан лабораториядәге кызлар, арбаның өстенә менеп, игенне анализга ала, аннан соң машина үлчәүгә керә. Колаңгыдан "КамАЗ" шоферы Исфат Гәрәев бу рейста 21 тоннадан артык арпа төяп килгән булып чыкты. Үлчәүдә эшләүче ханым белән бер-берсенә күз сирпешеп алуларына игътибар итүемне күргәч, Исфат абый:
- Минем хатыным Илсөяр бит ул. Монда 16 еллап эшли инде, - диде.
Исфат абый Илсөяре белән сөйләшеп тормады, кырга ашыга. Бер-берсен күз карашларыннан аңларга өйрәнгән инде алар. Исфат абыйдан урак барышы турында сораша башлагач: "Эшлибез инде", - дип кенә җавап бирде. Аз сөйләгәннәр гадәттә күп эшләүчән була. 33 ел буена шофер булып эшләүче Исфат аганың шушы еллар эчендә күпме ашлык ташуын күз алдына китерүе авыр түгел.
Аның машинасында икмәк анализга алынганнан соң, кызлар белән бергә лабораториягә уздым. Ниндидер фәнни лабораторияне хәтерләтте ул миңа. Әллә нинди приборлар бар анда. Ишектән килеп керүгә кара төстәге пластмасс банкалар тезелеп киткән. Андагы язуларга игътибар итәм: "Заволжье"ның Зур Урсак кырыннан китерелгән арпа, "Подберезье" хуҗалыгы, арпа...
- Бу банкалардагы ашлык үрнәге ике тәүлек саклана. Без биредә бөтен авыл хуҗалыгы культураларын да дымлылыкка, аксымга, җилемсәлеккә тикшерәбез. Әгәр дә хуҗалыкларда без ясаган анализ белән килешмәсәләр, шушы ике көн эчендә килеп, кире тикшертә алалар. Әлегә андый очрак булганы юк. Элек анализ ясау берәр сәгатькә сузылса, хәзерге приборлар күрсәткечләрне бер минут эчендә билгели. Алар ашлыкта зарарлы корткычлар булу-булмавын да күрсәтә, - дип эшчәнлекләре белән таныштыра лабораториядәге әйдәүче белгеч Татьяна Маннапова.
- Бөҗәкләр очрыймы соң?
- Юк. Ашлыкны турыдан-туры безгә ташыйлар бит. Хуҗалыклардагы ындыр табакларында сакланган иген булса гына очраулары ихтимал.
Быелгы ашлыкның сыйфаты нинди соң?
- Хуҗалык кырларыннан яхшы сыйфатлы ашлык килә. Бер генә машинаны да кире борып җибәргәнебез юк. Чүплелек дәрәҗәсе дә югары түгел. Уҗым культуралары аеруча чиста, чүпсез иде. Дөрес, яңгырларга кадәр игеннең дымлылыгы нормада булса, көчле явым-төшемнәрдән соң ул бераз артты. Иген киптерү агрегатлары тәүлек әйләнәсе эшли. Бездә ашлыкның күгәреп ятуына һич кенә дә юл куелмый.
Татьяна Маннапова хезмәттәшләре Валерия Гусейникова, Наҗия Сибгатуллина белән Кайбыч кырларында үстерелгән игеннең ничәнче класслы булуын билгели. Сыйфатына карап, алга таба эшкәртү өчен ашлыкны төрле мәйданчыкларга бушаттыралар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз