Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Колаңгы мәктәбе укучысы Татарстан Президенты белән бергә Boeing конструкторлык үзәгендә булды

    Самолет, вертолетлардан ерак торган гап-гади авыл баласының авиация, Боинглар белән кызыксынуы Мәскәүдәге Boeing конструкторлык үзәгенә кадәр илтеп җиткерде. Кем белән диген әле! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә! Сүз кәгазь самолетларны ераклыкка очырту буенча Казанда февральдә узган республика бәйгесендә Татарстанның абсолют чемпионы булып танылган Колаңгы мәктәбе укучысы Виталий Клишев хакында...

    Көнчыгыш Европадагы заманча компьютер технологияләрен кулланучы иң эре инженерлык үзәкләрнең берсе булган Boeing конструкторлык үзәгенә барып кайткан Виталийны редакциягә кунакка чакыр­дык. Бәли авылында хат ташучы булып эшләүче әнисе Рената белән бергә килде ул безгә. Мәктәп укучылары белән аралашканда кайберләре журналистлардан ояла, сорауларга да кыенсынып кына җавап бирә, тулы мәгълүматны аласы кыен. Ә Виталийны бүген телевизорга төшерсәләр, ул сәгатьләр буена авиация тарихы, Boeing самолетлары турында бертуктаусыз сөйли алыр иде. Авиация, космонавтика буенча бу кадәр мәгълүматны мәктәптә бирмиләр, интернетта төрле чыганакларда, Википедиядә казынып, әнә шулай очкычлар серенә төшенә башлаган ул. Үзе быел алтынчы класска гына бара әле. Сөйләм теле матур, кыю, үз-үзенә ышанган, мең дә берне белә торган егет булып чыкты ул.
    Мәскәүгә без 6 июльдә самолетта "Мавыктыр­гыч фән һәм техника йорты" башкарма директоры Александр Соловьев белән бергә очтык. Ниһаять, самолетка утыру бәхетенә ирештем, бу минем күптәнге хыялым иде. Россия башкаласын күрү үзе бер бәхет! Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Boeing конструкторлык үзәгендә очраштык. Ул безнең белән рус телендә исәнләшсә дә, мин аңа татар телендә "исәнмесез" дидем. Ә ул, минем кулымны кысты да, "сәлам, сәлам", дип җавап бирде. Татар теле укытучыма әнә шунда мең кат рәхмәтле булдым мин. Гомумән, кайсы җирлектә яшисең, шул халыкның телен яхшы белергә кирәк дип саныйм.
    Без Татарстанда яшибез, шуңа да татарлар, руслар бер-берсенең телен аңларга тиеш, - дип сөйләп китте Виталий. - Үзәктә Татарстаннан килүчеләр һәм анда эшләүче хезмәткәрләр генә иде. Boeing компаниясенең Россия һәм БДБ илләрендәге Президенты Сергей Кравченко аның Россиядәге тарихы турында сөйләде, төп проектлары белән таныштырды. Бу конструкторлык үзәкне Boeing кампаниясе Мәскәүдә 1998 елда ача. Безгә үзәк буенча экскурсия уздырдылар, уку классларын күрсәттеләр, хезмәткәрләр әзерләү, квалификация күтәрү программалары турында сөйләделәр. Президент та, без дә Boeing 777 өйрәнү тренажерында үзебезне пилот рәвешендә сынап карадык. Самолетлар җыючы инженерлар белән дә очраштык, үзем дә киләчәктә шул һөнәрне сайларга телим. Боинг модельләренең әллә ничә төрен күрдем, түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә булды. Безгә төрле сораулар бирделәр, мин дә җавап бирдем, авиация турында күп укуым ярдәм итте. Президентыбыз безгә Boeing самолеты макеты һәм футбол тубы бүләк итте, бергәләшеп фотога төштек. Әлеге үзәктә булып кайткач, миндә дә шунда эшләү теләге туды. Максатыма ирешермен дип уйлыйм.
    Виталий безгә Кызыл Мәйданга, Космонавтика музеена алып барулары, анда космоска беренче булып очкан Юрий Гагаринның шәхси әйберләрен, "космонавт" этләр - Белка белән Стрелканың сыннарын күрүе турында да мавыктыргыч итеп сөйләде.
    - Ә Татарстанда абсолют чемпион булып калуыма килгәндә, мин бу җиңүгә ышанычлы төстә бардым. Әлеге җиңүдән соң, самолетлар, космос белән тагын да күбрәк беләсем килде, катыргыдан, пластик шешәләрдән самолет модельләре эшли башладым. Шигырьләр язам, биергә-җыр­ларга яратам, беренче класстан дүртенчегә кадәр отличник идем, хәзер ударник.
    - Авыл мәктәбендә белем алучы улымның шундый зур җиңүенә бик горурландым. "ЭКО" мәктәптән тыш үзәге аша мәктәбебездә оештырылган авиамодельләштерү түгәрәгенә бик яратып йөри ул. Аңа кадәр андый мавыгуы юк иде аның. Бушлай өстәмә белем алуына шатланам.Безнең балаларда самолетларга зур кызыксыну уята алганы өчен җитәкчеләре Евгений Дунаевка аеруча рәхмәтлемен, - диде Виталийның әнисе Рената.
    "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Сирень Гарифуллин сүзләренә караганда, максатлары - укучыларны техникага тарту һәм өстәмә белем бирү түгәрәкләренә кызыксыну уяту. Авиамодельләштерү түгәрәге Ульянково, Хуҗа Хәсән, Колаңгы мәктәп­ләрендә һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшли, ә калган мәктәпләрдә балалар белән күбесенчә хезмәт укытучылары шөгыльләнә. Автомодельләштерү, робот техникасы һәм кораблар төзү буенча да түгәрәкләр эшли. Укучылар модельне башта материалда сурәтли. Шуннан соң аны кисеп, самолет, планерларның моделен җыялар. Әлеге техник иҗат юнәлеше белән кечесе дә, олысы да кызыксына.
    Бүген үз куллары белән кәгазь самолет модельләре очырган Виталийның, кем белә, бәлки балачак хыялы тормышка ашар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: