Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Колаңгы төзелеш мәйданына әверелә

    19 апрель - районыбызның туган көне. Бу датаны кайбычлылар елның-елында нәтиҗәле хезмәт уңышлары белән каршылый. Халыкның тырышлыгы, туган җиргә карата чиксез мәхәббәте Кайбычыбызны көннән көн ямьле, матур, көчле итә.

    Без, журналистлар исә, барлык күңелле үзгәрешләрне газетабыз битләрендә яктыртып барабыз. Күптән түгел тагын бер яхшы хәбәр иреште: районыбызның ике авыл җирлеге миллионышар сумлык грант отты. Болар - Колаңгы һәм Багай авыл җирлекләре. 21 апрельдә билгеләп үтеләчәк һөнәри бәйрәмнәренә зур бүләк бу!

    Татарстан авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча әлеге конкурс ел саен үткәрелә. Аның максаты - торак пунктларны социаль-икътисади яктан үстерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм җирле дәрәҗәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен өстәмә чыганаклар җәлеп итү. Җиңүчеләр еллык эшчәнлек нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнә. Авыл җирлегенең салым һәм салым булмаган керемнәре, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары һәм мөгезле эре терлек саны, торак төзелеше исәпкә алына. Бәйгегә республикадагы 217 муниципалитеттан гариза кереп, 104е җиңүче дип табылды.

    Өч торак пунктны - Колаңгы станциясен, Түбән Колаңгы һәм Бәли авылларын берләштергән бу авыл җирлегендә 633 кеше яши. Биредә 200 шәхси хуҗалык һәм күпфатирлы бер йорт бар. Күпчелек халкы руслар тәшкил иткән җирлектә татар, чуваш һәм башка милләт кешеләре дус-тату яшиләр.

    Демографик хәлгә килгәндә, узган елда ике бала туган, биш кеше бакыйлыкка күчкән. Алты кеше күчеп киткән, тугыз кеше кайткан.

    Хәзерге Колаңгыны моннан берничә ел элек булганы белән чагыштырырлык та түгел, ул, чын-чынлап, төзелешләр үзәгенә әверелде. Республика дәрәҗәсендәге данлыклы элеваторга шактый зур күләмле реконструкция ясалды, юл чатында гүзәл мәчет барлыкка килде. Мәчет белән беррәттән, православие динен тотучылар өчен гыйбадәт йорты төзергә планлаштыралар. Заманча спорт мәйданчыгы, фельдшер-акушерлык пунктын, китапханә һәм мәдәният учагын үз эченә алган күп функцияле үзәк сафка басты. Болар барысы да шушы бер-ике елда башкарылган эшләр. Казаннан кайтканда-киткәндә Колаңгыда күзгә күренеп күтәрелгән йортларга барыбыз да игътибар итәбез. Болай барса, биредә үзенә бер бистә барлыкка киләчәк. Ә хәзергә төзелешләр гөрли. Миллион сумлык грант нәкъ менә шушы төзелешләр өчен бирелде дә инде.

    - Юл буендагы 27 гектар җирне төзелешләр өчен дип алган идек. Биредән күп балалы 16 гаиләгә җир участогы бүлеп бирдек. Җир алып төзелеш башларга теләүчеләр тагын бар. Хәзер моның өчен өстәмә участоклар булдыру юнәлешендә эш алып барабыз. Бәлидән - биш, Колаңгыдан 30 гектар җирне генераль планга керттек, - диде авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов.

    - Грант акчасына нинди эшләр башкарырга планлаштырасыз?

    - Бәли авылына Кайбыч ягыннан вак таштан юл салырга җыенабыз, аны «Агрохимсервис» җәмгыяте башкарачак.

    Язга чыккач төзелешләр тагын да җанланды. Колаңгы үсә, Колаңгы яшәрә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: