Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Колаңгыдан 90 яшьлек юбилярга Россия Президенты бүләк җибәргән

    12 августта Бәли авылында яшәүче Анна Матвеевна Клешева үзенең 90 яшьлек бюилеен билгеләп үтте.

    Юбилярны котларга район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова, Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов, секретаре Илсөяр Сибгатуллина, авыл җирлеге ветераннар Советы рәисе Валентина Полякова, Колаңгы ашлык кабул итү пункты директоры Илгиз Моглиев килгән иде.

    Дания Бәдертдинова Анна Матвеевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тәбрикләү сүзләре язылган открыткаларын һәм бүләк тапшырды. Кунаклар юбилярга бары иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарыннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: