Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Конкурс игълан ителде

    Казанда Универсиада-2013нең рәсми ачылу һәм ябылу тантанасы һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк 45 мең урынлы стадион исеменә конкурс игълан ителде.

    Конкурс ике этапта үткәрелә:
    - беренче этап - 2013 елның 18-24 гыйнварда конкурс кысаларында теләге булган һәркем түбәндәге адрес белән «конкурс» билгесе куелган стадионга үзе уйлап тапкан исемнең үз вариантын электрон почта аша җибәрәр ала: pr@tatar-inform.ru
    - икенче этап агымдагы елның 25-31 гыйнварына кадәр үткәрелә һәм «Татар-информ» МА сайтында беренче тур йомгаклары буенча ачык тавыш бирүдән гыйбарәт. Анда һәркем тәкъдим ителгән вариантның берсе өчен тавыш бирә ала.
    Конкурс нәтиҗәләре Матбугат һәм массакүләм коммуникация республика агентлыгы һәм «Татар-информ» МА сайтларында конкурс тәмамланганнан соң ук игълан ителәчәк, җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылачак.
    Конкурсны Матбугат һәм массакүләм коммуникация буенча республика агентлыгы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы үткәрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: