Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман – ак халатлы фәрештәләр авылы

    Бу көнне Кошман мәдәният йортына төркем-төркем халык агылды: карты да, яше дә, бала-чагасы да. Сәбәбен белмәгән кеше Казан артистлары килгән икән дип уйлар иде, мөгаен. Ә анда китапханәчебез Гөлия Сафиуллина игелекле хезмәт ияләре - шәфкать туташларына багышлап"Ак халатлы фәрештәләр" дигән кичә уздырды.

    Медиклар бәйрәме җәй көне июнь аенда бит, дияргә ашыкмагыз. Гөлия апа ак халатлы шәфкать ияләре белән очрашуны ап-ак карлы кыш көнендә акушерлар көненә туры китереп үткәрде. Очрашуга дүрт буын чакырылган иде: үзләренең хезмәт юлын салкын медпунктларда сырма өстеннән ак халат киеп башлап җибәрүче буын вәкилләре дә, яраткан хезмәтләрен башлауга 25 елдан артып китүчеләр дә, профессиональ хезмәт стажлары 10 елдан 25 елга кадәрге яшьрәк шәфкать туташлары да, шул ук хезмәтнең иң кирәкле һөнәр икәнлеген аңлап, медицина көллиятләрендә белем алучы студентлар да катнашты анда.

    Кичә Фәнис Яруллинның "Ак халатлы шәфкать ияләре" дигән шигыре белән башланып китте:

    Сезнең кулда безнең саулыгыбыз,

    Сезнең кулда хәтта дөнья яме.

    Рәхмәт сезгә, рәхмәт, олы җанлы

    Ак халатлы шәфкать ияләре.

    Әлбәттә, сүз иң беренче сугыштан соңгы авыр елларда медпунктларны мичкә утын ягып та җылытып бетерә алмаган заманнарда хезмәт юлларын башлап киткән Назирә апа Ганиева, Рәшидә апа Шиһапова, Рәшидә апа Халитоваларның тормыш йомгакларын сүтүдән башланды. Гиппократ антына тугры калып, "Алтын утта, адәм эштә сынала" девизы буенча яшәп, 40 елдан артык гомерләрен халык сәламәтлеге сагында булды алар. Якты йөзләре, ягымлы сүзләре белән дә авыруларга яшәү көче, куәт өстәгән бу изге шәфкать ияләре алдында баш ими мөмкин түгел!

    Назирә апабыз Ганиева декабрь аенда гына 77 яшендә безнең арабыздан мәңгелек йортына күчте. Без аны бик юксынабыз, ихтирам белән искә алабыз. Аның турындагы якты истәлекләребез рухына дога булып баруына, шундый изге, мәрхәмәтле кешенең урыны җәннәттә булуына чын күңелдән ышанабыз. Назирә Исмәгыйль кызы хезмәт юлын 1957 елда, Казан медицина училищесының акушерлык бүлеген тәмамлап, Кошманда башлап җибәрә. Авылда фельдшер, акушерларның иң югары категорияле табибка тиң булган заманнар бу. Төрле йогышлы авырулар, тимерәү, бет, корчаңгы, өстәвенә трахома киң таралган. Авылда балалар күп туа, һәр йортта 5-6дан ким түгел, хәтта 10ар балалы гаиләләр дә бар. Ләкин яшь Назирә беркайчан да зарланмый, һәр авыруны медикаментлар белән генә түгел, ягымлы карашы, йомшак куллары белән дә дәвалый.

    Җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле Рәшидә апа Шиһапова белән бергә үтә аның хезмәт юллары. Рәшидә апа - Кошман кызы. Җидееллык мәктәпне "5" билгеләренә генә тәмамлаган кыз документларын Казан медучилищесына тапшырса да, тормыш юллары аны Волгоград шәһәренә эшкә алып китә. Ләкин хыялы барыннан да көчлерәк булып чыга - Волжск медицина училищесының фельдшер-акушерлык бүлеген тәмамлап, 1962 елда туган авылына эшкә кайта.Үз эшен бик яратып 36 ел хезмәт куя ул. Хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, 1983 елда "Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау отличнигы" билгесенә лаек була.

    - Гомер узганы сизелмәде дә, без тудырып, карап үстергән малай-кызлар инде ни арада әби-бабай, дәү әти-дәү әни булырга да өлгерде, аларның оныкларына карап, балачаклары күз алдына килә,"- ди Рашидә апа, хатирәләрен барлап.

    Рәшидә Хәмзә кызы Халитованы Кайбыч районында белмәгән кеше сирәктер, чөнки 50 елга якын хезмәт юлының 40ын ул Кайбыч үзәк сырхауханәсендә шәфкать туташы булып эшләп үткәрде. Картлык буенча пенсиягә чыккач та, алты ел хезмәтеннән аерылмады, кечкенәдән хыялланган хезмәте аның яшәвенең төп мәгънәсенә әверелгән, аннан соң җитәкчеләрнең дә үз эшен намус белән башкарган шәфкать туташыннан колак кагасылары килми. Сәламәтлек сагындагы нәтиҗәле һәм 50 еллык хезмәте өчен Рашидә апа күп санлы Мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнгән.

    Һөнәр буыннан-буынга күчкән

    Шәфкать туташы гаиләсендә туган балалар әниләренең шәфкатьлелегенә, миһербанлы һәм ярдәмчел булуларына сокланып, алардан үрнәк алып тәрбияләнә, минемчә.

    Кайбыч үзәк сырхауханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче Эльмира Сәгъдиева - Рашидә Халитованың династия дәвамчысы. Кечкенәдән үк әнисе һөнәренә мөкиббән китә кызчык, үскәч табиб булырга хыяллана. Кайбыч урта мәктәбен тәмамлагач, югары уку йортына конкурс зур булу сәбәпле, документларын Казан медучилищесына тапшыра. 1984 елда кулына диплом алгач, Казанда калырга теләмичә, туган авылына кайта да сырхауханәгә шәфкать туташы булып урнаша. 1988 елдан бирле ашыгыч ярдәм бүлегендә фельдшер ул. 5 нче сыйныфта укучы кызы Ләйсән дә иншасында әнисе кебек үк игелекле һөнәр сайларга җыенуын горурланып яза. Димәк, династия дәвам итәчәк!

    "Үткен, җитез, сүзе белән дә кәефне күтәрә, урамда очратсаң да, авыру-борчуларыңны оныттыра" дисәләр, димәк, сүз Гөлфизә Хәйретдинова турында барыр. Ул да әнисе Назирә апаның һөнәрен дәвам иттерүче. 17 ел йогышлы авырулар бүлегендә эшләү дәверендә һәр авыруга күңел җылысыннан да өлеш чыгара, һәркем белән уртак тел таба. Үрнәк килен, сөекле тормыш иптәше, ике кызының яраткан әнисе дә әле ул.

    Моннан 30 ел элек Кошман сигезьеллык мәктәбен уңышлы тәмамлаган өч кыз, бер дә икеләнмичә, Казан медицина училищесына юл тота. Җирдәге иң җаваплы, игелекле һөнәрне сайлаган бу кызлар - бүгенге көндә Кайбыч үзәк сырхауханәсендә тәҗрибә туплаган шәфкать туташлары Резидә Насретдинова, Гөлсирә, Роза Гарифуллиналар.

    Резидә хезмәт юлын Казанда хирургия бүлегендә башлый. 1991елдан Кайбыч үзәк сырхауханәсендә шәфкать туташы , соңрак шул бүлектә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Аның тормышта ике таянычы бар: берсе - яраткан хезмәте, икенчесе - тату гаиләсе. Аның да буыннар чылбыры дәвам итәчәк, икенче кызы Алия медицина көллиятендә 3 курста белем үрләрен яулый.

    Гөлсирә Яруллина да хезмәт чыныгуын Казан каласында акушер буларак ала. 5 елдан соң яраткан егетенә кияүгә чыгып, туган якларына кайта.Үз эшенең остасы булган Гөлсирәнең сменасын терапия бүлегендә дәваланучылар сагынып көтеп ала. "Куллары шифалы аның, уколларын да сизми каласың, система куямы, башкасынмы - һәр процедураны үтә дә пөхтәлек, төгәллек белән башкара", - диләр аның турында.

    Авыл кешесе авырып китсә, иң беренче медпунктка юл тота, анда барырлык чамасы булмаса, авыл фельдшерының номерын җыя. Шул өлкәдә эшләгән кеше бәйрәм, ял, йокы белән хисаплашмый, аның эш расписаниесен халык төзи. Кошман авылы фельдшеры Рузилә Шәрәфиева хакында бу сүзләр. Диплом алгач, юллама буенча Арча сырхауханәсендә ике ел терапия бүлегендә эшләгәннән соң, гаилә коргач, Кошманына кайта. Авылдашларының аны яратып, "фәрештә" белән тиңләве дә хак: көн дими, төн дими, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авырулар янына ашыга шәфкать иясе.

    Шәфкатьле ир-егетебез дә бар бит әле безнең Кошманда. Рузалит Фәезов та медицина белгечлеген Буада үзләштерә. Кайбычта ашыгыч ярдәм бүлегендә башлап җибәрә ул үзенең хезмәт юлын. "Куллары йомшак, сихәтле, һәркемгә ачык йөзле, үз эшен яратып башкара" диләр аның турында кошманлылар.

    Авылыбызны хаклы рәвештә "ак халатлы фәрештәләр төбәге" дип атарга булыр иде, мөгаен. Төрле оешмаларда эшләүче, үз һөнәрләренә тугры, зур җаваплылык белән эшләүче ак халатлы апа-кызларыбыз байтак безнең. Иске Чәчкаб авылы кызлары, апалы-сеңелле Гөлия Дәүликамова һәм Сәвия Гыйниятуллина, Кече Кайбычта туып-үскән Нәфилә Мусиева, Кече Урсак кызы Раилә Хәйруллина, Яшел Үзән төбәге кызлары Миләүшә Нәҗметдинова, Гөлнара Борһановалар - әнә шундыйлардан. Кошманга килен булып килгән бу ханымнарны ярдәмчел, тыйнак, уңган булулары өчен авылдашлар үз итте - әйтерсең лә, безнең чишмә суын эчеп, болыннарда тәгәрәп үскәннәр! Очрашуга алар да чакырылган иде. Һәрбер шәфкать иясенә җыр багышланды, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаның җырлавын аеруча үз итте халык. Бер тында узды бу бәйрәм, аны оештыручы - китапханәче Гөлия апа Сафиуллинага рәхмәт укып таралдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: