Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман авыл җирлегендә үзара салым акчасын ничек кулланалар? Фотолар.

    Үзара салым программасының авыл җирлекләре өчен зур ярдәм икәнлеген кайбычлылар белеп өлгерде инде. Референдум нигезендә халыктан җыелган һәр бер сум акчага хөкүмәт дүртәр сум өстәгәч, байтак кына эшләр башкарырдай акча җыела. Алдагы елларда районыбыз авылларында аның хисабына зират рәшәткәләре алыштырылды, юллар төзелде, сусызлыктан интегүчеләрнең проблемалары хәл ителде, күпер һәм чишмәләр...

    - Безнең җирлектә быел 627 кешедән 313 мең 500 сум акча җыелды. Былтыр да, быел да без районда беренчеләрдән булып үзара салым акчасын җыеп счетка керттек. Җирлектә яшәүчеләрнең программаның әһәмиятле булуын аңлап, анда актив катнашулары мактауга лаек, - диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. - Республикадан субсидия кергәнче үк, унике төрле пунктта планлаштырылган эшләрне башлап җибәрдек. Бүгенге көнгә җирлек буенча аларның яртысы башкарылган. Безнең алда ел ахырына кадәр халыкка ышандырган барлык эшләрне үтәү бурычы тора.
    Җирлек башлыгы белән авылның үзара салым акчасы ярдәмендә икенче сулыш алган урыннарыннан үтәбез. Көтүлек җирендәге "Ташлы кизләү" дип йөртелүче чишмә төзекләндерелгән. Аның чыганагын чистартып, бетон боҗралар утыртканнар, терлекләр эчерү өчен буа буганнар. Шулай ук Югары һәм Түбән Кошман ягындагы халык күп йөрүче ике чишмә дә бүгенге көндә икенче яшьлеген кичерә. Аларның тирә-юне агачлардан чис­тартылган. Ике чишмәгә дә илтүче күперләрне ясаганнар, бирегә килүчеләр хәзер яңа басмаларга басып кер чайкый һәм су алачак. Яңгырлы вакытларда да ышык булачак, чөнки ике чишмәгә дә матур итеп түбә корып куйганнар.
    - Безнең яктагы чишмәнең улагын да алыштырдылар. Аңа илтүче юл да, тирәсе дә танымаслык булып үзгәрде. Урамыбыз­да яшәүчеләрнең күбесе аш-суга суны көндәлек моннан алып менә, - диде чишмәгә төшкән Диләрә Насретдинова. - Олы кешеләргә монда төшеп менүе аеруча кыен иде. Хәзер алай түгел, баскан саен бу уңайлыкларны тудыручыларга рәхмәт укыйбыз. Үзара салым акчасына узган ел да авылыбызда күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылды. Авыллар, анда яшәүче халык өчен эшләүче бу программаның файдасы күз алдында, алар алга таба да тормышка ашырылсын иде.
    Кошманда үзара салым акчасына чишмәләр төзекләндерү белән генә чикләнмиләр. Авылның халык телендә Әтрәч дип йөртелә торган ягындагы хәзер кулланылышта булмаган 190 метр озынлыкта зират тирәсе тотылган. Бүгенге көндә Урсак урман хуҗалыгындагы су башнясы тирәсен, санитария таләпләренә туры китереп, заманча материаллар белән әйләндереп алу эшләре бара.
    - Бу эшләрнең подрядчигы - Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге "Заман" җәмгыя­те. Аларны авылыбыз­ның тырыш егетләре - Илдар һәм Айрат Насретдиновлар намус белән пөхтә итеп башкара, - диде Лилия ханым һәм үзгәреш кичергән урыннарның элек төшергән фотоларын күрсәтте. Әлеге сурәтләргә карадым да, уйга калдым. Райондагы үзгәреш кичергән барлык авылларны күз алдыннан кичердем. Үзара салым программасы гамәлдә булмаса, җир белән күк аермасы дип әйтерлек бу эшләр үтәлмәс иде бит. Әлеге программа - авыл халкының проблемаларын хәл итү өчен менә дигән ярдәм ул, дигән сүзләрне беркем дә инкарь итмәс, мөгаен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: