Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман авылында “Нәсел җебе – шәҗәрә” бәйрәме үтте

    Бу язмамны сорау­мөрәҗәгать белән башлыйсым килә. Мөхтәрәм газета укучыларыбыз! Сез җиде буын бабагызны беләсезме? Ә Кошман авылында аннан да күбрәк - сигез, тугыз, һәтта ун буын бабасын белүчеләр бар. Алар белән мин әлеге авылның мәдәният йортында үткәрелгән "Нәсел җебе - шәҗәрә" дип исемләнгән бәйрәмдә аралашып кайттым.

    Бик игелекле эшкә алына Кошман авылы китапханәчесе Гөлия апа Сафиуллина - "Җиде буын бабаңны беләсеңме?" дигән бәйге үткәрә ул. Игелекле, чөнки бу бәйге балаларда да, өлкәннәрдә дә зур кызыксыну уята, үткәннәргә борылып карап, моңа кадәр белмәгән буыннарны ачыкларга этәргеч бирә, элек сирәгрәк аралашкан туганнарның арасын якынайта.
    - Соңгы елларда милләттәшләребезнең шәҗә­рәләрне өйрәнә башлавы миндә безнең Кошманыбыз­ның да нәсел тамырларын барлау теләген уятты. Шул максаттан «Җиде буын бабаңны беләсеңме?» дигән бәйге игълан ителде, - диде Гөлия апа. - Ул узган елның 1 ноябреннән агымдагы елның гыйнварына кадәр дәвам итте, барлыгы илле шәҗәрә кабул ителде, араларында икешәр нәсел урын алганнары да бар иде.
    "Нәсел җебем - шәҗәрә" бәйрәмендә әлеге эшләр­дән бик матур күргәзмә оештырылган иде. Арада ниндие генә юк - таблица, схема, агач һәм аның ботак­лары рәвешендәгесе дә, кәгазьдән ясалганы да, тактага яндырып эшләнгәне дә. Өлкәннәрдә дә, балаларда да күп хезмәт куелган бу эшләр зур кызыксыну уятты.
    - Бик кирәкле эш бу, димәк, хәзерге һәм киләчәк буыннар үткәннәрне онытмаячак! Икенче сыйныфта укучы оныгым Язилә шәҗәрә ясауда ярдәм сорагач, белгәннәремне бик теләп әйттем, башка туганнардан өстәмә мәгълүмат алдым. Җыелганнарны тактага яндырып яздылар, - диде Саимә апа Гыйләҗева.
    Бәйрәмне алып баручы Гөлия апа Сафиуллина биш гасырлык шанлы тарихы булган, тирә-юньдә бабачылар авылы буларак дан казанган Кошман авылының үткәне белән таныштырды, шәҗәрә төшенчәсенә аңлатма биреп, аны төзү тәртибен аңлатты. Укучылар исә үзләренең матур җырлары белән шатландыр­ды.
    Алга таба мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин бәйге җиңүчеләренә Мактау кәгазьләре һәм истәлек­ле бүләкләр тапшырды. Иң күп буынлы нәсел шәҗәрәсе номинациясендә Адилә белән Ләйлә Гыйрфановалар һәм Кадрия Хикмәтуллина җиңү яулады. Алар җиде буынлы нәсел агачы төзегәннәр, соңрак Кадрия хәтта аларның исәбен унга кадәр табу бәхетенә ирешә.
    - Бәйгедә катнашып, мин күп кенә ерак бабаларымның исемнәрен белдем. Шәҗәрә ясауда әти-әнием, әби-бабам ярдәм итте, бу эштә ике яктан да карт бабамнар язып калдырган язмаларны кулландык, - диде ул.
    Иҗади төзелгән шәҗәрә дип Ләйлә Хәйретдинова, Гадел Садриев һәм Фәнил белән Фәнис Фәизовларның эше танылды. Оригиналь шәҗәрә титулына Язилә Гыйләҗеваның тактага яндырып эшләнгән нәсел агачы лаек булды. Айзилә Салаватуллина, Илсаф Саттаров, Алия белән Илнур Әхмәтшиннар һәм Айсылу белән Айрат Шәрәфиевлар кызыксындыру бүләгенә ия булды. Өлкәннәр арасында ике яклап та тирән тамырлы, тармакланып үскән нәсел агачы төзегән башлангыч сыйныфлар укытучысы Мәдинә Хәмидуллина җиңүгә иреште. Бу шәҗәрәләр үз эченә ике йөзләп исемне сыйдырган.
    - Укучыларым берәм-берәм шәҗәрәләр алып килә башлагач, минем дә үземнекен ясыйсым килеп китте. Әтием ягыннан биш, әнием ягыннан тугыз буынны табу бәхетенә ирештем, миңа Кошмандагы туганым Әсхәт абый Хикмәтуллин ярдәм итте. Шулай ук Казандагы, Каратундагы туганнарыма да мөрәҗәгать иттем. Миннән күреп, башка туганнарымда да кызыксыну уянды, - диде Мәдинә ханым.

    Чыннан да, шәҗәрә - үткәннәрдән киләчәккә тәрәзә, ул алдагы буыннарга ачык булырга тиеш. Сез дә кызыксындыгызмы, газета укучыларыбыз. Алайса, шундый эчтәлекле чаралар үткәрегез, без килербез һәм аларны газетабыз битләрендә яктыртырбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: