Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман авылында «Пар канатлар» бәйрәме үтте

    Кошман авылы мәдәният йортында "Пар канатлар" кичәсе үтте.

    Аны авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина һәм китапханәче Гөлия Сафиуллина алып барды.

    Бәйрәмгә агымдагы елда өйләнешкән, биш, ун, унбиш, егерме, утыз, утыз биш, кырык, илле, илле биш һәм алтмыш ел бергә гомер итүче парлар чакырылган иде. Алар танышу һәм кавышу мизгелләрен искә төшереп, хатирәләре белән уртаклашты. Тамашачылар очрашу барышында әлеге парларның гаилә альбомындагы фотографияләрдән төзелгән электрон презентация белән дә танышты. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: