Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман кызы Чулпан “Алтын каләм”не яулаган!

    «Алтын каләм» - гомерләрен журналистика белән бәйләргә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек ул. Анда эләгү - күпләрнең хыялы.

    Минем өчен дә ул шактый вакыт буй җитмәс хыял иде. Ләкин хыяллар чынга аша - менә мин дә быел "Алтын каләм" фестивалендә булып, "Татар матбугаты" төркемендә журналист һөнәренең ачысын-төчесен күреп кайттым. Йокламыйча газеталар чыгару, күренекле кешеләрнең мастер-классларында, очрашуларда катнашу, яңа дуслар табу, йокы дигән әйберне онытып тору - болар барысы да фестивальнең кадерле мизгелләре! Кичен ашыга-ашыга, дедлайнга өлгерим дип, көне буе әзерләгән материалларны тапшыру, тикшертү... Чиктән тыш кызу темпта эшләдек, иҗат иттек. Бер мастер-класстан соң, икенчесенә кергән арада 10 минут «пауза» ясап алабыз да, блокнот, ручкаларны тотып яңадан йөгерәбез. Берләшмәбез кураторлары Эльмира апа Закирова, Линар абый Закиров, Йолдыз апа Миңнуллина җиде көн дәвамында безнең янда булдылар. Аларга бик зур рәхмәт. Киңәшләре белән илһамландырып, җитешсезлекләрне вакытында күрсәтеп, яхшы якка үзгәрттеләр алар мине!

    Минем өчен иң истә калганы беренче каналның махсус корреспонденты Тимур Сираҗиев белән очрашу булды. Ул безгә журналист һөнәренең 5 минусы һәм 5 плюсы турында сөйләде. Миңназыйм абый Сәфәров, Ландыш апа Хөсәенова, Эльмира апа Закирова биргән дәресләр дә бик ошады миңа. Фәрит Мөхәммәтшин белән үзебез пресс-конференция дә уздырдык, хәтта! Карап торышка кырыс кебек тоелса да, бик гади кеше икән ул. Безнең белән теләп аралашты, сорауларыбызга җавап бирде.

    Кулымда - "Алтын каләм"дә бирелгән диплом... Көтеп алынган диплом! Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова кулы куелган дипломда «Татар телендә иң яхшы мәкалә» номинациясендә 2 нче урын" диелгән.

    Рәхмәт сиңа, "Алтын каләм"!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: