Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошман мәктәбе укытучысы Рушания Нәфыйкованы аяклы тарихка тиңлиләр

    Янәшәңдә кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел, тирән белемле, шул ук вакытта гади дә булган хезмәттәшең булуы - үзе бер бәхет.

    Сүзем - утыз елдан артык Кошман мәктәбендә балаларга төпле белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рушания Нәфыйкова турында.

    1960 елның мартында Апас районының ямьле Чирмешән елгасы буена урнашкан Олы Бакырчы авылында Мөхәммәтша абый белән Сәрия апаның тәүге куанычлары булып җиһанга аваз сала ул. Рушания апага бик иртә ятимлек ачысын татырга туры килә. 7 баласын ятим калдырып, Сәрия апа фаҗигале төстә вафат була. Көчле рухлы Мөхәммәтша абый бу кара кайгыны җиңәргә дә үзендә көч таба - җиде балага әни итеп, күрше авылдан Ләйлиҗиһан апаны алып кайта.

    1977 елда Казан дәүләт педагогия училищесын тәмамлап, Мәгариф министрлыгы юлламасы белән Кошман мәктәбенә эшкә кайта ул. Өлкәннәргә игътибарлы, яшьләргә эше белән дә, сүзе белән дә ярдәм итүче Рушания апаны авыл халкы да, укытучылар коллективы да хөрмәт итә. Ул - чын мәгънәсендә, аяклы тарих. Дәресләре үзе бер могҗизага тиң. Укучылары төрле бәйгеләрдә актив катнаша, җиңүләр яулый, олимпиадаларда да, имтиханнар тапшырганда да сынатмый.

    Тырыш, уңган, чибәр кызны авылыбызның чибәр егете Хәмит абый күз уңыннан җибәрми. Өч елдан артык дуслашып йөргәннән соң, гөрләтеп туй ясыйлар. Мәхәббәтләренең татлы җимеше булып Алмазлары дөньяга килә. Хәзер инде Алмаз югары белем алып, үз куышын булдырды. Тормыш иптәше Гүзәл белән әти-әниләренә ике онык бүләк иттеләр.

    Гомер көзе якынлашканда, Рушания апага тагын бер авыр сынау үтәргә туры килде. 31 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер иткән тормыш иптәше Хәмит абыйны рәхимсез авыру иртәрәк алып китте шул. «Тормыш бит ул - кеше өчен сынау. Шул сынауны узу өчен кеше акылын, сабырлыгын, тырышлыгын, түземлелеген эшкә җигәргә тиеш», - дип кабатлый Рушания апа.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: