Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда Җиңү көне уңаеннан митинг булды

    Митингка кадәр авылда "Үлемсез полк" акциясе үтте. Мәктәп укучылары һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде. Бөек Ватан сугышына Кошман 340 кеше киткән, шуның сиксәненә генә туган авылына кайту насыйп була. Бүгенге көндә ике сугыш ветераны - Хәсән Җиһаншин...

    Илебез тынычлыгы хакына үзләрен аямаган әлеге мөхтәрәм кешеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде.

    - Бүгенге көн шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да. Районыбызның һәр авылына, һәр урамына, һәр йортына сугыш тамгасы сугылган, - диде ул. -Дәһшәтле елларның ярасы әле бүген дә йөрәгегезне тырныйдыр. Сезнең һәрберегез алдында баш иеп, исәнлек-саулык һәм иминлек телим!

    Котлау һәм рәхмәт сүзләрен авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, район Ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова да ирештерде. Чара мәктәп укучылары һәм укытучылары чыгышы белән үрелеп барды. Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган, кайтканнан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар, алар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре куйдылар. Теләгән кеше солдат боткасыннан да авыз итте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: