Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманда Нәсимә Абзалованың китабын тәкъдим итү кичәсе булды

    Шигърият дигән илаһи дөньяга битараф булмаган кошманлылар мәдәният йортына җыелды. Авылдашыбыз Нәсимә апа Абзалованың «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү кичәсе уңаеннан булды бу очрашу. Әлеге шигырь җыентыгын Нәсимә апаның балалары, әниләренең июнь аенда булып узган 85яшьлек юбилее уңаеннан, аңа бүләк итеп чыгарган. Китап авторы шактый еллар...

    Шигъри-музыкаль чараны авылыбызның китапханәчесе Гөлия Сафиуллина укытучы Розалия Садриева белән бергәләп алып бардылар. Гөлия апа Нәсимә апа Абзалованың тормышы, һөнәри эшчәнлеге, иҗаты турында бай мәгълүмат туплаган. Китап чыгару да аның идеясе.
    - Узган ел азагында Нәсимә ханымның шигырьләре белән танышканда, үзем өчен өр-яңа дөнья, шигырь дөньясын ачтым. Шуннан соң, аның иҗатын туплап, китап бастырып булмасмы икән, дигән уй килде, - диде Гөлия апа. - Төп максатым - шигырьләрен авылдашларыма җиткерү иде. Бу хакта шагыйрәнең кызы Наилә апа белән дә сөйләштем. Ул минем теләгемне хуплады һәм аны тормышка ашыру мөмкин булуын әйтте. Ташка баскан тарих югалмас, дип, төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрне тупладык, менә шундый матур китап дөнья күрде.
    Җыентыкның исеменә килгәндә, ул Нәсимә апаның «Чәчкәләрнең нигә кирәге бар?» дигән шигыре исеме белән аталган. Фәритенә багышлап, йөрәк хисен кушып, моннан илле ел элек яза ул аны. Түбән Камада яшәүче композитор Илһам Хисмәтуллин әлеге шигырьгә көй иҗат иткән. Туксанынчы елларда популяр булган әлеге җырны ишетмәгән кеше сирәктер. Нәсимә апа аны Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында яратып тыңлый. Китапны тәкъдим итү кичәсендә аны тамашачыларга Инсаф Хәмзин җырлап бирде. Җыентыкның тышлыгын шагыйрәнең яраткан чәчәге пион бизи. Китапта 68 шигырь урын алган. Алар яшәү мәгънәсе, әнкәйне, туган җирне сагыну, мәхәббәт турында. Балалар өчен язылганнары да бар. Кичәдә мәктәп укучылары башкаруында ул шигырьләрне дә ишеттек.
    Кешенең яшәгән һәр көне - үзе бер китап бите кебек. Нәсимә Абзалованың да гомер китабы бик калын. Тумышы белән җырларда җырланган Сарман якларыннан ул. Гаиләдә дүрт абыйсыннан соң көтеп алынган төпчек кыз. Ләкин иркәләнеп үсәргә туры килми аңа. Алар буынына тормышның авыр чоры туры килә. Өстәвенә, әтиләре Дәүләтхан абый сугыш кырында башын сала. Әниләре Мәгъсүмә апа балаларын берүзе аякка бастыра. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Нәсимә шунда секретарь булып эшли. Аннан соң балалар йортында тәрбияче вазифаларын да үти. Яшь кызда белемен тагын да арттыру теләге көчле була. Ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлый. Югары белемле яшь белгечне Кайбыч районы газетасына эшкә җибәрәләр. Беренче елны ул хатлар бүлеге мөдире, аннары җаваплы секретарь булып эшли. Кайбыч аның өчен бик якын төбәккә әйләнә. Чөнки ул биредә гомерлек насыйп ярын - Фәритен очрата. Мәхәббәткә корылган матур гаилә - Абзаловлар гаиләсе барлыкка килә. Редакциядәге эшен бик ярата Нәсимә апа. Ләкин 1962 елда, район Буага күчерелгәч, редакция ябыла һәм ул бу вакыйганы авыр кичерә. Янында ышанычлы тормыш иптәше булганга, кыенлыклар тора-бара онытыла. Шуннан соң язмыш Нәсимә Дәүләтхан кызын мәктәпкә алып килә, калган хезмәт юлын ул балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул укыткан укытучылар арасында аны өлге итеп алып, мөгаллим булып киткәннәре дә бар. Гөлшаһидә Сабирова - шуларның берсе.
    - Ирле-хатынлы Абзаловлар безнең мәктәпкә килгәндә, бишенче класска күчкән идек. Фәрит абый математикадан, Нәсимә апа рус теле һәм әдәбиятыннан укытты. Аның тормышчан фикерләве, үз-үзен тотышы, киенү стиле, кешеләр белән аралашуы бик ошый иде безгә. Нәсимә апа мәктәптә укыган елларда ук: «Гөлшаһидә, сиңа укытучы булырга кирәк», дип әйтә килде. Минем журналист буласым килгән иде, ләкин остазымның тәкъдимен истә тотып, укытучы һөнәрен сайладым. Шул рәвешле, укытучым һөнәр сайлау­га юнәлеш бирүче булды, - диде Гөлшаһидә апа Сабирова.
    Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафинаны да Нәсимә Абзалова укыткан, аларның класс җитәкчесе дә булган.
    - Укытучым миңа рус теле һәм әдәбиятыннан ныклы белем бирде. Ул үткәргән дәресләр, аның атлап йөрүләре, матур итеп чәчен җыюлары бүгенгедәй күз алдында, - диде ул. - Абзаловлар - авылыбызның иң үрнәк гаиләләренең берсе. Нәсимә апаның китабы чыгуына мин бик шат. Аны кат-кат укырбыз әле, гомер буена сакланачак истәлек бу.
    Ә Рушания апа Нәфыйкова белән Нәсимә апа хезмәттәшләр булган.
    - Унтугыз яшемдә юллама белән Кошман мәктәбенә эшкә килдем мин. Бер елдан соң Нәсимә апа белән Фәрит абый да монда укыта башлады, - дип искә алды ул. - Нәсимә апа мәктәбебезгә яңалык алып килде. Ул, үзе генә иҗат итеп калмыйча, аның серләрен балаларга да өйрәтте, «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәген оештырды. Берничә ел бергә эшләдек. Хезмәттәшем лаеклы ялга чыккач, татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, түгәрәк эшен алып бару миңа күчте.
    Әнә шундый укучылары, эшен дәвам итүчеләре, гаиләсе белән бәхетле ул Нәсимә апа.
    Бәхетле мин!
    Бер үземә нур сибүче кояшым бар,
    Йолдызлар белән бизәлгән
    Зәңгәр күгем, - дип яза шагыйрә.
    Ә Фәрит абый үзен бәхетле дип саныймы соң? Гөлия апа әнә шул сорау белән аның үзенә мөрәҗәгать итте.
    - Бик авыр сорау бу. Аңа төрле кеше төрлечә җавап бирә. Бәхетле булу өчен өч шартның үтәлүе кирәк - сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм акча булу. Бәхет акчада түгел, дисәләр дә, ансыз кешенең ашарына да, эчәренә дә, кием-салымы да булмый һәм ул үзен бәхетле итеп тоймый. Мин сезнең барыгызга да әнә шул бәхетне телим, - диде ул. - Нәсимә апагыз да «Тормыш юлын бергә башлаганбыз, ахыргача бергә булыйк без. Авырлыклар килсә, бергә уртаклашыйк, шатлыкларны бергә бүлик», дип язган. Аның теләге әнә шундый булган, ул тормышка аша дип уйлыйм, ашсын иде дип телим.
    Әнә шулай, кулга-кул тотынышып, иңне иңгә куеп, шатлык-борчуларны бүлешеп, бергә 60 ел гомер итә, мәхәббәтне сак­лап, зөбәрҗәт туйга җитә Фәрит абый белән Нәсимә апа. Биш бала - өч кыз, ике малай үстереп аякка бастыралар. Аларның үткән юлы җиде оныклары һәм бер оныкчык­лары өчен дә үрнәк булып тора.
    - Балаларыбыз, оныкларыбыз бу китапны кадерләп сакласын, ул дәү әниләреннән бер истәлек булып калсын, аны онытмасыннар иде. Җыентыкны чыгаруда безгә этәргеч биргән, иҗат җимешләрен авылдашларыбызга, гомумән, шигырь сөючеләргә җиткерүдә янып-көеп йөргән Гөлия Сафиуллинага, әниебезне хөрмәт итүче авылдашларыбызга рәхмәтле без, - диде шагыйрәнең кызы Наилә апа.
    Очрашуда катнашкан һәркем яңа китап белән кайтып китте. Мин дә шул бәхетлеләр рәтендә. Китапны ачуга ук, иң элек «Мин гашыйк» дигән шигырен укыдым. «Мин һаман да гашыйк тормышка» дип язган авылдашыбызның бу җыентыгы шигырь сөючеләрнең китап киштәсендә лаеклы урынын табар, аны кабат-кабат ачып укырлар дип ышанасы килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: