Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманда “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды

Яшәү өчен үз куышың, кайтып керергә җылы өең, баш очыңда түбәң булу - бәхет ул.

Торак мәсьәләсе кискен торган хәзерге заманда төрле программалар ярдәмгә килә. "Ятим балаларны торак белән тәэмин итү" республика программасы да бу мәсьәләне хәл итүнең нәтиҗәле юлы. Әлеге программа ярдәмендә соңгы биш елда безнең районда 18 ятимнең үз өе булды. Аларның алтысына фатир Казан, Яшел Үзән, Чаллы шәһәрләрендә бирелсә, уникесе үзебезнең җирлектә тораклы булган. Ике ятимгә - Ульянководан Наталья Щепанцовага һәм Кошманнан Виктор Казаковка өр-яңа йорт ачкычларын тантаналы төстә әле узган атнада гына тапшырдылар.
Урсак урман хуҗалыгы поселогында туып- үскән Виктор Казаковка йортны Кошманда салганнар. Ул Колаңгыдагы җәмгыятьтә эшли. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырган йорт ачкычын ул бәхет кошы тоткандай кабул итеп алды. Викторның шатлыгын уртак­лашырга район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова, авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина, сеңлесе Алеся белән аны тәрбиягә алган Рушания Лотфуллина да килгән иде.
- Бу йортны төзүдә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәтле мин. Бүләк итеп бирелгән өстәл-урындыклар, гардин һәм челтәрләр өчен дә бик шатландым. Кошманнан Колаңгыга эшкә йөрергә дә якынрак, - диде Виктор.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ятимнәрне кайгыртканы өчен хөкүмәткә рәхмәтен белдерде. Виктор Казаковка матур гаилә коруын, яңа йортта бәхет-шатлык кына булуын, анда балалар тавышы яңгырап торуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманда “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” республика программасы буенча төзелгән йорт файдал...