Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманнан Мотыйгуллиннар гаиләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашуда катнашты

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашу­га Кошман авылыннан барган Мотыйгуллиннар гаиләсе матур гомер юлы уза. Журналист кызлары язмасында да бу ачык күренә. Әлеге очрашуга җибәрүчеләргә рәхмәтле, Президентның гаиләләрне шулай зурлавына шат алар.

    Әлхәмдүлилләһ, без, өч бөртек кыз, ярату, наз, кайгыртуны тоеп, гаилә җылысына, мәхәббәткә төрелеп үстек. Бер-берсенә "сөек­лем" дип дәшмәсәләр дә, мәхәббәт аңлатуларын күргәнебез булмаса да, әткәй белән әни арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныклыгын, яратуның илаһи, саф булуын күреп-белеп тордык. Гүя алар арасында ниндидер сихри дулкын бар, гүя ул дулкында без дә тибрә­ләбез... Һәм бу дулкыннар безнең гаиләбездәге һәркемне бәхетле итә.
    Әниебез Нурания Фоат кызы тумышы белән Яшел Үзән районының Яке авылыннан. Арча педагогия училищесын тәмамлагач, юллама белән килеп чыга ул тау ягына. Балаларны чын күңелдән яраткан, укытучы һөнәрен җаваплы миссия итеп кабул иткән яшь педагог тиз арада коллегаларының да, авыл халкының да мәхәббәтен яулап өлгергән. Менә шул гүзәл чәчәкне безнең әткәй - инде акыл утырткан, армия шулпаларын күптән чөмереп кайт­кан, шофер булып эшләп йөргән әткәебез Сәлимулла күреп алган да инде. Хисләр бер күрүдә үк бөтереп алганмы аларны, әллә инде сөйләшә-аралаша башлагач кына бөреләнгәнме - монысын бүген алар үзләре дә хәтерләмидер. Хәер, анысы мөһим дә түгел бит хәзер.
    1977 елның мартында Галимулла бабай белән Мәсхүдә әбием йортында әткәй белән әнигә никах укылган. Дүрт елдан сугыш ветераны булган бабабыз 61 яшендә якты дөнья белән хушлашкан. Йортыбызның иң хөрмәтле кешесе булып, әбиебез 91 яшенә кадәр гомер итте. Безнең өйдә өлкәннәр сүзе һәрчак беренче урында булды, иң зур кадер-хөрмәт аларга күрсәтелде. Әткәй белән әни безгә - кызларына да өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләде, кечелек­ле, ягымлы булыр­га өйрәтте. Әлбәттә, сүз белән генә түгел - беренче чиратта, эш-гамәлләре белән. Гомумән, әткәй белән әни безгә биргән тәрбиянең никадәр дөрес булуына менә хәзер, үзебез әни булгач кына төшенәбез бугай. Кайчак артык кырыс, хәтта усал да тоелган әни тәртәдән чыкмаска, буразнаны боз­маска өйрәнер өчен шулай эшләгән икән. Без дә балаларыбызга шундый дөрес тәрбия бирә алсак икән ул!
    ... Алар безне һәрчак сабыр булырга өндәделәр. Нинди генә авырлык килсә дә. Балачакта тез башы ертылса да, мәктәптә дүртле куйсалар да (югыйсә, укып, ятлап бардың бит!), кемдер яла якса яки гаебең булмыйча да авыр сүз әйтсәләр, рәнҗетсәләр... Яисә менә үсә төшкәч, инде хәзер үзебез дә гаиләле булгач, тормышның вак һәм эре гаделсезлекләренә юлыга башлагач та, әткәйнең безгә сүзе гел бер: "Сабыр бул, кызым. Вакыты җиткәч, тормыш һәр нәрсәне дә үз урынына куя ул..."
    Әни дә гел шулай ди безнең: "Сабыр ит, кызым, Аллаһы Тәгалә күрүче дә, белүче дә, һәркем үзенә тиешлесен алыр. Таш белән атканга аш белән атарга кирәк..." Үзләре шулай гомер иткәнгә, сабыр итеп яшәгәндә генә тормыш зилзиләләрен үтеп булганлыгын тәгаен белгәнгә күрә шулай ди бит алар. Әнә шул сабырлык, мәрхәмәтлелек, итагатьлелек, тыйнаклык кебек асыл сыйфатлар безгә дә әти-әние­бездәге кебек мулдан бирелгән булса иде ул...
    ...Туган нигезебезгә тәүлекнең кайсы гына вакытында кайтып керсәк тә, "Кайттыгызмы, кызым?!" дип, кочак җәеп каршы алырга әткәй белән әни булуы - бүген безнең өчен иң зур бәхет. Көнозын вак-төяк мәшәкатьләр белән йорт тирәсендә парлап кайнашуыгыз, азан тавышын көтеп алып, парлап намаз укуыгыз, чакрымнар аша "нихәлләрегез бар, кызым?!" дип көн дә телефоннан шалтыратуыгыз - менә шул безнең өчен бәхет. Тагын озак еллар тигезлектә, сәламәт, көр рухлы, шат күңелле булып, безне сөендереп яшәргә насыйп әйләсен иде сезгә, кадерлеләребез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: