Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманнан яңа гына өйләнешкән Лилия һәм Альберт Шәфиевлар хәйрия акциясенә үз өлешен кертте

    Әле шушы көннәрдә генә гөрләтеп туйларын үткәргән яшь парлар - Кошманнан Лилия белән Альберт Шәфиевлар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә үз өлешен кертте.

    9 август көнне район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә алар тантаналы төстә язылышты. ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина, яшьләргә бәхетле озын гомер юлы, мәхәббәтләренең мәңгелек булуын теләде. Безнең районда мәктәпкә керүче ярдәмгә мохтаҗ балаларга ярдәм оештырылуы турында әйткәч, Шәфиевлар, берсүзсез, махсус тартмага акча салдылар. Бу игелекле гамәлгә тантанага килгән туганнары, дуслары да кушылды. Изге гамәлләр белән башланып киткән гаилә тормышыгыз бәхетле булсын, Лилия һәм Альберт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: