Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кошманның “Тиенкәй ” балалар бакчасында гадәти булмаган бәйрәм булды. ФОТОРЕПОРТАЖ

    Әниләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәм алдагыларыннан аерылып торды. Бу юлы бәйрәм программасы рус телендә булды. Балалар әниләр турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады һәм биеде. Шулай ук әниләр өчен дә кызыклы уеннар үткәрелде.

    Алар балаларының эчкерсез хисләре һәм теләкләре яздырылган видеоролик та карады. Ахырдан әниләр балалары белән бергәләп чәй эчтеләр. Нәниләрдә ике телгә дә ярату тәрбияләүче Илһамия апалары Сәлаховага, Светлана апалары Халиковага , Дилә апалары Әсәдуллинага һәм музыкаль җитәкчеләре Айгөл апалары Кадыйровага шундый матур бәйрәм өчен зур рәхмәт!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: