Ульянково терлекчеләре 1 Май бәйрәмен фермада каршы алачак

Яңа елдан соң түземсезлек белән көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе - 1 Майдыр, мөгаен. Килешәсездер, кояшлы язгы көннәре белән генә түгел, озакка сузылган яллары белән дә күңелләрне җылыта ул. Яз һәм Хезмәт бәйрәме дип аталуы да юкка гына түгел: авыл кешесенә язгы эшләрне башларга менә дигән вакыт!
Ә кайберәүләр өчен май бәйрәме ни дә, яз бәйрәме ни. Аерма юк, чөнки аларның хезмәте бер генә көн дә ялны белми - терлекчеләрне әйтүем. Ульянково авылында яшәүче Татьяна һәм Петр Дементьевлар, мәсәлән, гадәттәгечә, бәйрәмнәрдә дә фермага, маллары янына ашыгачак. Гаилә башлыгы Ульянководагы терлекчелек фермасын җитәкли, уңган хуҗабикә сыер сава. Яшьләрне хезмәт урыны таныштырган, дүрт ай очрашып йөргәннән соң кавышканнар. Кызлары Евгениягә инде 10 яшь, ә игезәкләр Никита белән Дениска әле яшь ярым гына булып килә.
- Көзгә балалар бакчасына бирәчәкбез, әлегә мин эштә вакытта туганым ярдәмгә килә. Декрет ялымның да бер аен гына өйдә утырдым, авыл җирендә хезмәт итмичә генә көн итеп буламы соң?! - ди ана.
Хуҗаларның уңганлыгы турында өйләре, каралты-куралары да сөйли. «Ана» (Гаилә) капиталына Ульянковода йорт сатып алганнар, аны җиренә җиткезеп төзекләндергәннәр. Авылда яшь белгечләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән махсус программа буенча якын киләчәктә тагын да киңәергә исәпләре юк түгел. Күпбалалы гаиләнең өметләре зурдан, киләчәккә ышаныч бар, чөнки эш шартлары канәгатьләндерә, хезмәт хакы даими түләнә.
- Кая без юк, шунда яхшы, диләрме әле?! Әлбәттә, иптәшемнең дә, минем дә эш җиңелләрдән димәс идем. "Шәһәр ягына каерырга иде, туган" дип, "киңәш" бирүчеләр булмады түгел. Туган җиребез авылда булгач, җир кешесенең канына сеңгән хезмәтне башкарып яшәргә язсын, дим. Иптәшем дә үзем сыман авыл җанлы булды, - диде игезәкләрнең әтисе Петр.
Хезмәт агачының мул җимешләрен татып, гаиләгезне тагын да ишәйтеп, башкаларга үрнәк булып яшәгез, Дементьевлар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.18400
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.13200
-
15 май 2022 - 10:24Кайбычта яшь армиячеләр йорты ачылды Районда 16 яшь армиячеләр отряды 457 баланы колачлый. Аларның бергәләп җыелу урыны барлыкка килде.21400
-
13 май 2022 - 17:06Кайбыч районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдылар Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, «Ак Барс” банкның “Кайбыч №1” өстәмә офисы җитәкчесе Илсия Хафизова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.23100
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.36400
-
10 май 2022 - 21:02Мөрәле авылы өлкәннәре Кәрим Тинчурин исемендәге театрга Җиңү көне уңаеннан күрсәтелгән спектакль карарга барды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Без хәтерлибез!» хәйрия акциясе кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары өчен спектакль күрсәтелде.17400
-
10 май 2022 - 21:00Соравылның мәдәният хезмәткәре Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган күргәзмә әзерләгән - Авылыбызда китапханәче дә, клуб мөдире дә үзем. Күпфункцияле үзәкнең фоейсында урнашкан күргәзмәне китап укучылар да, клубка килүчеләр дә кызыксынып карый.9800
-
9 май 2022 - 15:05Кайбычта ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларын кафеда хөрмәтләделәр Иске Чәчкабтан Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәтулла Заһидуллин, Олы Кайбыч авыл җирлегендәге тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, 9 Май – Җиңү көне уңаеннан оештырылган парадтан соң, бәйрәм табыны артына җыелды.19400
-
7 май 2022 - 14:40Кошманда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды Ул " Үлемсез полк" акциясе белән башланып китте. Укучылар һәм укытучылар яу кырында башын салган, сугышта катнашкан, тылда фидакарь хезмәт куйган авылдашлары, туганнары фотоларын күтәреп, урам әйләнде.47200
-
7 май 2022 - 13:31Чүти авылында Җиңү бәйрәме узды Чүти авылы уртасында урнашкан батырлар һәйкәле янына авылның олысы-кечесе җыелган.43300
-
2 май 2022 - 20:49Олы Урсак авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте Моннан туксан ел элек, җиһанга җылылык һәм ямь алып килгән май аеның икенче көнендә, Апас районы Югары Акхуҗа авылында Гөлсинә исемле кыз дөньяга аваз сала.42000
-
2 май 2022 - 17:01Кушкүл авылы клубы мөдире Лилия Муллина: ”Май бәйрәмнәрендә эшләргә дә, күңел ачарга да өлгерәбез” “Авыл халкы май бәйрәмнәрен, тоташ ял көннәрен зарыгып көтеп ала.35000
-
2 май 2022 - 05:00Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: “Ураза гаете котлы булсын!” Мөселманнар өчен изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. 2 майда – Ураза бәйрәме.20200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яуладыФедоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.9500
-
21 май 2022 - 09:09Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы чыгарылышлары өчен бәйрәм узды Бакча бинасында капиталь ремонт бару сәбәпле, чыгарылыш кичәсе Балалар сәнгать мәктәбе бинасында үтте.18400
-
21 май 2022 - 08:42Кайбычта “Өченче буын” пенсионерлар спартакиадасының муниципаль этабы узды Анда барлык авыл җирлекләреннән дә диярлек йөзгә якын өлкән кеше катнашты.13200
-
20 май 2022 - 10:55Федоровское мәктәбе волейболчылары республика ярышында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады Федоровское мәктәбе волейболчылары республиканың волейбол лигасында берьюлы алтын һәм көмеш медальләр яулады! Әлеге ярышлар тарихында мондый уңышның булганы юк иде әле.9500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика