Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • М-12 трассасы Кайбыч аша. Юл төзелешенең безнең өчен өстенлекләре күп

    Газетада һәм социаль челтәрләрдә «Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» тиз йөрешле автомобиль юлын төзү турындагы язмалар укучыларда зур кызыксыну уятты.

    Әлеге темага багышланган видеороликларны 36 меңнән артык кеше караган, фикерләрен дә язып калдырганнар. Ул фикерләр арасында төрлесе бар, укучыларыбызны кызыксындырган сораулар да күп. Аларны җавапсыз калдырмас өчен, без район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев белән «гасыр төзелеше» турындагы репортажлар циклын башлап җибәрәбез.
    Әңгәмәдәшем, сорауларга төгәл җавап бирү өчен, Мәскәү шәһәрендәге «Союздорпроект» институты тарафыннан тәкъдим ителгән булачак проектның эскизларын өйрәнгән. Без аның белән видеоролик төшерүне Чувашстанның Комсомол районыннан – булачак юлның 589 нчы чакрымыннан башлап җибәрдек. Төзеләчәк юл монда «Ульяновск – Цивильск» федераль трассасы белән кисешәчәк һәм безнең район аша Татарстанга килеп керә.
    – Бу урында зур юл чишелеше булачак һәм яңа юлга да шушыннан килеп керергә мөмкин булачак, – диде Рәмис Рафисович. – Шундый ук чишелешне Югары Ослан районында «Ульяновск – Казан» федераль трассасы белән кисешкән урында төзергә планлаштыралар. Бу юлга эләгү өчен, безнең районда һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр монда Иске Тәрбит яки Чүти авыл җирлекләре аша килергә тиеш. Автомагистраль «Мәскәү – Казан» тимер юлын кабатлый диярлек һәм ул рәвештә сигез этапка бүленгән. Аларның алтынчысы шушы урында тәмамлана, ә Кайбыч районы территориясе тулысынча җиденче этапка керә. Мондый цивилизацияле проект нәтиҗәсендә Кайбычның киләчәктә шәһәр сыман булуына ышанам. Автомагистральне проектлаучылар экологияне кайгырта, флора һәм фаунаны саклауны күздә тота. Чуваш урманнарында, Комсомол һәм Янтик лесхозларында, кыргый хайваннарга юл аша чыгу өчен ике экодук – күпер төзеләчәк.
    Әңгәмәдәшем билгеләп үткәнчә, яңа юл унбер авыл җирлеге җирләре буенча авыллардан читтә узачак. Без аларның һәрберсеннән дә зур масштаблы төзелеш турында кызыклы репортажлар әзерләргә җыенабыз.
    Иске Тәрбит һәм Чүти авыл җирлекләре башлыклары Виталий Тимофеев белән Петр Тараканов бу урыннан Мәскәүгә 4-5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачагын әйтте.
    Киләсе репортажны Иске Тәрбит авыл җирлегеннән әзерләдек. Автомагистраль Кайбыч районына шушы җирлек аша «596 нчы чакрым» билгесе аша килеп керә һәм ул 602 чакрымга кадәр дәвам итә. Алты чакрым озынлыктагы юл участогында өч зур корылма төзеләчәк, «Кайбыч – Камыл» юлы да үзгәреш кичерәчәк. Хәзерге вакытта күп кенә участокларда геологлар, геодезистлар разведка эшләре алып бара.
    – Без бу урында очраклы рәвештә генә басып тормыйбыз. Монда, авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлекләр чыгып йөрү өчен, сигез метр киңлектә 75 метрлы күпер төзеләчәк. Подъездлары белән аның гомуми озынлыгы 639 метр тәшкил итәчәк, – диде Виталий Григорьевич.
    Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, авыл хуҗалыгы өчен бернинди дә кыенлыклар булмаячак. Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, бу басуда зур чокыр бар. Аның аша да 108 метрлы күпер төзү каралган. Кайбыч-Камыл юлы белән автомагистраль киселешендә өченче күпер юлүткәргеч төзелә. Шуңа бәйле рәвештә «Кайбыч-Камыллы» юлы да үзгәреш кичерә: юлның борылыш өлешен (1330 метр) яңадан Соравылдан башлап төзиячәкләр, ул Сәүдияр басуы буйлап уза. Шунда ук район территориясендә әһәмиятлелеге буенча икенче булган ял зонасы төзеләчәк. Дүртенче объект һәм иң зурысы – Ырым елгасы аша төзелүче 14 метр киңлектәге 272 метрлы күпер.
    – Юлның зур булмаган участогы Мәлки авыл җирлеге басуы аша уза, анда бернинди дә корылмалар юк, – диде җирлек башлыгы Федор Поляков. – Басуда 3,6 гектар мәйданда пай җирләре бар.
    – Росавтодор үткәргән матбугат конференциясендә милекчелектә булган җирләрнең халыктан тартып алынмавы турында сөйләделәр. Аны базар бәясеннән сатып алачаклар, – диде Рәмис Хәялиев. – Җир – безнең байлыгыбыз, шуңа күрә аннан халык һәм дәүләт файдасына акыл белән файдаланырга кирәк.
    – Юлның алты чакрымы Хуҗа Хәсән авыл җирлеге территориясеннән уза. Ул бу авылга керә торган урыннан үтә, – диде җирлек башлыгы Светлана Матвеева.
    Без бергә Гөбенә елгасы тирәсендәге болыннарда да булдык. Светлана Петровна автомобильләрнең каршы як полосага күчү урыннарын да күрсәтте. Аны ике яктан да транспорт агымына комачауламас өчен төзиячәкләр. Юл Гөбенә елгасы аша салынучы 209 метрлы күпер аша дәвам итәчәк. Автомагистраль тигез кыр аша Олы Подберезье авыл җирлегенә кереп китә. Ике яклап урманнар үссә дә, юл төзелеше аларга кагылмый.
    Авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмәдән күренгәнчә, авыл кешеләре юл төзелешен хуплый. Рәмис Хәялиев аларның барлык сорауларына да җавап бирергә әзер булуын белдерде. Юл төзелеше турындагы видеоларны газетаның Instagram аккаунтында карагыз.

    М-12 трассасы дүрт полосалы була. Һәр полотноның киңлеге 3,75 метр, алар арасында бүленеш полотносының киңлеге 6 метр тәшкил итә. Җир полотносының гомуми киңлеге – 28,5 метр, юл буйлары белән 75 метр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: