Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Марат Әхмәтов: “Кайбычта икмәк булачак!”

    Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кайбыч кырларын карагач: «Быел Кайбычта икмәк булачак, моның шулай икәнлеген мин үз күзләрем белән күрдем», - диде.

    Аграр министр безгә, Апас кырлары белән танышканнан соң, вертолетта килде. Кайбыч чигендә аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм «Ак Барс» агрохолдингы генераль директоры урынбасары Камил Галиев каршы алды. Район кырларында урып-җыю барышын вертолеттан кабат күзәттеләр һәм Федоровскоедагы көзге бодай кырына төштеләр. Биредә аларны хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар каршы алды. Марат Әхмәтов, вертолеттан төшүгә үк, иген басуына юнәлде һәм тук башакларны кулына алды да бу басуның уңдырышлылыгы күпме булуы турында сорады. Монда элиталы «Скиптер» сортлы көзге бодай үсә һәм аның гектарыннан 33әр центнер уңыш чыга. Басуда 12 комбайн эшли.

    - Кайбычта быел уңыш булачагы иген кырларыгыздан күренеп тора. Мин ел әйләнәсе районнарда булам: сез язгы кыр эшләрен дә оешкан төстә сыйфатлы итеп төгәлләдегез, уракка да вакытында керештегез, - диде Марат Әхмәтов. -Икмәк бәяләренә килгәндә, без аны сезгә атна ахырларында хәбәр итәрбез. Әлегә күршеләр -

    Самара, Ульяновск һәм үзәк Россиядәге бәяләрне өйрәнәбез. Әмма икмәккә бәя бик артыр дип уйламыйм. Кубаньда урак төгәлләнеп килә һәм алар бу елның рекордлы ел булуын әйтә, тулаем ашлыклары узган елгыдан 300 мең тоннага артыграк. Ростов, Ставропольда уңыш югары. Идел буе федераль округында иң югары уңдырышлылык әлегә Татарстанда. Быел шикәр чөгендере уңышы да югары булыр дип көтелә. Әмма шикәргә бәя төшә. Узган ел шикәр заводлары чөгендерне иске бәядән алды да, шикәрне яңа бәядән сатып, яхшы гына керем алды.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин министрга, уракны Татарстанның мөстәкыйльлеге көненә төгәлләүне максат итеп куюларын әйтеп, сыер, кәҗәләр асраучыларга акчалата ярдәм күрсәтүләре өчен район халкы исеменнән рәхмәтен белдерде.

    - Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү - иң өстенлекле юнәлешләребезнең берсе, - диде аңа җавап итеп министр һәм терлек асрауның хезмәт тәрбиясе дә икәнлегенә басым ясап, алга таба да мондый ярдәм булачагын әйтте.

    Марат Әхмәтов Кайбычтагы җитәкчеләрнең күбесен таный. «Яңа юл» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Тимершинга да: «Ничек хәлләр Рамил, син язгы чәчүне беренче төгәлләп, уракны да алдан бетерә идең», - диде.

    - Көзге бодай урагы төгәлләнде, гектарыннан 23 центнер уңыш чыкты. Арпаның уңдырышлылыгы күпкә югарырак булыр дип уйлыйм, - дип җавап бирде җитәкче.

    - Менә бит, республикадагы ике район әле уракка да керешмәгән, ә син инде уракның яртысына җиткәнсең, - диде елмаеп Марат Әхмәтов.

    Министр Кайбычта урак барышыннан канәгать булып китте, игенчеләргә уңышлар теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: