Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Май чабу бәйрәмендә

    Ял көне керәшен татарлары һәм руслар яшәгән авылларның барысында да диярлек борынгыдан килүче Май чабу бәйрәмен гөрләтеп уздырдылар.

    Иске Тәрбит, Зур Тәрбит, Мәлки авылларында миңа да кояш символы булган май коймагыннан авыз итәргә, уен-көлкеле тамашада күңел ачып кайтырга насыйп булды. Май чабу көннәрендә коймак ашамасаң, елың уңышлы булмый, дигән ырым да бар икән.

    Юлдашым, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, машинасын туктатып, Турминскийдан Мәлки ягына җәяүләп юлга чыккан әбиләрне утыртты. Хуҗа Хәсәннекеләр булып чыктылар, чиркәүгә килгәннәр икән.

    - Бүген Май чабуның җиденче көне, аннан соң кырык көнлек православие уразасына керәбез, шуңа службага килдек, - диде әбиләрнең берсе.

    Бераз сүзсез баргач:

    - Кичерегез безне, - дип куйды.- Бу якшәмбе "Пручти көн", ягъни кичерешү көне бит, бөтен белгән кешеләрдән, рәнҗеткән булсам, кичер мине дип, бер-береңнән гафу үтенергә кирәк.

    Мәлкигә килеп җиткәч, авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов та безгә Май чабуның атна буе дәвам итүе, бәйрәмнең һәр көне аерым аталуы турында сөйләде. Дүшәмбе - очрашулар, сишәмбе - уеннар, чәршәмбе - сыйлану, пәнҗешәмбе - уен-көлке, җомга - әби коймагы, шимбә - печкәчәмдә кунакта, якшәмбе - кичерешү көне икән.

    - Борын-борынгыдан, мәҗүсилек чорыннан ук килүче Май чабу бәйрәме котлы булсын. Гореф-гадәтләр әнә шулай гасырлардан гасырларга саклансын. "Авылыбыз бик ямьле, яме булмас, без киткәч", - дип җырлыйсыз. Әмма узган ел сезнең җирлеккә караган Иске Тәрбит, Камыллы, Соравыл авылларында бер генә бала да тумавы бер дә куанычлы хәл түгел. Сабыйлар тумаса, авылның киләчәге булырмы соң? Авыллар яшәсен дисәк, демографияне уңай якка үзгәртергә кирәк, - дип теләкләрен җиткерде Рәмис Рафисович, халыкны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән котлап.

    Иске Тәрбиттә бәйрәмнең иң кызган өлешенә туры килдек. "Сәүдияр" фольклор ансамбле Май чабу җырларын яңгырата, гармунчы Михаил Герасимов өздереп бию көйләрен уйный, яшьләр, өлкәннәр такмак әйтә-әйтә бии, зур самоварда чәй кайный, табаларда чыжлап коймак пешә, бөтен җиргә шашлык исе таралган. Авыл егетләре Вячеслав Васильев, Руслан Тимофеев, Сергей Русов, Иван Николаев, Казаннан әбисенә кунакка кайткан Евгений Никитин, кайсы үз атын, кайсы күршеләренекен шарлар, кульяулык, яулыклар, чигүле сөлгеләр, чәчәкләр белән бизәгән. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев бәйрәмдә халыкның гел шулай актив булуын билгеләп үтте.

    Зур Тәрбиттә дә бөтен авыл халкы катнашында узды бәйрәм. Удмуртиянең Буранлы әбиләреннән бер дә калышмаучы "Миләшкәй" фольклор ансамбле әбиләре җырларны өздерде генә. Аларга яшьләр, балалар, өлкәннәр кушылды. Армия сафларында әле яңа гына хезмәт итеп кайткан Александр Петров, бизәлгән җигүле атында балаларны урам әйләндерде. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Козлов халыкка котлау сүзләрен ирештерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: