Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәктәп ашханәләрендә ничек ашаталар?!

    - Бездә бик тәмле ашаталар! - Иң тәмле ризыклар - безнең ашханәдә! - Ышанмасагыз кереп карагыз!

    Ышансам да, кереп карарга булдым әле. Чөнки мәктәп ашханәсенең тәмле чәе - минем укучы чагымның кадерле бер истәлеге ул. Ә монда чәй генә түгел, җәй көне җыеп туңдырылган карлыган, гөлҗимештән ясалган бик файдалы компот та бар булып чыкты. Өстәлдә кәбестә салаты, ипи, кайнатма тора. "Бездә һәрвакыт шулай, кичә менә винегрет иде", - ди дежур укучылар. Әйтергә дә онытып торам, мин - тәмле исләр аңкып торган Федоровское авылы мәктәбе ашханәсендә. Бүгенге менюда: рассольник ашы, балык белән макарон, җиләк-җимештән компот, ипи һәм яшелчә салаты. Әлбәттә, мәктәп ашханәсендә моның кадәр сый булуы һәрбер әти-әнигә зур шатлыктыр ул! Шәһәр мәктәп­ләрендәге ашханәләр белән чагыштырып булмый бу байлыкны. Чөнки җиләк-җимешне, яшелчәне мәктәп бакчасында үзләре карап үстерә укучылар. Эше барның - сые бар, менә шуңа күрә безнең өстәлләрдән салатлар, кайнатмалар төшми дә инде!
    Һәр ай саен мәктәп ашханәләрендә туклану өчен бер балага көненә уртача 25 сум 50 тиен акча тотыла. Шуның 12 сум 50 тиенен әти-­әниләр түли, 6 сум 50 тиенен хөкүмәт субсидияли, калган 6 сум 50 тиен кулланылган яшелчәләр хисабыннан исәп­ләнелә.
    Бу елның башыннан Кайбыч районы башкарма комитеты күп балалы гаиләләрдә үсүче балаларны мәктәптә бушлай ашатырга дигән карар кабул иткән иде. Бу очракта гаиләдә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге дүрт һәм аннан да күбрәк бала булуы күздә тотыла. Безнең районда мондый 44 гаилә исәпләнә икән. Балаларны бушлай ашату өчен әти-­әниләрнең кирәкле документларын җыеп тапшыру гына зарур. Шулай ук, Кайбыч районының социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева мәктәпләрдә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның да бушлай ашатылуы турында хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләрдә хәзер мәктәп админстрациясе каршында төзелгән махсус комиссияләр эшли. Нәкъ менә шул комиссия баланың гаилә хәленә карап бушлай ашау-ашамавын хәл итә. Болар барысы да гаиләләргә зур ярдәм, әлбәттә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: