Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлки авылында узган бәйрәмнән репортаж

    Районыбызда уңышлы эшләп килүче Гаилә кыйммәтләрен саклауга булышлык итү үзәге әледән-әле эчтәлекле чаралар үткәреп тора. Әле ел ярым элек кенә оешуына карамастан, Надежда Ермолаева җитәкчелегендәге әлеге үзәкнең башкарган эшләре шактый. Шундый чараларның тагын берсе - Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София көне уңаеннан Мәлки авылындагы күп функция­ле үзәктә үткәрелде.

    Анда барлыгы биш гаилә чакырылган иде - Хуҗа Хә­сәннән Мария һәм Владимир Таймасовлар, Турминскийдан Татьяна һәм Альберт Ивановлар, Иске Тәрбиттән Энҗе Майорова, Олы Тәрбиттән Алевтина һәм Владлен Исаевлар, Мәлкидән Алевтина һәм Вячеслав Крысановлар. Алар барысы да балалары белән килгән иде.

    Иң элек әлеге үзәкнең җитәкчесе Надежда анакай гаиләләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм гаилә кыйм­мәтләре төшенчәсенә аңлатма бирде. Алга таба төрле кызыклы конкурслар үткәрелде, алар табышмакларга җаваплар тапты, начар гадәтләрнең кешеләргә китергән зыяны турында фикер алышты. Әти-әниләр бергәләп бәхетле булу серләре белән дә уртаклашты. Күпчелек сәламәт булса, яратса һәм яратылса, канәгатьлек хисе бирүче эше булса, кеше бәхетле була дигән фикерен ирештерде.

    - Балаларыбыз матур гына үсеп килә, үзләреннән олыларга хөрмәтле, кечеләргә ярдәмчел кешеләр булсалар, бәхет шул, минемчә, -диде өч бала анасы Мария Таймасова.

    «Гаилә кыйммәтләре сезнең өчен нәрсә ул?» дигән сорауга әти-әниләр бертавыштан «Балалар!» дип җавап бирде.

    - Минем өчен ул һәм кызларымның авырмавы, иртән шау-гөр килеп мәктәпкә җыенулары бик кадерле, - диде Турминскийдан җиде бала анасы Татьяна Иванова.

    Алга таба гаиләләр үзләренең чыгышларын тәкъдим итте. Алдынгы савымчы Мария белән аның тормыш иптәше Владимир Таймасов­ларның кызы Альбина бик матур итеп керәшен халык җырын башкарды. Алевтина Исаева чуваш телендә үзе иҗат иткән шигырен укыды. Ксения Крысанова исә табигатьтә алтын көз хакимлек иткән көннәрдә яз турында шигырь сөйләп, барысын да хыялда әлеге ел фасылына алып килде. Татьяна Иванованың улы Кирилл, кызлары Инга һәм Ангелина белән әни турында башкарган җырлары барысының да күңелләрен нечкәрткәндер, мөгаен.

    Кыскасы, әлеге эчтәлекле ча­рада һәр гаилә актив катнашты. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды һәм изге теләкләрен ирештерде:

    - Бүгенге чарада катнашучы гаиләләр барысы да башкаларга үрнәк итеп куярлык. Сез балаларыгызга тиешле тәрбия бирәсез. Алар сезгә беркайчан да борчу-хәсрәт китермәсен! Барыгызга да тыныч-имин һәм мул тормыш телим!

    Чара ахырында Турминский чиркәвеннән Николай атакай Вера, Надежда, Любовь һәм аларның әниләре София көнен билгеләп үтү тарихы белән таныштырды.

    Әлеге кичәнең башыннан ахырына кадәр кешене яшәтүче иң олы хисләр - ышаныч, өмет һәм мәхәббәткә мәдхия җырланды. Гаилә кыйммәтләрен саклауга булышлык итү үзәгендә шөгыльләнүче берсеннән-берсе сәләтле балалар башкарган җыр-биюләр һәм шигырьләр аны тагын да җанландырды.

    - Бу бәйрәм безгә бик ошады, - диде Алевтина Исаева.

    Надежда анакай теләгәнчә, һәр йортта мәхәббәт хакимлек итсен, күңелләрдә ышаныч яшәсен һәм барлык кешеләрнең дә барыр юлларын өмет нуры яктыртсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: