Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлки авылының бердәнбер сугыш ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Язмыш сынаулары аша, Бөек Ватан сугышы кырларын үтеп, үзенең 90 яшьлек юбилеена килеп җиткән Мәлки авылында яшәүче сугыш ветераны Николай Александров бүгенге көндә котлаулар кабул итә.

    Юбилярны котларга килгән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиның иң изге теләкләре язылган тәбрикләү открыткаларын, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов та ветеранга рәхмәтен белдерде.
    Өлкән яшьтә булуына, сугыш юлларын үтүенә карамастан, Николай Алексеевич үзен яхшы хис итә, хәтере яхшы. Сугышта күргәннәре турында озаклап сөйләп утырды ул.. Юбиляр турыда тулырак материалны газетаның киләсе саннарыннан укый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: