Районда көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башлау гамәлгә кертелә башлады. Кече Мәме авыл җирлегеннән старт алган бу эш барлык авыл җирлекләренә дә кагыла һәм моны нигездә бар җирдә дә хуплап кабул иттеләр. Ә инде асылын аңлап бетермәгән урыннарда халык белән очрашулар үткәрелә. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Чүтидә һәм Мәлкидә узган...
Мәлки авылында шушы яңалыкка, баш-аягы белән каршы килеп, ризасызлыгын белдерүчеләр үзләре җыелышка килүне кирәк дип тапмаган.«Безнең авылда концертка да, җыелышларга да һаман шул ук кешеләр йөри инде», -дип куйды арадан бер апа. Югыйсә, килгән булсалар, аларның да фикере үзгәргән булыр иде. Җыелыш башланганда кызып-кызып сөйләүчеләр дә ахырга таба тынычланды, чөнки сорауларына кире каккысыз дәлилләнгән җаваплар ишеттеләр. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы булып әле ике ай гына эшләүче Федор Поляков башлап җибәрде.
- Әлеге вазифага керешүемә әле бик аз вакыт узды, әмма шактый чәчем агарырга өлгерде инде, - дип башлады ул чыгышын. - Авыл җирлегенә ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итәләр, аларга ничек тә булышырга тырышабыз. Сезнең үтенеч буенча лампочкалар куйдык, башкасын да эшләдек. Ә менә без ярдәм сорагач, кайберәүләр качу ягын карый. Чүп-чар мәсьәләсе - иң авырткан урыныбыз. Капчыклап чүп җыю бездә дә башланды. Әмма арада барыбер гомуми кагыйдәләргә буйсынырга теләмәүчеләр, килешүгә кул куймаучылар бар. Шул ук вакытта Байморза белән Кыр Буасында бөтен кеше дә моның белән ризалашты, чүп җыйган көнне акчаларын тотып чыгучылар да бар иде. Мәлкидә 5 декабрьдә көнкүреш калдыклары җыеп киттеләр, шул ук көнне кемдер, чүплеккә дә барып җитә алмыйча, капчыгы белән кукуруз чәкәннәре түгеп киткән. Кем икәнлеген белсәгез дә, әйтмисез, ә менә бушлай аракы саталар дисәң, бөтен авыл сөйли.
Залда утыручыларның зарлары да Федор Поляковныкына тәңгәл. «Чүп- чарны теләсә кая түгәләр, Гөбенә буйларын пычраталар, пычрак сулар бакчабызга, урамга агып төшә». Күренеп тора, авылның экологик чисталыгы күпләрне борчый. Шул ук вакытта «Көнкүреш калдыклары түккән өчен йортта яшәүче һәр кешедән 50 сум җыю дөрес түгел, аны бер йортка шулай билгеләргә кирәк.» «Безнең өйдә көнкүреш калдыгы юк». «Кемдер ун капчык чүп чыгара, кемнеңдер ул ярты капчыкка да җыелмый. Без ни өчен бертөрле түләргә тиеш соң?» - дигән сораулар еш яңгырады. Сорау бирүчеләрнең берсен дә бүлдермичә тыңлаганнан соң, Рәмис Хәялиев сүз алды.
- Җыелыш булачагы турында белеп тә монда килмәүчеләр, без көнкүреш калдыкларын үзәкләшкән тәртиптә җыюга каршы һәм килешүгә кул куймыйча, акча түләүдән котылып калабыз, дип уйлаганнардыр, бәлки. Әмма ялгышалар. Теләсә кая чүп түгү алга таба да дәвам итсә, аяк басарлык урын калырмы икән соң? Мондый башбаштаклык сездә генә түгел, бөтен район буенча күзәтелә, - диде ул. - Авыллардагы каты көнкүреш калдыкларын түгү урыннары, авыл җирлекләренең башкарма комитеты карарында «чүп-чарны вакытлыча җыю урыны», дип языла. Менә хәзер шул вакытлыча дигән сүзне юкка чыгарыр чак җитте. Авыллардагы чүплекләрне бөтенләй бетереп, аны Олы Кайбыч белән Иске Чәчкаб авыллары арасындагы полигонга гына ташыячаклар. Аңа лицензия алу бик мәшәкатьле, күп чыгымнар таләп итте. Күп районнарда, шул исәптән күршеләребез Югары Осланда да, өчәр-бишәр ел буена көнкүреш калдыкларын авылларда әнә шулай капчыкларда җыялар. Кайберләрендә хезмәт күрсәткән өчен бәяләр бездәге кебек бер кеше башына 50 сум түгел, ә 60 сум, аны киләсе елның гыйнварыннан арттырырга җыенучылары да бар. Бездәге сумма транспортка тоткан һәм башка чыгымнарны күздә тотып билгеләнде. Башка җирләрдә кеше башыннан түгел, ә бер йорттан 60 сум гына җыялар дип әйтүчегез дә булды, бу дөреслеккә туры килми. Ялгызы гына яшәүче әбинең көнкүреш калдыклары сигез кешелек гаиләнекеннән әллә ничә тапкыр азрак икәнлеге болай да аңлашыла бит инде. Шулай булгач, түләү ничек бер төрле була ала? Кыскасы, каты көнкүреш калдыклары җыю районыбызда гамәлгә кертелә һәм аннан беркем дә читтә кала алмый.
Рәмис Хәялиев район прокурорының «Кайбыч таңнары» газетасының 15 сентябрь санында басылган шәхси сектордан чүп җыйган өчен һәркем түләргә тиешлеге турындагы мәкаләсен дә укып бирде. Әлеге мәкаләне без кабатлап бастырырга булдык, чөнки ул бүгенге көнгә аваздаш.
Луиза Сөнгатуллина,
автор фотосы
Нет комментариев