Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәле авылы китапханәсендә мөнәҗәтләр кичәсе узды

    Дөрестән дә, татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган әлеге жанрның җанга шифа бирүен Мөрәле авылы китапханәсендә узган мөнәҗәтләр кичәсендә катнашучы һәркем тойгандыр.

    Очрашуга авылның ак яулыклы апалары чакырылган иде, аны китапханәче Миләүшә Әхмәтова алып барды. Ул мөнәҗәт жанрына аңлатма биреп, килеп чыгышы һәм төрләре белән таныштырды, үзе дә аларны әйтеп күрсәтте.
    - Эчтәлеге буенча мөнәҗәтләр дүрт төркемгә бүленә - дини-фәлсәфи, туган ил, ана һәм бала, яшәү һәм үлем турында, - диде Миләүшә Әхмәтова.
    Алга таба һәр темага аерым-аерым мөнәҗәтләр әйтелде. Аларны авылның апалары берәм-берәм дә, бергәләп тә яңгыратты. Назирә апа Әдиятова Мәүлид ае турында мөнәҗәт әйтте, аннары апалар бергәләп "Аятел Көрси" догасын укыды һәм аны мөнәҗәт итеп тә көйләде. Флюра апа Мөхетдинованың әнисе, аны дөньяга тудыргач, унөч сәгатьтән соң вафат була. Флюра апа әнисенә ирештерергә теләгән хисләрен мөнәҗәт итеп яза. Очрашуда ул ана һәм бала, яшәү һәм үлем темаларына караган иҗат җимешен тәкъдим итте. Флюра апаның кызы, авылның мәдәният йорты җитәкчесе Венера Фруэнтова да, Рузания апа Мусаева, Фәүзия апа Билалиева, Сания апа Сәлахиева һәм Мәдинә апа Хисамиева да мөнәҗәтләр әйтте. Сания апа үзенең хаҗга барып кайтуы, анда күргәннәре турында тәэсирле итеп сөйләде, туган илдән аерылуның никадәр авыр икәнлеген, читтә йөргәндә аны ни дәрәҗәдә сагынуын ирештерде.
    Авыл фельдшеры Фәридә Сибгатованың "Синнән башка без дә бәхетсез" дигән чыгышы мәрхүм булган аналарга багышланды, ник сүндердең, әнкәй, учагың дип өзгәләнде ул.
    Мәктәп укучылары да мөнәҗәтләргә битараф түгел икән. Илсинә Садриева "Тәүбә кылыйк" дип исемләнгән әсәрне тәкъдим итте. Миләүшә Гобәева Мөрәле авылы шагыйрәсе Асия апа Гыйбадуллинаның "Өлкәннәргә" шигырен сәнгатьле итеп сөйләде. Әлеге эчтәлекле, җылы очрашуда ак яулыклы Асия апа үзе дә катнашты.
    - Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләрне көйгә салып та, шигъри формада да әйтеп була, - диде ул.
    Асия апа Гыйбадуллина бик теләп шигырьләрен укыды. "Умырзая кебек үрлибез, матур юлдан барсак иде, гомерләр бер генә бирелә, аны заяга уздырмыйк!", дигән теләкләрен ирештерде ул аларны тәкъдим иткәндә. Шагыйрә үзенең "Туган җирдә мин бәхетле" дигән шигырен мөнәҗәт итеп көйләде.
    Чыннан да, туган җирдә яшәп, туган телебездә сөйләшеп, халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлый һәм аларны киләчәк буыннарга җиткерә алуыбыз белән бәхетле без. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъ­мәтҗанова кичәдә катнашкан ак яулыклы әбиләргә дә, аны оештыручылар - китапханәче Миләүшә Әхмәтова белән мәдәният йорты җитәкчесе Венера Фруэнтовага да ихлас рәхмәтен белдерде. Халкыбыз­ның тутыкмас күңел энҗеләрен барлауга юнәлдерелгән бу очрашу һаман да уйландыра, анда әйтелгән мөнәҗәтләр җанга рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: