Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәле авылында "Нәүрүз" бәйрәме узды

    Мөрәле мәдәният йортында Нәүрүз - язны каршылау бәйрәме шау-гөр килеп узды. Ул халкыбызның борынгыдан калган, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырыла торган күркәм йоласы. "Нәүрүз" фарсы телендә "яңа көн" дигәнне аңлата. Көн белән төн тоташкан, тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләргә, бер-беребезгә ягымлы булырга, ике кулыгызны биреп күрешергә кирәк.

    Бәйрәм, бүген табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн дигән сүзләрдән башланып китте. Чыннан да, кояш ул көнне, болытлар арасыннан чыгып, килгән кунакларның күңелен сөендерде. Нәүрүзне бәйрәм итәргә дип күрше авыллардан да килгәннәр.
    Авыл халкын бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова котлады.
    Чарага Нәүрүзбикә, Кояш, бабай белән әби, көн һәм төн геройлары килгәннәр. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүз командалары көч сынашты. Алар йомырка салынган кашык белән, капчык киеп һәм чана тартып йөгерделәр. Икенче команда җитезрәк булып чыкты. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады.
    Бу көнне барысы- олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан кунаклар бергәләп карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйландылар. Ә ул көнне ботка аеруча да тәмле була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: