Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәлегә бишле куйдылар

    Гыйнварның һәр көнендә, якшәмбедән кала, авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары уза. Мөрәледә үткән җыелышта эшчәнлекләренә уңай бәя бирделәр.

    Бу авыл җирлеге чагыштырмача зур: Мөрәледә - 490, Олы Колаңгыда 32 кеше яши. Әмма демографик хәл мактанырлык түгел: былтыр 6 кеше бакыйлыкка күчкән, 4 сабый якты дөньяга аваз салган, өч яшь гаилә барлыкка килгән, бәхеткә, аерылышучылар юк. Узган ел Мөрәледәге Үзәк урамга 1200 метр озынлыкта асфальт, 800 метрга вак таш, Гагарин урамында 600 метрга вак таш юл салынган. Үтенечләрен аяк астына салып таптамаганнары, буш вәгъдәләр белән генә калмаганы өчен, авыл халкы район җитәкчелегенә, "Татавтодор" оешмасының Кайбычтагы участогы коллективына рәхмәтен белдерде. Авылның мәктәбе, балалар бакчасы, капиталь ремонт үткәрелгән мәдәният йорты, китапханәсе, фельдшер-акушерлык пункты бар. 2014 елда ук референдум үткәреп, зират тирәсен, урамны төзекләндергәннәр. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин чыгышыннан күренгәнчә, халыктан салымнар җыю 108 процентка үтәлгән. Терлек асрап, умартачылык белән шөгыльләнеп яшиләр монда. Авыл халкы үз хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне сатудан да шактый өстәмә табыш керткән. Авылда шәхси тракторлар, җиңел, йөк автомобильләре, мотоблоклар саны артуын да үзләрендә җитештерелгән продукциядән керем алуга бәйләделәр. Гаилә фермаларын ачып җибәрүчеләр генә юк, югыйсә, андыйларга хөкүмәт тә ярдәм итә. Ләкин бу эшкә алынырга теләүчеләр табылмаган.

    Авылны эчәр су белән тәэмин итүдә дә кыенлыклар юк түгел. Узган гасырда салынган торбаларның еш тишелүе, колонкаларның ватылып торуы проблеманы тагын да кискенләштерә. Су өчен халыктан җыелган акчаның бер өлеше су трассасын, колонкаларны ремонтлауга, электр энергиясенә, башняга су тутыручыга хезмәт хакы түләүгә тотылган. Авыл урамнарын яктырту буенча кабул ителгән республика программасына шатланып туя алмыйлар: төнлә баганаларда ут яна.

    Мәктәп эшчәнлеге, сәламәтлек, хокук тәртибен саклау буенча эшнең торышы белән мәктәп директоры Лилия Минһаҗева, Фәридә Сибгатова һәм участок уполномоченные Александр Воробьев таныштырды.

    Район прокуроры Руслан Заһретдинов, авыл халкын үзләрен борчыган сораулар буенча һәрвакыт кабул итәргә әзерлеген белдереп, Мөрәле авыл җирлегендә закон бозу очраклары теркәлмәвен белдерде. Җыелышта бар кешене дә тыңлаганнан соң, сүз район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирелде һәм ул:

    - Үзегез күреп торасыз, узган ел авыл җирлеге нәтиҗәле эшләде, бу елга билгеләнгән планнарыгыз тормышка ашты. Башкарган эшләрегез дә шактый. Халык белән киңәшеп, проблемаларны уртага салып сөйләшеп эшләвегезнең матур нәтиҗәсе бу, - диде.

    Ул быел авыл уртасындагы күлне чистарту мәсьәләсенә тукталды, мәктәптә балалар саны аз булуга борчылуын белдерде. Ә укучысы булмаган мәктәпне киләчәктә саклап калуы авыр булачак.-

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: