Мәскәү Кремленнән илебез Президентының котлау хаты бу юлы Кайбыч районының Кече Урсак авылына адресланган иде. Гомере буе колхозда эшләгән Клавдия Кәримовага 90 яшьлек юбилее уңаеннан җибәрелгән иде ул җылы эчтәлекле хат. ТАССР чорында гел хезмәт алдынгысы булган ул.
Клавдия апаның сиксән яшьлек сеңлесе Елена апа урамга ук чыгып каршы алды безне. Кадерле апасын юбилее белән котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова белән аеруча җылы күрештеләр. Чөнки икесе дә Бушанча мәктәбендә математикадан укытканнар. Ул вакытта инде тәҗрибәле педагогка әйләнгән, заманында Алабуга педагогия институтында укыган Елена Әдһәмовна яшь белгечнең остазына әйләнгән.
- Апа белән сеңел бергә яшәүче бу өйдә без еш була идек. Әлеге йортта һәрвакыт татулык хөкем сөрде, бер-береңә хөрмәт яшәде, гел кунакчыл, ачык йөзле булдылар. Инде менә Клавдия апа да туксан яшенә килеп җиткән. Илебез Президентының рәхмәт хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әлеге бүләген сезгә күрсәтелгән хөрмәт билгесе дип кабул итеп алыгыз, -диде ул юбилярга.
Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин да Клавдия Әдһәмовнага җылы теләкләрен җиткерде.
- Сезнең озын гомерле булуыгызга күңелегезнең иркенлеге дә, туган авылыгыз чишмәләренең шифалы суы да, һавасының саф, чиста булуы да этәргеч ясагандыр. Алга таба да бәрәкәтле гомерләр насыйп булсын сезгә. Нинди генә ярдәм кирәк булса да, безгә мөрәҗәгать итегез. Сез кадер-хөрмәткә лаек кешеләр, - диде ул.
- Җылы сүзләрегезгә рәхмәт. Бөек Ватан сугышы башланганда мин унөч яшьлек кыз идем. Әмма, сезнең әле үсмер чагыгыз гына дип, берәү дә кызганмады, 25әр сутый урак ура идек. Урманын да кистек, биш ел сарык фермасында эшләдем, 20 ел сыер саудым. Әтием Әдһәм 1942 елда сугышка китте, ике айдан соң батырларча һәлак булды, өйгә кара хәбәр килде. Әниебез Вәлимә алты бала белән тол калды. Ат белән Чувашиядән орлык ташыйлар иде, - дип искә алды Клавдия апа ул авыр елларны. Тормыштан бер дә зарланмыйбыз. Авылыбыз бик матур, безнең туган бишегебез ул.
Кече Урсак - районнан читтә урнашкан кечкенә авылларның берсе. Шуңа да инде сиксән, туксаннан узган Кәримовалардан яшәешләре, тормыш-көнкүрешләренә бәйле сорауларымны да бирдем. «Табыныгыз тулы тәмле ризык, авылыгызда кибет тә юк, продукцияне каян аласыз?»
- Авылыбызга ике көннең берендә Апастан сатучылар килә, җаның ни тели, шул бар, заказлар да алалар, кайчан килүләрен белеп торабыз. Ипине Кайбычтан китерәләр. Ул яктан бер да борчуыбыз юк безнең, -дип сүзгә кушылды Елена Әдһәмовна.
Габбас Зиннәтуллин әйткәнчә, баштарак авылга бер генә сатучы килеп йөргән булса, хәзер башкасына да рөхсәт биргәннәр. "Үзара көндәшлек булгач, товар бәяләрен югары куя алмыйлар", - диде ул.
«Элек Кече Урсакта фельдшер юк дип, җыелыш саен чыгыш ясыйлар, әллә кайларга шикаятьләр язалар иде, хәзер бу хакта ишетелгәне юк», дигән сүзләремә дә Елена апа җавап бирде.
- Бүгенге көндә ул яктан зарланырга бер нигезебез дә юк. Кошман авылыннан үз машинасында килеп йөрүче фельдшерыбыз Гөлнара Борһанова безнең сәламәтлекне даими кайгырта, өебезгә еш килә, кан басымын үлчи, кирәкле даруларны Олы Кайбычтан алып кайтып бирә. Бушанча авылында да эшли әле ул, ике авылга да өлгерә, - диде ул. - Авылдашыбыз Светлана Биктимерова - безнең социаль хезмәткәр. Узган ел бакчабызга бәрәңге утыртмаска да уйлаган идек, чөнки күп хезмәт сорый. Светланага рәхмәт, бәрәңге утыртышты, нинди эшебез бар, булышырга гына тора. Пенсияне, почтаны вакытында китерәләр.
Булганына шөкер итеп, ил-көннәргә тынычлык теләп, яңа туган һәр көнгә шатланып яшәүче Клавдия һәм Елена апалар мисалында без җирлектә кечкенә авылларга игътибар зур булуын күреп кайттык.
Луиза Сөнгатуллина,
автор фотосы
Нет комментариев