Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбыч халкына рәхмәтле

    "Кайбыч өчен узып баручы ел уңышлы булды. Без барлык дәүләт программаларын да үтәдек, эшчәнлегебезнең бөтен өлкәләрендә дә уңышларыбыз бар. Әле сезнең белән очрашу алдыннан гына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеокиңәшмә узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов анда 2014 ел дәвамында үткән видеокиңәшмәләрдә районнарның эшчәнлеге буенча яңгыраган уңай...

    Район башлыгының "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары белән традицион очрашуында сүз үзеннән-үзе авыл хуҗалыгыннан башланып китте. Игътибар иткәнебез бар: Альберт Рәхмәтуллин һәркөнне эш сәгатен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы белән үз кабинетында сөйләшүдән башлый. "Бу әлеге тармакка иң өстенлекле мәсьәлә итеп карауга бәйлеме?" дигән сорауга ул:

    - Без бит саф авыл хуҗалыгы районы. Халкыбызның күпчелек өлеше шушы өлкәдә эшли, аларга уңай эш шартлары тудыру, нәтиҗәле хезмәткә омтылу, продуктлылыкны арттыру - төп бурычыбыз, - диде. - Агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшеп эшләвебезнең нәтиҗәсе бар: ике ел инде без терлекчелек буенча республикада беренче унлыкта барабыз. Һөнәрем буенча ветеринария врачы булгангамы, терлекчелек тармагы аеруча якын миңа. Елның 365 көнендә дә эш белән мәшгуль алар.

    барысын да кабул итәм

    Район башлыгының иртән эшкә килүен машинасы туктый торган урында ук сагалап торучыларны да еш күрәбез. Эш кабинетына өченче катка кадәр күтәрелгәнче әллә никадәр проблеманы хәл итә ул шулай.

    - Халыкны кабул итү көне рәсми рәвештә сишәмбе булса да, мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире борганым юк. Һаваланып йөрү, үзеңне әллә кемгә кую минем характерда түгел. Күбрәк нинди йомыш белән киләләрме? Беренче урында - торак шартларын яхшырту буенча программаларга керү, моңа субсидия алу. Президентыбыз, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры ярдәме белән торакларын яхшыртучылар саны арта бара. Эшкә урнашу, бәла-казага очраганда матди ярдәм сораучылар, хаклык эзләп килүчеләр дә бар.

    Табигатьне саклау елы

    - Мәдәният елын озатабыз, Парклар һәм скверлар елын каршы алабыз. Узып баручы ел мәдәни чараларга бай булды, клублар, мәдәният йортлары ремонтланды, сәхнә костюмнары тектердек. Быел Олы Кайбычта "Йолдызлык" республика фестиваленең зона туры уза. Бу мәдәният йорты 150 урынлы гына, район үзәге өчен кечкенә, шуңа да быел аны фестивальгә кадәр зурайтырга җыенабыз. Моның өчен акча бүлеп бирелә. Ә алдагы ел, чын мәгънәсендә, табигатьне саклау елы ул. Бу елда "Кайбыч" боз катогы тирәсен матурлаячакбыз: андагы күл буена беседкалар, фонтан куярга, брусчатка җәяргә, кыскасы, халкыбызга ял итү өчен шартлар тудырырга планлаштырабыз. Бу максатка 3,5 миллион сум биреләчәк.

    сәламәтлек турында

    - Сәламәтлек саклау торышыннан бик үк канәгать түгелмен. Һавабыз, суыбыз чиста, ләкин шуңа да карамастан, халыкта төрле чирләр, аеруча яман шеш авырулары килеп чыга. Ризыктан киләдерме бу, яисә башка төрле сәбәпләре бармы - төгәл генә әйтеп булмый. Шулай да күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Даими рәвештә тикшеренеп торырга кирәк. Моның шулай икәнлеген белсәләр дә, күпләр сәламәтлегенә битараф карый. Бу яктан Сәламәтлек саклау министрлыгы керткән диспансерлаштыру әйбәт. Дөрес уйлап чыгарылган нәрсә. Демографик хәл дә канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Балалар күбрәк туып, үлем-җитем очраклары азрак булса, сөенер идек. Моңа омтылырга, сәламәтлекне ныгытырга, үзеңне карарга, спорт белән дуслашырга кирәк.

    Спорт үсәчәк әле

    - Спорт буена да мактанырлыгыбыз бар. Моңа кадәр хоккей белән генә танылсак, хәзер бадминтончыларыбыз шаккатыра. Кайбычлылар күптән көткән бассейнны да киләсе елның 13 февралендә файдалануга тапшырачакбыз. Ул көнне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та киләчәк. Биредә бассейн гына түгел, спортның башка төрләре белән дә шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылачак. Киләсе елда Олы Кайбычтагы Сабан туе мәйданында замана таләпләренә җавап бирерлек спорт мәйданчыгы төзүне планга керттек.

    Бердәмлеккә ни җитә!

    - Альберт Илгизәрович, Яңа елга санаулы гына сәгатьләр калып бара. Сез бәйрәмне ничек каршылыйсыз? Бер-берегезгә бүләкләр бирешү гадәте бармы? Чыршы бизәү мөселманнарга фарыз түгел, дип әйтүчеләр дә бар. Моңа карата фикерегез нинди?

    - Сорауларга җавапны соңгысыннан башлыйм әле. Чыршы бизәүдән дә әллә нинди мәгънәләр эзләргә кирәкми. Ул борынгыдан килгән гадәт. Мин беркайчан да кешеләрнең нинди диндә булуын карамыйм, барлык дин вәкилләрен дә хөрмәт итәм. Озак еллар буена керәшен татарлары күпчелекне тәшкил иткән төбәктә җитәкчелек иттем. Мин аларның барлык гореф-гадәтләрен дә үз иттем. Раштуада ел саен чиркәүгә барып котлыйм. Мөселман бәйрәмнәрендә мәчеткә барам. Һәр икесенә дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Яңа елда бүләкләр бирешмибез, әмма балаларга бүләк - мәҗбүри. Бәйрәмне гаиләбез, туганнарыбыз белән төп нигездә каршы алырга яратабыз, кунакка да йөрибез.

    Урманны яратам

    Без, журналистлар, кызыксынучан халык. Район башлыгының буш вакытын ничек уздыруы турында да сораштык.

    - Урманда җәяү йөрергә яратам. Болай гына ау мылтыгы алам һәм табигать белән хозурланам. Кышын улым белән кар чаңгысында йөрибез, тормыш иптәшем белән чаңгыда шуабыз. Мунча ягуны да яратып башкарам.

    - Узып баручы ел ничек булып исегездә кала?

    - Уңай булып. Шатлыклы мизгелләр күп булды. 2015 елда да шулай булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: