Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Надеждино мәктәбе укучысы бәйгедә катнашып, бүләк отты

    Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе "2013-2015 елларда республикада кулланучылар хокукларын яклау системасын комплекслы үстерү" программасы кысаларында кулланучылар хокукларын яклау буенча 9-11 класс укучылары арасында олимпиада үткәргән иде. Надеждино мәктәбенең 9 класс укучысы Татьяна Дорофеева да призлы урыннарга чыгучылар рәтендә.

    Әле шушы көннәрдә генә Татьянага бүләкне мәктәбенә килеп тапшырдылар. Инспекциянең Яшел Үзәндәге эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге начальнигы Флюра Гаязетдинова һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Кайбычтагы белгеч Анна Гыйләҗева аны олимпиададагы уңышы белән кайнар котлады. Татьянага айфон бүләк иттеләр. Аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Светлана Гатина да Рәхмәт хаты һәм бүләккә лаек булды.
    - Татьяна тырыш кыз. Ул район, республика күләмендә үткәрелүче төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Узган ел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан үткәрелгән иншалар бәйгесендә район буенча өченче урынны яулаган иде. Былтыр биология буенча Питрәч районында үткән республика бәйгесендә дә матур нәтиҗә күрсәтте. Бәйгеләрдә катнашу теләге зур булгач, без аңа ярдәм итәбез, - диде Светлана Анатольевна.
    - Без барыбыз да кулланучылар һәм шуңа да хокукларыбызны тиешенчә белергә тиешбез. Бәйгедә җиңүемә шатланам, моның өчен остазыма рәхмәтлемен. Ә айфон - минем күптәнге хыялым иде, - диде Татьяна үзе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: