Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Надеждинодан Евдокия Батуровага юбилей бүләге килде

    Авыр сугыш елларында тырышып хезмәт иткән әби-бабайларга юбилейлары уңаеннан Мәскәүдән котлау открыткалары килә.

    Надеждинода яшәүче Евдокия Батуровага да шундый игътибарны күрергә насыйп булды. Туган көнендә аңа әлеге открытка белән бергә район башлыгының бүләге дә тапшырылды. Евдокия Александровнаны тәбрик итәргә авыл җирлеге башлыгы Валентина Кузнецова да килде.

    Надеждино авылында бүгенге көндә җиде тыл хезмәтчәне яши. Евдокия әби - бу авылда сугыш вакытында тылда бөтен авыр хезмәтне җигелеп тарткан фидакарьләрнең берсе. Тормышка чыгып балалар үстерергә насыйп булмаган. Бөтен гомере эшләп узган дисәң дә була. Колхозда төрле җирдә хезмәт куйган. Заманында ике атлыйсын бер атлап йөргән җилдән җитез Евдокия әбинең инде аяклары тыңламый, күзләре дә бик күреп бетерми. Открытканы кулына тотса да, үзе укый алмады. Ләкин мондый игътибардан күзләре яшьләнде. Яшь чагында ялгыз көн итсә дә, Евдокия әби бүген берүзе генә түгел - туганы гаиләсендә гомер кичерә. Бертуган сеңлесенең улы Володя һәм килене Надежда кадердә генә тоталар. Яшь чагында аларның балаларын тәрбияләргә бик булышкан. Хәзер үзе шундый хөрмәтне тоеп яши.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: