Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Әни булу җиңелме? Кайбыч районында агымдагы елның ун аенда ничә бала туган?

    Ничә яшьтә булуына карамастан, бала әнкәсенә сабый булып кала. Үсеп, буй җитсәң дә, әни кирәк. Россиядә 1998 елдан башлап ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителә. Быел ул 29 ноябрьгә туры килә.

    Һәр хатын-кыз, үз гомерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып, беренче мәртәбә аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы мизгел ул. Район статистика бүлегеннән алынган мәгълүматларга күз салсак, агымдагы елның ун аенда район буенча әлеге шатлыклы хисне әниләренә 112 сабый бүләк иткән. Узган 2014 елда исә 168 гаиләгә шатлык кайткан - шуның кадәр бала туган.
    Ана булу, баланы якты дөньяга китерү җиңел түгел. Ул ана кешедән зур сабырлык, көч, тырышлык, саулык сорый. Заман алга барган саен бала тудыру җиңеләйгән кебек булса да, һәр җанның дөньяга килүе ул - әни кешенең тәвәккәллеге, батырлыгы, шул ук вакытта үз тормышын куркыныч астына куюы да. Хатын-кыз өчен иң зур бәхет - сәламәт бала тудыру.
    Сабый карында тиешенчә үсәме, йөклелек ничек уза, бала тапканда катлауланулар килеп чыкмасмы - ана кеше тугыз ай буена шул хакта уйлана һәм борчыла, шул дәвердә даими рәвештә хатын-кызлар консультациясенә йөри. Әни кешенең үзеннән дә элек, яңа туган баланы тәүге мәртәбә кулларына алучы табиблар, хатын-кызның сәламәтлеген, баланың карында үсүен күзәтә, үзенең киңәшләрен бирә.
    Район үзәк сырхауханәсенең табиб акушер-гинекологы Елена Кондратьева әйтүенчә, бүгенге көндә йөклелек буенча 58 хатын-кыз исәптә тора.
    - Сәламәтлеге ягыннан алар өч төркемгә бүленә - югары, уртача һәм түбән риск төркемнәренә. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы приказы буенча, безнең сырхауханәдә сәламәтлеге, анализлары яхшы булган хатын-кызларга гына бала тудырырга рөхсәт ителә, - ди Елена Кондратьева. - Ә инде югары риск төркеменә керүчеләр республика клиник сырхауханәсенә, уртача төркемдәгеләр Яшел Үзән шәһәрендәге перинаталь үзәккә җибәрелә. Йөклелек буенча исәптә торучыларга бушлай витаминнар бирелә, шулай ук сәламәтлекләренә бәйле рәвештә аларга башка төрле препаратлар да билгеләнә.
    Табибә ханым әйтүенчә, йөкле хатын-кызларда азканлылык, ягъни анемия еш күзәтелә. Ул әлеге һәм башка авыруларның килеп чыгу, организмда тайпылышлар барлыкка килү сәбәпләрен дөрес тукланмауда, сәламәт яшәү рәвеше алып бармау­да һәм гүзәл затларның кайберләренең үз сәламәтлекләренә бармак аша гына карауларында күрә.
    - Элегрәк хатын-кызларның сәламәтлеге күпкә яхшырак, бала тудыру да җиңелрәк уза иде. Хәзер күпчелек хатын-кызлар балага узалар да, йөклелек чорын хәрәкәтләнергә дә куркып үткәрәләр. Әни булырга җыенучылар шуны исләреннән чыгармасын иде - йөклелек ул авыру түгел, ә гаиләгә шатлык бүләк итүче халәт. Барлык хатын-кызларга да сәламәт балалар тудырып, ана булу ләззәтен кичерергә язсын, - диде Елена Кондратьева.
    Хак сүзләр! Әниләргә балаларының тәүге тапкыр "әни" сүзен әйтүенә, беренче кат тәпи атлап китүеңә, үсә төшкәч, уңышларына чын күңелдән шатланып, алар бүләк иткән оныкларны сөеп яшәргә язсын иде. Берсе дә борчу-хәсрәт күрмәсен, авыру-сырхау белмәсен иде. Әни - җирдә иң кирәкле кеше, кадерләрен белик аларның!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: