Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәдәният йортында Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган кичә үтте

    Олы Кайбыч мәдәният йортында "Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып" дигән кичә үткәрелде. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган әлеге кичәдә районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар шагыйрь иҗат иткән шигырьләрне сөйләде. "Бердәм Россия" көннәре кысаларында китапханәчеләр үткәргән шигырь бәйрәменә авыллардагы китапханәчеләр, татар теле...

    Экранда мәңгелек ут яна. Ә аннан соң без белмәгән, без күрмәгән дәһшәтле сугыш чоры мизгелләрен чагылдырган куркыныч кадрлар бер-берсен алыштыра башлады. Җимерелгән авыллар, ачлыктан шешенгән балалар, снарядлар шавы... Сәхнәдәге укучылар, шагыйрьнең һәммәбезгә дә таныш булган шигырьләре - "Яшь ана», «Вәхшәт", "Дару", "Кызыл ромашка", "Ышанма", "Хөкем алдыннан", "Җиңү"не сөйли. Бу шигырьләрне яттан өйрәнгән Азалия Сәлахова (Олы Урсак), Камилә Сафиуллина, Алмазия Тимершина (Олы Кайбыч), Елизавета Шейн (Мәлки), Ләлә Хөсәенова (Иске Чәчкаб), Карина Макарова (Багай) тамашачыларны гүя шул авыр елларга алып кайтты. Мөрәле китапханәчесе Миләүшә Әхмәтова да укучылар арасында. Кичәне алып баручылар - китапханәче Эльмира Хәялиева һәм мәдәният йорты хезмәткәре Светлана Зиадиева шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра:
    ...Иксез-чиксез Оренбург далаларында Мостафа исемле татар авылы бар. Шушы авылда 1906 елның 15 февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар. 1919 елның көзе. Муса Кызыл армиянең җиңүен теләп, эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган "Бәхет" шигыре "Кечкенә Җәлил" имзасы белән газетада чыга. 1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчеләрне үлем җәзасына тарта. Шушы елның 25 ав­густында җәлилчеләрне соңгы юлга - палач балтасы астына алып баралар. Конвоирларның котын алып, төрмә камераларында газап чигүче тоткынннарның күңелендә яшәүгә өмет уятып, үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинага кадәр шул чаклы адым) җырлап үткән, башлары киселгәндә дә газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнар бит алар. Менә алар - җәлилчеләр: Фуат Булатов, Абдулла Алиш, Абдулла Батталов, Сәлим Бохаров, Зиннәт Хәсәнов, Әхмәт Симаев, Гариф Шабаев, Фуат Сәйфелмөлеков, Әхәт Атнашев, Гайнан Кормаш, Муса Җәлил...
    - Бу кичәгә мәктәпләр белән бергә әзерләндек, -диде үзәкләштерелгән ки­тап­ханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова. - Фойеда Җәлил иҗатына, батырлыкка, тынычлыкка багышланган рәсемнәрне дә укучылар ясады. Олы Кайбычтагы балалар бакчасына йөрүче биш яшьлек сабыйларны да балалар китапханәсенә чакырып, шагыйрь абыйлары белән таныштырган идек. Аларга китаплар да бүләк иттек.
    Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" шигырьләрен Кошман мәктәбенннән Ләйлә Хәйретдинова, Федоровскоедан Алинә Фәхриева, Чүтидән Камилә Солтанова, Хуҗа Хәсәннән Селина Ежова, Колаңгыдан Олеся Гурнович, Мөрәледән Адилә Шәрәфиева, Кече Мәмедән Лаура Охотникова, Надеж­динодан Диана Мухина Ульянководан Анна Лисина, Бәрлебашыннан Фирүзә Мусина, Адилә Гыйбадуллина, Борындыктан Фирүзә Хуҗина, Олы Подберезьедан Радмира Николаева сөйләде. Авыл китапханәчеләре дә сәхнәдә чыгыш ясады. Очрашу җылы узды. Әмма батырлык турында шигырь сөйләүчеләрнең гел кызлар гына булуы сәеррәк тоелды. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүче мондый чаралардан укучы малайларны да читтә калдырмыйсы иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: