Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбе укучылары елга-күл буйларын җыештыру буенча өмәгә чыкты

    Кайбычта санитар-экологик чистарту икеайлыгы дәвам итә. Эш атнасының беренче көнендә Олы Кайбыч мәктәбе укучылары өмәгә чыкты. Укытучылары белән бергә алар Сабантуй мәйданын, паркны һәм Бәрле елгасы буйларын җыештырды. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та укучылар янында иде.

    Җир-Ананың зәңгәр күзләре булган сулыклар табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе генә түгел, яшәеш чыганагы да. Алар карап, чистартып һәм саклап торсаң гына яши. Чүп оясына әйләндереп, кадерсезләсәң, юкка чыгуларын көт тә тор.
    - Безнең район чишмәләр һәм елга-күлләргә бай. Кызганыч, аларны күрше-тирә районнарда яшәүчеләр түгел, үзебезнең җирлектә гомер кичерүчеләр пычрата. Үз йорты тирәсен тәртиптә тоту белән генә чикләнмичә, сулыкларны чистарту мәсьәләсендә дә инициатива күрсәтеп, башлап йөрүчеләр күбрәк булсын иде, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, балаларның хезмәтеннән канәгать булуын белдереп.
    Шунысы куанычлы, экология мәсьәләләренә битараф булмаучылар күп арабызда. Әнә, Кече Кайбыч мәдәният йорты методисты Кадрия Әхтәриева социаль челтәрдә авылларының санитар хәленә борчылуын белдергән. Ул авыл яшьләренә Бәрле буе, күпер тирәсен җыештыру мөрәҗәгате белән чыккан.Чүплек түгелгән урыннарның фотоларын күрсәтеп: «Өмәгә килмәсәгез, дискотека үткәрмим!» дип язып куйган. Әмма, кызганыч, егетләр-кызлар тәкъдимен хупламаган...
    Ә Олы Кайбыч мәктәбе укучылары өмәдә бик теләп катнашты. Һава торышы да аларга карата мәрхәмәтле булды - алдагы көннәрдә яуган салкын яңгырлар туктады. Кояш та, чын күңелдән шатланып, яшь эколог­ларны хуплагандай, җылы нурларын мулдан сипте. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлинә Габдрахманова аларга эш тәртибен аңлатып, куркынычсызлык кагыйдәләрен дә искәртте.
    - Барыгызга да мәгълүм булганча, 2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Күркәм традициягә әйләнгән өмәнең быелгысы шуңа күрә символик мәгънәгә ия, - диде ул.
    - Мондый күмәк эшләр укучыларда табигатьне ярату хисен, аны сак­лауга омтылышларын үстерә, аларда хезмәт күнекмәләре һәм экологик культура тәрбияләүгә зур йогынты ясый, - диде башлангыч класслар укытучысы Равия Мусина.
    Укучылар төягән чүп-чарны алты трактор ташып кына торды. Барысы да хәлдән килгәнчә тырышты, шат авазлар, уен-көлке дә тынып тормады. Кайда яшьлек, шунда матурлык!
    - Бүген без бердәм рәвештә эшләдек, бик күңелле булды. Саф һавада йөрү күңелләребезне тагын да күтәреп җибәрде, туган ягыбыз табигатенең матурлыгына сокландык, шул гүзәллекне бозып чүпләүчеләргә хәтеребез калды, - диде сигезенче класста укучы Зилә Сөнгатуллина. - Без яшәгән йорт каршысыннан да Бәрле елгасы ага. Әтием белән аны һәрдаим чистартып торабыз. Тирә-юнебез чиста булгач, үзебезгә дә рәхәт. Сәламәт булуыбызның нигезе дә чис­талык бит.
    Яшь булуга карамастан, үсеп килүче буынның төп­ле фикер йөртүе сокландырды. Гүзәллекне күрә белүче балалар үсеп килә, ә матурлык дөньяны коткарыр, диләр бит. Өлкәннәр кушкан өчен түгел, үзләре теләп, чын күңелдән эшләгәннәре әллә каян күренеп тора иде аларның.

    Бик тиздән май бәйрәмнәре җитәр, табигатькә чыгучылар да булыр, ял паркына килүчеләр күбәер. Халкыбызның милли бизәге булган Сабантуй бәйрәменә дә күп калмады, мәйдан кабат кунакларын үзенә җыяр. Ни генә булмасын, балалар һәм укытучылар тырышлыгы белән ямьләнеп калган бу урыннар гел шулай чиста торсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: