Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбе укучысы тарихи шәһәргә кылган сәяхәттән алган тәэсирләре белән уртаклаша

    Бөек Петр нигез салган кала... Һәр җирдә, һәр юлда аның эзе, аның рухы... Илһам эзләүчеләр, иҗатчылар, гашыйклар, ирекле кешеләр шәһәре... Бер күрүдән әсир итә, яраттыра, шаккатыра торган кала... Адым саен илһам чыганагы... Салкын вакытта да, җылылыгын югалтмыйча, шул җылылыкны шәһәрдәге һәркемгә өләшергә әзер торган Санкт-Петербург... Кем уйлаган бит шул шәһәргә...

    Көзге каникулларны кайда үткәрергә, дип баш ваткан чакта, Санкт-Петербургка сәяхәт кылырга дигән фикер туды укытучыбызда. Әти-әни­ләр, укытучылар ярдәме белән хыялыбыз тормышка ашты: билетлар алынды, киемнәр әзер, фотоаппаратлар кулда - без юлга кузгалдык. Сөйләшеп, көлешеп, уйнап барганда озын юл да кыска тоела икән бит ул. Әле дусларың белән булгач бигрәк тә! Петербургка якынайган саен йөрәкләр ешрак типте. Ә килеп җиткәч... сулаудан туктадык: шәһәр үзенә алып кереп китте, гашыйк итте, йотты!
    Озакламый без гаҗәеп матур шәһәрнең урамнары буйлап сәяхәткә кузгалдык. Дүрт көн дәвамында күп урыннар белән таныштык, тарихка күз салдык. Кышкы сарай, Петропавловск крепосте, Трубецкой бас­тионы, Казан соборы, Нев­ский проспекты, Исаа­кий соборы, Петергоф, Кронштадт, төнге шәһәр... Тыгыз һәм мавыктыргыч экскурсияләр гомерлеккә истә калырлык булды. Һәр адымыбызны мәңгеләштереп калдырыр өчен фотога төшердек, күбрәк белергә омтылып, экскурсовод - гидны тыңладык, сораулар бирдек. Шәһәр дә безне яратты булса кирәк: яңгыр, кырыс һава торышы белән куркытмады, киресенчә, кояш бүләк итте. Әллә без Кайбычтан җылы һава алып килдекме икән?
    Хәтердә иң уелып калган мизгелләрнең берсе, иң якты кичерешебез - Исаакий соборының колоннасы булгандыр. Ике йөздән артык баскыч үтеп, гүзәл шәһәрне 43 метр биеклектән күзәтә алдык. Бөтен Петербург безнең уч төбендә ята диярсең.
    Һәр нәрсәнең чиге булган кебек, Петр I шәһәре белән дә хушлашыр көннәр килеп җитте. "Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил" - диләрме әле? Нәкъ тә шулай! Сагынып һәм шәһәргә яңадан кайтырга дигән теләктә калып, туган җиребезгә - Татарстаныбызга кайттык.
    Шушы көзге каникулларыбызны күңелле үткәрергә мөмкинлек биргән әти-әниләребезгә, сыйныф җитәкчебезгә без бик рәхмәтле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: