Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбендә өч республика педагоглары очрашты

    Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында шул исем астында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия һәм Башкортстан Республикалары мәгариф хезмәткәрләре, Иделаръягы зонасы районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары катнашында төбәкара семинар үткәрелде.

    Үзара тәҗрибә уртаклашу максатындагы әлеге чара татар теле һәм әдәбияты укытучыларының ачык дәресләрен караудан башланды. Олы Кайбыч мәктәбеннән Алсу Хәмидуллина "Янәшәмдә бара ак һәм кара...", Бәрлебашыннан Исламия Мусина "Тел күрке - сүз", Иске Тәрбиттән Римма Васильева "Зариф Бәшири һәм Габдулла Тукай иҗатында уртаклык мотивлары" дигән темага Сингапур ысулы белән мастер-класс күрсәтте.

    - Габдулла Тукайның замандашы, каләмдәше Зариф Бәшири тормышы һәм иҗаты җитәрлек күләмдә өйрәнелмәгән. Аның иҗатын өйрәнүне, халыкка җиткерүне туган төбәге Кайбыч күтәреп чыкса, бу аларга дан китерер иде. Мин шушы эшкә алындым, менә әдип иҗатының беренче китабын да нәшер иттек. Аның кулъязма хәлендәге иҗаты Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында саклана. Шул кулъязма әсәрләрне, шигырьләрне халыкка җиткерү бурычы тора безнең алда, - диде язучы Ркаил Зәйдулла.

    - Өч дәрес тә югары дәрәҗәдә үтте, укытучылар дәрес нигезен фәлсәфи якын килеп төзегән. Техник чаралардан да урынлы, оста кулландылар, укучыларның активлыгы, тирән фикер йөртүләре сокландырды, - диде Югары Ослан районының мәгариф идарәсе методисты Гөлгенә Дәүләтшина.

    Пленар утырыш мәктәпнең "Авыл денс" биючеләре чыгышы белән башланып китте. Төрле бәйгеләрдә даими җиңүче бу ансамбль ут чыгарды! Кайбыч мәктәпләрендәге тормыш турындагы фильмны да яратып карадылар. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров бездәге уку-укыту методикасы, БДИ нәтиҗәләре белән таныштырды, сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсенә тукталды.

    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин район эшчәнлеге, төзелешләр, мәгариф тармагына караган биналарны ремонтлау, авыл хезмәтчәннәренең уңышлары, районнан чыккан күренекле кешеләр турында сөйләп үтте.

    Чүти мәктәбе укучылары Зариф Бәширинең "Чуваш кызы Әнисә" исемле әсәреннән өзек сәхнәләштереп күрсәтте, шигырьләрен сөйләде. Райондагы милләтләр дуслыгы да чагылыш тапты чыгышларда. Олы Подберезье, Кече Мәме, Мәлки мәктәпләре укучылары рус, чуваш, керәшен җыр-биюләрен башкарды.

    - Кайбыч - Россиянең башка төбәкләре белән тыгыз элемтәдә торучы районнарның берсе. Алар Чувашиянең Комсомол районы, Тукай авылы белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган район. Менә хәзер Башкортстанның Нариман районы белән элемтәләрен ныгыталар. Болар барысы да ихтирамга лаек, - диде Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Данис Шакиров.

    Чувашиянең Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов әйтүенчә, ике район арасында милләтләр дуслыгы ата-бабалардан, буыннан-буынга күчеп килә. Ул Кайбыч районы вәкилләрен 6-8 июньдә Урмай авылында өченче тапкыр үткәрелүче "Урмай - Зәлидә" төрки халыклар фестиваленә дә чакырды.

    Нариман районы мәгариф бүлеге начальнигы Минислам Галиәскәров һәм шул районның Байгилде лицее директоры Салават Исмәгыйловлар сүзләреннән аңлашылганча, 19 гасырда Нариман районына хәзерге Татарстанның Актаныш, Минзәлә районнарыннан татарлар күченеп килеп төпләнгән.

    - Безнең районда татарлар күп яши. Римма ханым Васильева үткәргән мастер-классны тыңлагач, үз чорында безнең районда яшәгән Зариф Бәширине шәхес буларак яңадан ачтык. "Янәшәмдә бара ак һәм кара..." дигән темага үткән дәрестә безнең Агыйдел елгасын да телгә алгач, күңелдә горурлык хисләре туды. Дәресләр яхшы узды, без үзебезгә кайткач бу хакта хезмәттәшләребезгә дә сөйләячәкбез, - диде Минислам Галиәскәров.

    Төбәкара семинардан соң, кунаклар Галия Кайбицкая исемендәге музейда булдылар. Музей директоры Энҗе Мингалиева кунакларга танылган җырчының тормыш һәм иҗаты, аның әтисе - Мотыйгулла хәзрәтнең Габдулла Тукайның шагыйрь булып китүендә роле турында сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: