Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлады

    Олы Кайбыч мәктәбенең 40 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге начальнигы Рина Бәдриева, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм ветеран укытучылар катнашты. Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре, дуслары һәм якыннары да килде.

    Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова кунакларны, укытучыларны һәм укучыларны сәламләп бәйрәм белән котлаганнан соң, узган елда ирешкән уңышлар турында сөйләде:

    - Мәктәп "АйТи-чемпион" дип аталган республика конкурсында җиңү яулады, районда иң яхшы мәктәп дип табылды һәм 150 мең сумлык интерактив такта отты. Ә мәгариф бүлегенең күпсанлы Мактау кәгазьләрен без 30 майда булачак линейкада тапшырачакбыз.

    Алга таба ул мәктәпкә һәм аның укучыларына хәйриячелек ярдәме күрсәткән спонсорлар Рәшит Ярхәмов белән Ринат Сөнгатуллинга рәхмәт әйтте. Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнарына кертелүе турындагы приказны укыды, аларга сынауларын уңышлы тапшыруларын теләде.

    - Бүген безнең өчен шатлыклы да, шул ук вакытта дулкынландыргыч та көн, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәм белән котлап. - Бүген Кайбыч районында 128 егет һәм кыз өчен соңгы кыңгырау чыңлый, аларның кырыгы сезнең мәктәптән. Биредә бик яхшы укытучылар коллективы эшли һәм тырыш укучылар укый. Без сезнең белән горурланабыз. Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Бүгеннән сез олы тормышка аяк басасыз, безнең өметләрне акларсыз дип ышанабыз. Барыгызга да имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны теләп калам.

    Ике сыйныф җитәкчесе дә бүген барысыннан да күбрәк дулкынланадыр, мөгаен.

    - Минем классымнан барлыгы 18 укучы чыга, бишесе "5"ле билгеләренә генә укучылар, алар - Айсылу Бикбова, Резедә Зиннәтуллина, Айзилә Гайнуллина, Алсу Ганиева, Илсөяр Рәхмәтуллина, - диде Альбина Хәйруллина.

    Алсу Хәмидуллина укучыларны бишенче сыйныфтан ук үз канаты астына алган. Бу сыйныфтагы 22 укучы арасыннан икесе - Гөлинә Зиннурова белән Гөлнара Шәрәфиева - "5"ле билгеләренә генә укучылар. Сыйныф җитәкчеләренең сүзенә караганда, соңгы елда балалар җитдиләнгән, тормышка да җаваплырак карый башлаганнар.

    Ә «Авыл денс» бию коллективы үзенең өч биючесе белән саубуллашты. Коллектив җитәкчесе Рамилә Әбләзова күз яшьләрен яшермәде, ул аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Соңгы кыңгырау чыңы чыгарылыш класс укучылары күңелендә озак сакланыр әле. Аларның бүгенге бәйрәмгә чын күңелдән яратып әзерләнгәннәре сизелә: мәктәп шарлар һәм чәчәкләр белән матур итеп бизәлгән, асфальтка төрле төстәге акбур белән "Чыгарылыш - 2015" дип язылган. Мәктәп, яраткан укытучылар турында җырладылар. Олылар тарафыннан хәер-фатыйха сүзләре яңгырады. Чәчәкләр бүләк ителде. "Выпускник" дип язылган кызыл тасма таккан егет һәм кызлар саубуллашу вальсын башкарды. Истәлеккә фотога төшелде... Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: