Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбендә үткән чыгарылышлар белән очрашу кайтавазы

    Һәр ел саен февральнең беренче шимбәсендә мәктәпләр, ишекләрен киң ачып, үзләренең чыгарылыш укучыларын каршы ала. Кичә генә ул укучылар парта артында утырган, шау-гөр килеп коридордан йөгергән, дәресләрдә җавап биргән, мәктәпнең данын ярышларда яклаган, ә бүген исә алар - студентлар һәм төрле һөнәр ияләре.

    Олы Кайбыч урта мәктәбендә дә матур традиция яшәп килә: чыгарылышлар белән очрашу кичәсе оештырыла. Быел да урта мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар үзләренең мөгаллимнәрен, дусларын сагынып, узган шимбәдә очрашуга җыелды. Сагынышканнар икән шул: укучыларның укытучылары белән сөйләшер сүзләре дә җыелган, дусларны да күптән күрмәгән...
    Кичәбез дәрес формасында үтте. Кыңгырау чыңы "укучыларны" кабат парта артына дәште. Очрашуны Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова ачып җибәрде.
    - Таныш тавышларны ишетеп, кабинетта утырып булмый! Кайчан гына әле сез шушы мәктәп коридорларыннан чабышып йөри идегез. Барыгыз да безгә якын, кадерле. Мәктәп сезне онытмый, көтә, ешрак килегез! - диде ул.
    Ул чыгарылышларны мәктәпнең бүгенге тормышы белән таныштырды, үзенең мәктәптә ничек укуы, сыйныфташлары белән күрешкәне бармы-юкмы икәнлеге, мәктәпне кайчан тәмамлавы турында да сөйләде.
    Унберенчеләр дә оста укытучы икәнлекләрен күрсәтте. Тарих, музыка, рус әдәбияты кебек дәресләрдә алар элеккеге укучыларның белемнәрен сынады.
    Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган кичәге укучыларның барысы да тормышта үзләренең лаеклы урынын тапкан. Араларында югары уку йортында белем алучылар күпчелекне тәшкил итә. Кичәбез күмәк җыр белән тәмамланды, ахыр­дан истәлеккә фотога төштеләр, швед өстәлендәге ризыклардан авыз иттеләр. Җылы очрашуыбыз мизгел кебек узып та китте. Күңелләрдә якты истәлекләр,сагынганда карарга фотосурәтләр калды.Шунысын да искәртеп үтәсем килә: әлеге бәйрәмне әзерләү тулысы белән унберенче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләренә йөкләнде.Бу бик күп хезмәт, тырышлык таләп итте, әлеге матур традицияне мөмкин кадәр матуррак,күңеллерәк итеп үткәрү өчен без күп көч куйдык. Бәйрәмгә чакырып видеолар төшердек, белдерүләр яздык, кызык­лы программа төзедек, үзенә күрә табынын да әзерләдек! Кызганыч, Олы Кайбыч мәктәбен сагынып килүчеләр азрак икән шул. Көннең суыклыгы сәбәп булдымы икән, әллә башкасымы? Ә инде хезмәтебезне бәяләп, хөрмәт итеп, мәктәпкә битараф булмыйча килүчеләргә без олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезнең белән күңелле иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: